“Эшемнән китеп, брошкалар ясарга хыялланам”
Аларда бит кул җылысы гына түгел, күз нурлары, йөрәк түреннән чыккан ярату да саклана.
– Брошкалар ясау идеясе чагыштырмача күптән түгел генә туды. Иң әүвәл якаларга бисер чигү белән шөгыльләнеп карадым, аннары тегү һәм маникюр курсларын үттем. Әмма шул өлкәләрнең берсе дә йөрәгемә үтеп керә алмады. 2019 елда интернет киңлекләрендә очраклы рәвештә генә кулдан эшләнгән брошкага юлыктым. Ул миңа шундый ошады! Шуннан соң мин Ютуб каналында видео дәресләр эзли башладым, – дип сөйли Алинә.
Беренче брошкамны мәктәп елларныннан калган сәйләннәрдән ясаган ул. Берничә ай үткәч, аны сатуга куеп карарга булган. Аннан соң тагын берне, тагын берне...
– Аларның барысын да алып бетерделәр! Әлбәттә, мин бик гаҗәпләндем. Шул рәвешле, бу эшкә бар җаным белән гашыйк булдым, – ди кул остасы. – Бер брошка ясауга күпме вакыт китүен әйтүе авыр, чөнки һәрвакыт төрлечә килеп чыга. Әгәр заказ ашыгыч икән, өч-дүрт көндә өлгертәм. Ә башка очракларда, гадәттә, озагракка сузыла, чөнки ике тиктормас улым белән төнлә генә эшләү мөмкинлеге туа – өйдәгеләр барысы да татлы йокыга талгач.
Комментарийлар