16+

Бар теләкләр чынга аша

Иске стиль буенча килгән Яңа елны россиялеләрнең 52 проценты билгеләп үткән, дип хәбәр итә «Левада-центр». Сораштыруны илнең 45 төбәгендәге 130 торак пунктта яши торган 18 яшьтән узган 1600 кеше арасында үткәргәннәр. Иң нык һәм бай кешеләр өчен әле тагын кытайча Яңа ел бар. Анысы 10 февральгә туры килә. Казанның зооботаника...

Бар теләкләр чынга аша

Иске стиль буенча килгән Яңа елны россиялеләрнең 52 проценты билгеләп үткән, дип хәбәр итә «Левада-центр». Сораштыруны илнең 45 төбәгендәге 130 торак пунктта яши торган 18 яшьтән узган 1600 кеше арасында үткәргәннәр. Иң нык һәм бай кешеләр өчен әле тагын кытайча Яңа ел бар. Анысы 10 февральгә туры килә. Казанның зооботаника...

Иске стиль буенча килгән Яңа елны россиялеләрнең 52 проценты билгеләп үткән, дип хәбәр итә «Левада-центр». Сораштыруны илнең 45 төбәгендәге 130 торак пунктта яши торган 18 яшьтән узган 1600 кеше арасында үткәргәннәр. Иң нык һәм бай кешеләр өчен әле тагын кытайча Яңа ел бар. Анысы 10 февральгә туры килә.
Казанның зооботаника бакчасы да иске Яңа елны билгеләп үтүчеләр рәтендә. Иске елны озату, яңасын каршылау Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка гына булмады, билгеле. Алар да, быелга эшләрен тәмамлап, бирәсе бүләкләрен биреп бетергәннән соң, тыныч күңел белән кар патшалыкларына кайтып киттеләр. Яңа елның төп вакыйгасы - быелгы елның төп билгесе булган буар еланның теләкләре чынга ашачак кешеләрне сайлап алуы булгандыр, әлбәттә. Теләкләрен балалар 10 гыйнварга кадәр «Экзотариум»да калдырып китәргә тиешләр иде. Теләкләр язылган кәгазьләр арасыннан шуышып йөри-йөри, буар елан, теле белән күрсәтеп, 12 кешене сайлап алды. Теләкләрнең барысы да зоопарк темасы белән бәйле булырга тиешлеген әйтеп үтәргә кирәктер. Балаларның күбесе тавис кошы каурыена ия булырга теләгәннәр икән. Теләкләр арасында филне күрәсе килү, атлар җигелгән чанага утырып йөрү, ниндидер хайван белән фотога төшү кебекләре дә бар иде. Бер кыз хәтта зоопаркка ел буе бушлай керергә мөмкинлек бирүче абонементка ия булырга теләгән. Буар елан сайлап алган бәхетле балаларга бу хакта кәрәзле телефон аша хәбәр ителәчәк. «Без балалар өчен каралган чараларны атна саен үткәрергә тырышабыз. Әти-әниләр һәм балаларның ялларын әллә ни кыйммәткә төшерми генә бергәләп үткәрер урыннары булсын», - ди зооботаника бакчасының экскурсияләр бүлеге мөдире Ләйсән Алиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading