16+

Телефоның шәфкатьлеме?

Кемнең хәлен кем белә дигәндәй, куалаучы һәм тизлек заманы бик күп төшенчәләргә һәм күпләрнең яшәү рәвешенә үз култамгасын салырга ашыга. Туганнар, дуслар белән күрешергә вакыт юк, кемнәрнеңдер хәлен белешергә онытылган, ялгызларга бер җылы сүз әйтергә җай чыкмый дигәндәй... Дөнья куабызмы, ул безнеме - анысына да төгәл җавапны биреп булмый.

Ә безнең янәшәбездә генә бөтенләй тышкы дөньядан аерылганнар барлыгын кем генә белә икән дә, кем генә алар хәленә керергә әзер? Баксаң, республика күләмендә бүгенгесе көндә даими ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге 15 мең кеше бар икән, шуларның 3,5е инде гадәти атрибутка әверелгән телефон элемтәсеннән дә мәхрүм. Моның турында Мәдәният министрлыгында муниципаль районнар катнашында уздырылган видеоконференциядә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан «Шәфкатьле телефон» акциясенең башланып китүе дә шуның белән бәйле икән. Ул ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәребезне социаль хезмәт күрсәтүче үзәкләргә турыдан-туры тоташтыручы телефоннар белән тәэмин итүне күздә тота. Белүебезчә, авыру өлкәннәр янына һәр көнне социаль хезмәткәр килеп йөри алмый, ә телефон аша үзеңә кирәк вакытта ярдәмгә чакырырга мөмкин. Әлеге игелекле гамәл иганәчеләрсез генә уза алмый, кәрәзле телефон операторлары моңа теләп ризалашкан да. Хәзер җирле социаль үзәкләрнең муниципалитет белән берлектә башланган эшне җиренә җиткереп үтисе генә калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading