Шәһри Казан

Ашыгыч ярдәмне чакыру телефоны үзгәрде

2014 елдан ашыгыч ярдәм табибларын чакырту өчен мобиль телефоннардан 030 номерын түгел, ә 103 санын җыярга кирәк.

Реклама

2014 елның гыйнвар аеннан РФнең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының яңа боерыгы гамәлгә керде. Шуңа бәйле рәвештә, Россия, этаплап, кичектергесез хезмәтләрне чакыртуның яңа кыска номерларына күчә барачак. Хәзер ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк икән, мобиль телефоннардан 103 номерын җыярга туры киләчәк. Ә шәһәр телефоннарыннан исә элеккечә 03 санына шалтыратсагыз да була. 103 санын берничек тә истә калдыра алмыйсыз икән, кыю рәвештә 112гә (кичектергесез хезмәтләрнең бердәм номеры) шалтыратыгыз, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Ә ашыгыч ярдәм вакытында килеп җитсен өчен, «103» хезмәтенең фельдшеры биргән барлык сорауларга да төгәл итеп җавап бирергә кирәк, дип искә төшерә министрлык. Шулай ук авыруның сәбәбен, төгәл адресны, авыруның исем һәм фамилиясен әйтү мөһим. Әгәр дә фельдшер, барлык кирәкле мәгъүматны алганнан соң: «Сезнең җавабыгыз кабул ителде», - дисә һәм, шалтыратуның вакытын әйтеп, адресны кабатласа, чакыру кабул итеп алынды дигән сүз.
Сүз уңаеннан, яңа кагыйдәләр буенча, янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны - 101, полицияне - 102, газ хезмәтен 104 номеры буенча чакыртырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: