16+

«Компрессорный»да юл кичүе эшли

Совет районының Себер трактындагы «Компрессорный» тимер юл платформасы янында аркылы юл кичүе булмаганга, бу тирәләр хәвеф чыганагы булып тора иде.

«Компрессорный»да юл кичүе эшли

Совет районының Себер трактындагы «Компрессорный» тимер юл платформасы янында аркылы юл кичүе булмаганга, бу тирәләр хәвеф чыганагы булып тора иде.

Әлеге микрорайонда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, «Ливадия» шифаханәсе, торак йортлар урнашкан. Халык тимер юллар аша чыгып йөрергә мәҗбүр иде. Яшь педагог поездга тапталып мәрхүм булгач, академия укытучылары һәм студентлары, тимер юл кичүе төзүне үтенеп, хакимият органнарына хатлар юллады. Казанда узачак Универсиада мәсьәләнең чишелешенә этәргеч бирде.
«Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте (РЖД), тимер юлларны төзекләндерү программасы кысаларында, башкалабызда «Казан-1» тимер юл вокзалы белән халыкара аэропорт арасында тизйөрешле поездлар юлы төзелешен тәмамлап килә. «Компрессорный» платформасын һәм шундагы тимер юл аша җир асты кичүен исә РЖД инде сафка бастырды. Корылма нык һәм уңайлы итеп төзелгән. Шулай да диварга «Тимер юл кичүе» дип татарча, русча һәм инглизчә язып кую кирәктер. Чөнки халык кичү ишегенә ике генә метр янәшәдән дә һәм платформага 100 метрлап читтәрәк салынган сукмактан да тимер юллар аша йөрепме-йөри. Биредә ике рәт тимер юл уза, поездлар еш хәрәкәтләнә, тизлекләр дә югары. Шунлыктан, тимер юл кичүеннән рәхмәт әйтә-әйтә файдаланырга кирәк. Мондый гамьсезлегебез тагын һәлакәт тудырачак ләбаса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading