Шәһри Казан

10 апрель 2014 яңалыклары

  • 10 апрель 2014 - 08:57
    Тизрәк кил, җылы яз!
    Табигатьтә начар һава торышы юк, дип әйтсәләр дә, барыбыз да зур түземсезлек белән көннәрнең җылынуын, кояшның ныграк яктыртуын көтәбез. Тиздән теләкләр чынга ашар кебек.
    546
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 08:54
    Тракторчылар, кайда сез?
    Үткен күзле, югары ишетү сәләтенә ия, бик игътибарлы, чыдам, зирәк, көчле реакцияле, физик яктан нык... Тракторчыларга менә шундый сыйфатлар кирәк икән. Авылда үсүче һәркемгә бик тә таныш булган һөнәр кешеләренә акыллы китапларда нинди таләпләр куялар икән дип күз генә йөртеп чыгыйм дигән идем, уйлар ераккарак китте.
    545
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 08:46
    Кырга җырлап кем чыгар?!
    Җырлар җырлап кырга чыгам Таң сызылган сәгатьтә, Йөрәк соң ничек йокласын, Кошлар йокламый хәтта... Мәкаләне яза башлагач, Гөлшат Зәйнашева шигыренә иҗат ителгән әлеге җыр искә төште. Агрономнарның, тракторчы-механизаторларның басу-кырлардан кайтып та керми торган мәшәкатьле вакыты килеп җитте дисәң дә була. Чәчү эшләренә керешергә санаулы гына көннәр калып бара. Авыл хуҗалыгы...
    549
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 08:45
    Реклама
    Күптән түгел бер реклама игътибарымны җәлеп итте. Анда болай язылган иде: «Гашыйклар дөньясына сукмак тапмый йөрүче кызлар минем янга киләләр дә болай диләр: - Хөсәен абый! Йөргән егетем мәхәббәт мәсьәләсендә сүлпәнлек күрсәтә, әллә минем ул яратмаслык берәр җирем бармы икән? Гадәттә, мин андыйларга: - Сеңлем, син нишләп им-томчы, күрәзәче, экстрасенс...
    0
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 08:43
    Атлы татар
    «ШК»ның 6 март санында «Татардан нигә ат «җене» кача?» дигән язмабыз басылып чыккан иде. Анда сүз, башлыча, республикада атчылык тармагын, бигрәк тә татар атларын кабат торгызу турында бара. Әлеге язма халыкта шактый зур кызыксыну уятты. Хәтта арада: «Татар аты нинди була соң ул?» - диючеләр дә бар. Шуңа күрә, без...
    730
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 08:40
    Мин сине hаман көтәм әле
    Таһирның кичә юбилее булды. Кем әйтмешли, аяк терәп, зурдан кубып бәйрәм иттеләр. Сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын артына җыелган балалары, туган-тумачасы, күрше-күлән һәм дус-ишләре ихлас күңелдән котладылар үзен. Алтынчы дистәсен ваклаган, кырыс холыклы, бик җитди ир узаманы булса да, әлеге бәйрәм Таһирның күңеленә хуш килде. Икенче көнне йокыдан торгач та...
    1792
    2
    4
  • 10 апрель 2014 - 08:38
    100 яшьлек әби: «Яңа шәл янына яңа пәлтә дә кирәк инде!»
    100 яшьтә дә шаянлыгын, җор теллелеген югалтмаган кешеләргә сокланып карыйсың. Бүгенге көндә Апаста яшәүче Зәйнәп Ибраһимова да шундый шаян да, зирәк тә әбекәй. Аның белән сөйләшеп алган мизгелдә дә ул безне берничә тапкыр көлдереп алды.
    1092
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 08:35
    Күзләргә ял һәм витамин кирәк
    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда халык арасында күзләренең күрү сәләте начараю тенденциясе күзәтелә. Һәм әлеге өлкәдә берәр нәрсә эшләнмәсә, алдагы 10 елдан халыкның 70 проценты начар күрә башлаячак.
    839
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 08:32
    Ашыгыч ярдәмне чакыру телефоны үзгәрде
    2014 елдан ашыгыч ярдәм табибларын чакырту өчен мобиль телефоннардан 030 номерын түгел, ә 103 санын җыярга кирәк.
    552
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 08:06
    «УЗИ ул – табибның өченче күзе»
    «Табиб-кардиолог мине корсак куышлыгына УЗИ үткәрергә җибәрде. Бүген медицинаны УЗИдан башка күз алдына китерү мөмкин булмаса да, мин бу тикшеренүдән куркып торам әле. Организм өчен УЗИның зыяны юкмы икән? Кадрия Гайнуллина» Бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсендә УЗИның әһәмияте һәм аның үзенчәлекләре турында безгә медицина фәннәре кандидаты Рузалия Хәмзина сөйләде: -...
    813
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:58
    Теләк – зу-у-ур, йөрәктә – шом...
    Росавиациянең рәсми сайтында пәйда булган яңа проект нигезендә, теләгән һәркем юнь генә бәягә рәхәтләнеп Кырымга - Бакчасарайга ял итәргә бара ала. Мисалга, Казаннан Симферопольгә кадәр самолет бәясе бер якка иң күп дигәндә 2200 сум торачак. Федераль бюджет шул ук күләмдә кеше башыннан, авиакомпания хисабына, субсидия күчерергә вәгъдә итә. Инде «Ак...
    611
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:51
    Хаҗга җыенабыз
    Хаҗ кылу - исламның биш баганасының берсе. Шунлыктан хаҗ турында мөселманнар белмәгән нәрсә юктыр кебек. Әмма, чынлыкта, җөмһүриятебездә хаҗилар саны арткан саен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хаҗ турында мәгълүмат күп булуга карамастан, халыкта сораулар туып кына тора.
    1360
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:48
    «Миргазиян» мәчетенә ай куелды
    Декабристлар урамында урнашкан «Миргазиян» мәчете (элекке «Әл-Ислах» мәчете) манарасына ай куелды. Чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, мәчет имамы Әзһәр хәзрәт һәм мәхәллә картлары катнашты. Мәчеткә айны күтәргәндә хәзрәтләр Аллаһы Тәгаләне зурлап тәкбир әйтеп тордылар. Аннары бертөркем мәхәллә халкы мәчет эченә кереп, анда...
    706
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:45
    Исемдәмени хикмәт?!.
    Редакциягә бер газета укучыбыз шалтыратты. Халисә апаның бер таныш хатыны, баласы бик еш авырып торгач, өшкерүче әбигә барган булган. Әби исә, улыңа исеме килешмәгәндер, муллага барып яңа исем куштырып кайт, дип киңәш биргән. «Исеме ямьсез булса, барып алыштыртып та кайтыр иде, үзебезнең татар исеме - Раил бит. Нәрсәгә кирәк икән...
    680
    0
    0
  • 10 апрель 2014 - 07:40
    Вакытлыча гына булган икән бу «җәйләү»
    Йокларга иртәрәк ятып, иртә торучы кеше сәламәт, бай, зирәк була, дигән Американың күренекле сәясәтчесе Бенджамин Франклин. Болай булгач, бүген без - россиялеләрдән сәламәтрәк, акыллырак, баерак кеше булырга тиеш түгел инде. 2011 елның языннан бирле «җәйге вакыт»та яшибез бит.
    522
    0
    0
Реклама