16+

Җил тегермәннәре илендә чәчәк үстердем

- Регина, «Work and travel» программасы турында каян ишеттең? - Үземнең, төп укуымнан кала, әле инглиз теле буенча өстәмә белем алган чагым. Менә шул тәрҗемәчеләр курсында белдем дә инде бу оешма турында. Инглиз телен яхшы белгәнгә, сайлап алу этабын беренчеләрдән булып уздым. Хәзер чит илләргә эшкә, укырга җибәрә торган оешмалар...

Җил тегермәннәре илендә чәчәк үстердем

- Регина, «Work and travel» программасы турында каян ишеттең? - Үземнең, төп укуымнан кала, әле инглиз теле буенча өстәмә белем алган чагым. Менә шул тәрҗемәчеләр курсында белдем дә инде бу оешма турында. Инглиз телен яхшы белгәнгә, сайлап алу этабын беренчеләрдән булып уздым. Хәзер чит илләргә эшкә, укырга җибәрә торган оешмалар...

- Регина, «Work and travel» программасы турында каян ишеттең?
- Үземнең, төп укуымнан кала, әле инглиз теле буенча өстәмә белем алган чагым. Менә шул тәрҗемәчеләр курсында белдем дә инде бу оешма турында. Инглиз телен яхшы белгәнгә, сайлап алу этабын беренчеләрдән булып уздым. Хәзер чит илләргә эшкә, укырга җибәрә торган оешмалар күп инде ул. Һәр студент моны үз уку йортында да ишетеп беләдер. Минем оешманың исеме SUSP (Stitching Uitwiselling) дип атала иде.
- Документлар тутырганда кыенлыклар килеп чыкмадымы?
- Мондый зур эштә һәрвакыт авырлыкларга дучар буласың. Документлар тутырганда да, виза ясатканда да төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Су буе чират, төрле болганчыклар гел очрап торадыр инде. Ләкин бу әле чит илгә юл тотканда беренче генә каршылыклар, күп кеше, шушы документларын рәткә китерә алмыйча, кул селти. Башланган эшеңне, ташламый, ахыргача җиткерергә кирәк.
- Син нәрсә белән шөгыльләндең? Сәяхәт итәргә вакыт калдымы соң?
- Безнең төркем теплицаларда чәчәкләр үстерде. Эшләргә бик авыр иде. Кайчак, артык эссе булганлыктан, чәчәкләргә сибә торган ашламалар исен бертуктамый сулап башлар авыртты. Ял итәр өчен вакыт бик аз иде. Контракт буенча эшләгәнгә, хуҗабыз да эштән җибәрергә ашкынып тормады. Ләкин практикамның соңгы көннәрендә, җыелган «отгуллар»ым, «больничныйлар»ым исәбенә, Европа буйлап сәяхәт итәргә өлгердем.
- Голландия кайсы ягы белән истә калды?
- Анда кешеләр ачык, башкалар белән дустанә мөнәсәбәттә, гел елмаеп кына торалар. Һәр иртәдә күршеләр синең белән исәнләшә, хәерле иртә тели. Аларда бу гадәти күренеш. Урамда сиңа начар булып китсә дә, акчаңны югалтсаң да, һәрвакыт ярдәм кулы сузачаклар. Моның белән алар безнең халыктан шактый аерылалар. Бервакыт иптәш кызым белән азык-төлек алырга базарга бардык. Дустымның акчасын урлаганнар, мин исә, аңа ышанып, кесәмдә барлык булганны туздырып бетергән идем инде. Кайтырга акча юк. Югалып калмадым, кешеләргә хәлне аңлатып, акча сорый башладым. Шунда ук бер абый безгә үз ярдәмен тәкъдим итте. Бераз акча бирде, шоколад белән сыйлады. Җитмәсә өйгә кадәр кайтарып та куйды. Әҗәтебезне кайтарыйк дигәч тә алмады.
- Торак мәсьәләсе белән кыенлыклар килеп чыкмадымы?
- Мин студентлар йортында яшәдем. Бу чыгымнарны киметергә ярдәм итте. Кайбер эшчеләр хуҗалары белән бергә торды. Шуңа да алардан ашау өчен аерым акча алдылар.
- Сәяхәт өметләреңне акладымы?
- Әлбәттә, бары тик эш кенә авыр иде. Әти-әни, дуслар, туганнар, читтә булсалар да, һәрвакыт ярдәм иттеләр. «Скайп» аша аралашып тордык. Туган телгә кытлык та, алар белән сөйләшеп, үзен бик сиздермәде.
- Голландиянең кайсы төбәкләрендә булдың?
- Дуслар белән, велосипедка утырып, һәр ял саен берәр шәһәргә чыгып йөрдек. Миндә аеруча Роттердам, Гаага, Делфт, Алсмир, Налдвейк һәм, әлбәттә инде, Амстердам шәһәрләре истә калды. Амстердам шәһәрендә бөтен кешегә алмаз фабрикасына барып кайтырга киңәш итәм. Шулай ук бу шәһәр янында урнашкан Киндерсдайк дигән авыл да бик матур. Валиби атракционнар паркы, җил тегермәннәре, лалә чәчәкләре, бик күп төрле сыр... - менә шулар белән истә калды Голландия.
- Әле тагын яңа үрләр яуларга, яңа илләр ачарга теләгең бармы?
- Хәзер минем алда зур максат булып Америка тора. Инде сәяхәт итү тәҗрибәм дә, тел байлыгым да бар. Авырлыклар алдында курку да бетте. Америкада үз һөнәрем буенча белем аласым килә.
- Чит илләр турында хыялланучыларга нинди киңәшләр бирер идең?
- Иң төп киңәшем - бер әйбердән дә куркып калмагыз. Сезнең тормыш бары сезнең кулда гына. Телне белмәү дә туктатмасын сезне. Кулыгызга сүзлек тотып булса да, хыялларыгызны тормышка ашырыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading