16+

Канадада балага ике фамилияне берьюлы бирәләр, атаныкын да, ананыкын да

Санкт-Петербургта туып үскән татар кызын икенче кыйтгада урнашкан Канадага нинди җилләр илтеп ташлаган? Ул үзен бәхетле дип саныймы? Канадалылар нинди холык һәм үзенчәлекләргә ия? Бу сорауларның барысына да җавапларны шушы язмадан табарсыз

Канадада балага ике фамилияне берьюлы бирәләр, атаныкын да, ананыкын да

Санкт-Петербургта туып үскән татар кызын икенче кыйтгада урнашкан Канадага нинди җилләр илтеп ташлаган? Ул үзен бәхетле дип саныймы? Канадалылар нинди холык һәм үзенчәлекләргә ия? Бу сорауларның барысына да җавапларны шушы язмадан табарсыз

Асия Галәветдинова ун ел элек, югары уку йортын тәмамлап, Монреаль шәһәренә күченә.

Килүгә француз телен өйрәнә башлый. Ел ярым вакыт узгач, шәфкать туташы белгечлегенә укырга керә. Канадада әлеге профессия ияләрен бик хөрмәт итәләр һәм аларга югары хезмәт хакы түлиләр икән.

– Россия дипломнарын монда танымыйлар, ягъни ул документлар бу илдә үз көчен югалта. Бары берничә фәнне генә исәпкә алалар: философия, математика, физкультура кебекләрне, – дип сөйли Асия.

Канадада нигездә (абориген-индеецлардан тыш) Америка һәм француз мәдәнияте вәкилләре яши икән. Монда ике рәсми тел: француз һәм инглиз телләре.
– Канадалылар, теләсә кайсы ил халкы кебек үк, бер-берсеннән нык аерылырга мөмкин. Әлбәттә, уртак яклары да бар: мәсәлән, аларның гаҗәеп пунктуальлеге һәм гадилеге. Канадалылар өчен хөрмәт итү һәм аз таныш кешеләр белән чикләрне саклау бик мөһим. Канада – шактый югары тормыш дәрәҗәсе һәм табигать гүзәллеге белән җәлеп итә торган имин ил. Миңа ул игелекле, әдәпле кешеләре, яхшы экологиясе һәм ышанычлы дәүләт тәэминаты белән бик ошады., – дип дәвам итә Асия. – Биредә иң яхшы кешене – минем ирем һәм гүзәл кызымның әтисе булган Эмануэльне очраттым. Ул, күп кенә канадалылар кебек үк, гаилә җанлы ир-ат һәм кайгыртучан әти.

Аның сүзләренчә, бу илдә киемнәргә зур әһәмият бирмиләр, кешеләрне брендлар кызыксындырмый ди. Иң мөһиме – уңайлы булсын. Күп кенә хатын-кызлар көн саен бизәнмиләр һәм үкчәле аяк киемнәрен бөтенләй киеп йөрмиләр икән.

– Канадада туган көнне барысын да сыйлау кабул ителмәгән. Киресенчә, дөньяга аваз салган көнеңдә якын-тирәңдәге кешеләр сине сыйлар. Эштә торт сатып алып чәй эчертерләр, гаиләң үзеңә тәмле кичке аш әзерләр. Әгәр дусларыңны туган көнгә ресторанга чакырсаң, һәркем үзе өчен түли, алай гына да түгел, синең кичке ашыңны да түләүләре бик мөмкин.

Монда кешеләр кануннарга бик буйсынучан. Барысы да һәрвакыт кагыйдәләр буенча эшли, яши. Полициягә ришвәт бирү мөмкин түгел, алар сине аңламаячак. Мәктәпләрдә һәм университетларда имтиханнар вакытында беркем дә беркайчан да хәрәмләшми, шпаргалкалар язмый. Барысы да укуны тәмамлап, диплом алу өчен бик тырышып белем ала, – ди Асия.

Ишеткәнегез бардыр: Канада ул – иммигрантлар иле дә. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан килгәннәр бик күп. Кытайлар, индуслар, итальяннар, украиннар бихисап. Әлбәттә, аларның барысының да үз йолалары бар. Бу хакта да сорашмый кала алмадык.

– Фамилиям үземнеке калды. Биредә кияүгә чыкканда ир фамилиясен алмыйлар. Берничә буын элек андый гадәт булган, ләкин соңрак аны бетергәннәр. Кызыбыз Аксельдә – әтисенеке. Кайвакыт Канадада балага ике фамилияне берьюлы бирәләр, ягъни атаныкын да, ананыкын да.

Сатулашуны Россиядәге белән чагыштырсак, бар да киресенчә. Вак-төяк әйберләр алганда, мәсәлән базарда, канадалылар беркайчан да бәя төшерүне сорамыйлар. Ә менә күчемсез милек, машиналар кебек эре нәрсәләр сатып алганда, сатулашу гадәти күренешкә әйләнә.
Бу илдә чисталыкны бик кайгырталар. Кемнәр чүпне кая туры килсә, шунда ташлый – аларны зур күләмдәге штраф көтә.

Канадада кеше артыннан сөйләп калу дигән нәрсә юк. Биредә кешене ничек бар – шулай кабул итәләр, кимчелекләре һәм үсеш үзенчәлекләренә карамыйча. Өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга һәм инвалидларга карата да мөнәсәбәтләре бик әйбәт. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган.

Әти-әниемне бик сагынам, әлбәттә, әмма тормышым шушында көйләнгән инде. Сирәк кенә булса да кунакка туган ягыма кайтабыз, – дип төгәлләде сүзен Асия.
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading