16+

Дәүләт Думасы депутатлары мигрантларга кагылышлы яңа канун проекты әзерләгән

Дәүләт Думасында хезмәт мигрантларына яшәүгә рөхсәт (ВНЖ) һәм гражданлыкны рәсмиләштерүне тыярга телиләр.

Дәүләт Думасында хезмәт мигрантларына яшәүгә рөхсәт (ВНЖ) һәм гражданлыкны рәсмиләштерүне тыярга телиләр.

Дәүләт Думасы депутатлары «Гадел Россия — дөреслек өчен» («Справедливая Россия — За правду») партиясеннән Дәүләт Думасына Россия гражданлыгын бирүне һәм максатчан, оештырылган җыю кысаларында җәлеп ителә торган хезмәт мигрантлары өчен яшәүгә рөхсәт рәсмиләштерүне тыю турындагы канун проектын кертергә планлаштыралар. Бу хакта закон проектына аңлатма язуында әйтелә. 

«Максатчан җыю кысаларында җәлеп ителә торган квалификацияле булмаган чит ил хезмәткәрләре ВНЖ, шулай ук Россия Федерациясе гражданлыгы алырга хокуклы булырга тиеш түгел», — диелә РИА Новости хәбәрендә. 

Федераль закон проектында «оештырылган җыю»төшенчәсе ачыклана. Ул Россиядә эшләү өчен чит ил гражданнарын җәлеп итүне оештыруга юнәлдерелгән чаралар системасы буларак билгеләнә. Мондый хәл гамәлдәге федераль законнар, башка законнар һәм халыкара килешүләр белән җайга салына.

Документлар нигезендә, шулай ук хезмәт мигрантларының гаилә әгъзалары һәм якын туганнары өчен Россиягә керүне тыю тәкъдим ителә. Моннан тыш, проектта чит ил мигрантларының илдә булу вакытын хезмәт килешүе гамәлдә булу чоры белән чикләү тәкъдим ителә. Ул тәмамлангач, хезмәткәр Россиядән китәргә, ә эш бирүче аның туган иленә кайтуын тәэмин итәргә тиеш. Моннан тыш, закон проекты чит ил эшчеләренә ил чикләрендә башка эш бирүчегә күчүне тыя.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading