16+

Язмышлары хәл ителде

Соңгы елларда Казан чып-чын төзелеш мәйданына әйләнде. Кая карама - яңа биналар калкып чыга, искеләрен исә яңарталар яки үзгәртеп төзиләр. Мәсәлән, тиздән Казанда Шамов хастаханәсе яңа заманча медицина үзәгенә әвереләчәк. Бауман урамындагы берничә ел бушап торырга мәҗбүр булган Матбугат йортына да җан өрәләр: анда кунакханә һәм җиде катлы паркинг барлыкка...

Беренчел проект буенча, Шамов хастаханәсе урынында кунакханә барлыкка килер дип ниятләнелгән. ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповның әйтүе буенча, озак вакытка сузылган сөйләшүләр нәтиҗәсендә, кунакханә проектыннан баш тартырга булганнар. Шулай итеп, аның урынында медицина үзәге булачак. Аңа Яков Шамов исемен бирергә ниятлиләр. Бинаны төзекләндерүдән тыш, Шамов хастаханәсе торган калкулыкны да ныгытачаклар. Автомобиль юлы урынында исә биредә парк барлыкка киләчәк, дип җиткерә ТР Инвестицияле үсеш агентлыгының матбугат үзәге.
Матбугат йорты бинасына исә инде бер елдан өч йолдызлы кунакханәнең номерлары урнашачак. Ә инде берничә айдан булачак кунакханәнең арткы ишегалдында 275 урынга исәпләнгән парковка пәйда булырга тиеш. Бүгенге көндә әлеге бинада төзелеш эшләре бара. Дөрес, алар инде узган елның маенда ук башланган иде. Проект буенча, кунакханә объектның бөтен территориясен алып торырга тиеш. Анда 170 номер каралган. Кунакханәнең беренче катында өч ресторан булыр дип көтелә, биредә үк зур булмаган китап кибетен дә ачмакчылар, дип яза ПроГород.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading