16+

Укытучыларга һәм табибларга фатир бирәләр

Республикада социаль ипотекага охшашлы яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлаячак.

Укытучыларга һәм табибларга фатир бирәләр

Республикада социаль ипотекага охшашлы яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлаячак.

ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, шушы көннәрдә генә торак төзелешен үстерү буенча РФ Хөкүмәте комиссиясенең федераль әһәмияттәге җирләрне торак төзелеше өчен комплекслы үзләштерүгә кагылышлы карары дөнья күргән. Аннан күренгәнчә, алга таба әлеге җир участокларын торак-төзелеш кооперативларына тапшыру күздә тотыла. Татарстан әлеге программаны сынау зонасына керә. Яңа программа буенча 178 фатирга исәпләнгән беренче шундый йортны Казанның Горсоветская урамында төзү ниятләнелә. Проекты инде эшләнгән. «Федераль структуралар хезмәткәрләре, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар шушы программа буенча тораклы булу мөмкинлеген ала. Бу программа социаль ипотека шартларын кабатлый», - дип ассызыклады ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading