16+

Җиде авылдан җиде җегет киткәннәр ди Мәскәүгә (Туфан Миңнуллин турында истәлекләр)

Ахыры. Башы 19,21,26 февраль саннарында Беркөнне альбом актарып утырганда, шушы рәсем килеп чыкты. Моннан унөч ел элек төшкән рәсем бу. Мәскәүдә, югары театр училищесында укыганда... без шул чагында ук татар сәнгатенә хезмәт итү турында хыяллана идек. Хәзер бу җиде җегет кайда соң, хыялларына ирешә алганнармы, юкмы? Сәнгатьне ташлаганнармы, әллә сәнгать...

Җиде авылдан җиде җегет киткәннәр ди Мәскәүгә (Туфан Миңнуллин турында истәлекләр)

Ахыры. Башы 19,21,26 февраль саннарында Беркөнне альбом актарып утырганда, шушы рәсем килеп чыкты. Моннан унөч ел элек төшкән рәсем бу. Мәскәүдә, югары театр училищесында укыганда... без шул чагында ук татар сәнгатенә хезмәт итү турында хыяллана идек. Хәзер бу җиде җегет кайда соң, хыялларына ирешә алганнармы, юкмы? Сәнгатьне ташлаганнармы, әллә сәнгать...

Ахыры. Башы 19,21,26 февраль саннарында
Беркөнне альбом актарып утырганда, шушы рәсем килеп чыкты. Моннан унөч ел элек төшкән рәсем бу. Мәскәүдә, югары театр училищесында укыганда... без шул чагында ук татар сәнгатенә хезмәт итү турында хыяллана идек.
Хәзер бу җиде җегет кайда соң, хыялларына ирешә алганнармы, юкмы? Сәнгатьне ташлаганнармы, әллә сәнгать аларны ташлаганмы? Хәер, бу сорауга җавап биргәнче, аларның кемнәр булуын әйтергә кирәк икән әле...
Утырганнар (сулдан уңга): Наил Дунаев, Әхтәм Зарипов, Миргалим Харисов, Туфан Миңнуллин. Басканнар: Рәшит Галиәкбәров, мин һәм Ринат Таҗетдинов.
Миргалим безнең курсның комсоргы, ә без һәммәбез аның кул астындагы комсомоллар. Кызык яши идек без студент чакларда. Мәскәүдәге якташлар өчен концертлар, спектакльләр куя торган идек, музейларга, театрларга йөрдек, чаңгы ярышларыннан да каласы килмәде. Ә иң кызыгы тулай торакка кайткач башлана иде. Менә шушы рәсемгә карап торам да кылт итеп кызык вакыйгалар искә төшә.
Шулай берзаманны...
- Беттек! - дип кычкырды Туфан.
Без барыбыз да сикереп тордык:
- Нәрсә булды?
- Тәрәзә арасына куйган итне мәче ашаган! - диде Туфан, мәчедән калган кыртышны селки-селки.
- Күп идеме?
- Бер кило!.. Дуңгызның иң шәп җирен генә алып кайткан идем.
- Ә-ә, алайса, мәче шәп иткән, - диде Әхтәм. Ул симез, майлы итне бер дә яратмый иде.
Бүлмәдә без җиде студент. Үзебез күмәкләп кенә көн күрәбез. Алу белән стипендияне казначы Миргалимгә җыеп бирәбез, шуңа ай буе торабыз. Атнада җиде көн, атнага бер мәртәбә һәркайсыбыз калган алтыбызга аш пешерә.
Бу юлы Туфан чираты иде. Ул үзе Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылыннан. Менә шул Мәрәтхуҗа малае бүген безгә дигән ит белән ата мәчене генә сыйлаган.
- Кайгырмагыз! - диде дә, Туфан каядыр чыгып йөгерде һәм озакламый әйләнеп тә кайтты.
- «Сәйяр» труппасы артистлары атналар буе ач торганнар, шулай да түзгәннәр! - дип кычкырды ул, кайтып керү белән. - Мин сезне ач калдырмам!.. Кәбестә шулпасы белән булса да сыйлармын!
Без тагын китапка чумдык, имтиханнарга әзерләнәбез. Ә Туфан аш әзерли, кухнядан кергән арада:
- Кәбестәдә инде ул витамин! Тулып ята... - дигән була.
Күп тә үтмәде:
- Ашарга! Китапларыгызны бер яры томырыгыз да утырыгыз! - дип кычкыра бу. Без кашыкларны тотып өерелешеп табын янына килдек.
Туфан, чүмеч белән чумырып, мактый-мактый кәбестә шулпасы бүлә.
- Исе дә исе! - ди, аш буын иснәгән булып. - Телегезне йотмасагыз, исемем Туфан булмасын.
Аш бүленгәч, ипине умырып каптык та ашый башладык. Йа Хода!.. Аш чат тоз гына!
- Тфү! - дип сукранып куйды Әхтәм. - Аш түгел, тоз боткасы булган бу.
Шулай да бер юлга Туфанны гафу иттек. Ни әйтсәң дә, дус, иптәш, әле тагы дүрт ел бергә торасы да бар. Аннан соң, ул язучы булырга хыяллана... Пьесалар, хикәяләр турында уйлап, тозлы кәбестәгә тагы тоз салган икән, аның өчен генә дөмбәсләп булмый бит инде.
Наил, тозлы булса да, өч коштабак кәбестә шулпасы ашап бетерде. Ул Чаллы районының Әхмәт авылыннан килгән егет.
- Безнең Әхмәттә тозлы аш яраталар! - дип сыптыра гына.
Ярый, бусы үтте. Пәнҗешәмбе көнне инде минем чират. Мин, үземә калса, бик зур эш кылмак булдым. Авылда чакта әби умач пешерә торган иде. Ачы катык белән гаҗәп тәмле була торган иде шул умач ашы. Минем егетләргә умач пешереп ашатасым килде. Кибеттә вак токмач - рожки да бар, уып мәшәкатьләнәсе түгел. Барып фәлән тиенгә сатып ал да суга сал да пешер! Шулай иттем дә.
- Егетләр! - мин әйтәм. - Торыгыз, аш пеште!
Ашны тәлинкәләргә салдым, ачы катык урынына тумбочкадан алып бер шешә кефир китереп куйдым. Умачым гына әби пешергән кебек куе булмаган - сып-сыек. Минем котым алынды, егетләр миңа умач урынына мине ашардай булып карыйлар.
- Бу нәрсә? - дип кычкырды Әхтәм.
- Су булган бу, су, баба шулпасы! - диде Ринат, кашыгы белән алдындагы умачын шопырдата-шопырдата.
Бу юлы да бәладән Наил коткарды. Ике-өч коштабак рожки умачын күтәреп эчте дә барып караватына ауды. Рәхмәт инде аңа, ашымны яратып ашады.
- Безнең Әхмәттә мондый ашны да ашыйлар! - диде ул бераз яткач.
Икебез бер районнан булганга, минем биткә кызыллык китерәсе килмәдеме, әллә чыннан да яратып ашадымы - белмим.
Ничек кенә булмасын, ара-тирә әрләсәк тә, безнең арада Туфаннан да әйбәт пешекче юк иде. Тотынса, бәлеш, өчмочмак, пилмән кебек нәрсәләргә хәтле пешерә. Бер генә яман ягы бар, аш төрләндерәм дип, тузга язмаган нәрсәләр эшләп ташлый.
- Их, егетләр! Шундый сыйлармын мин сезне, гомергә онытмассыз! - ди бу беркөнне. Һәм ул көн онытылмаслык булып истә калды да.
- Нәрсә, тагын нәрсә уйлап чыгардың? - дибез.
- Ике кило япон дөгесен түгел, үзбәк дөгесен дә туйганчы ашаган юк иде әле. Кызыксынып, ул алып кайткан төргәкне актара башладык. Кәгазь пакетларда чыннан да дөгегә охшаган ярма, ә тышына саго дип язылган.
- Нәрсә соң ул саго? - дибез.
- Әйтеп торам бит, гуңныйлар... япон дөгесе дим бит инде!
Ярый, булсын, япон булмагае, әллә кем дөгесе булсын, безгә ашарга гына булсын дип, без үз эшебезгә тотындык. Туфан каравыл салып кычкырганга ни булды икән дип йөгерешеп чыксак, мондый хәлне күреп аптырап калдык: газ плитәсендәге зур ак кәстрүлдән япон дөгесе ташыпмы-ташый, Туфан нишләргә белми.
- Егетләр, бутка ташый, бутка ташый! - дип, әле анда, әле монда чаба.
Җидебез җиде савыт алып чыктык. Туфан ташыган боткасын савытларга тутыра бара, тик, тылсымлы чүлмәктән ташыган шикелле, ботка ага да ага, бернишләр хәл юк. Күршеләрдән табак-савыт сорап тордык, ботка аларга да сыймады. Бер шәһәр халкына җитәрлек булгандыр, ачуым да бер килмәгәе. Боткалы савытлар белән бөтен кухня, коридор тулды. Ә серле япон боткасы һаман ташуында.
Туфанның бу саго дигән дөгесе суга салгач җиде-сигез тапкыр арта, бүртә икән. Ул аны-моны уйлап тормастан, ике кило сагоның ике килосын да кәстрүлгә тондырган.
Кыскасы, аш төрләндерүдә Туфан белән миннән уздырган кеше булмады. Шулай да Казанның Бишбалта малае Рәшит Галиәкбәров әрчеми-нитми генә бәрәңге пешерә торган иде.
Аш пешерергә әллә ни оста булмаса да, Миргалим дигәнебез (монысы Актанышның Чат авылыннан) марка, конфет кәгазе, бер тиен акча җыю белән бик каты кызыксына иде. Инглизләр моның ише мавыгуларны хобби диләр. Миргалимнең хоббие менә шулар инде. Башта ул конфет кәгазьләре җыя башлады. Күргән бер матуррак конфет кәгазен стенага ябыштыра бара. Озак та үтмәде, конфет кәгазьләре түшәмгә җитә язды. Аннан ул яңа хобби тапты. Бу юлы инде ул бер тиенлек акчалар җыярга тотынды. Һәм, дөресен әйтергә кирәк, шактый зур уңышка иреште. Миргалим алты йөздән артык бер тиенлек җыйган, дигән хәбәр без укый торган училищега гына түгел, күрше вузларга да таралып өлгерде. Ләкин Миргалимнең бу мавыгуы да озакка бармады. Акча беткән бер заманны, стипендиягә ерак иде әле, Миргалим үзенең тиеннәрен гастрономга тапшырып, кило ярым колбаса, җиде пачка сыр, бер бөтен кара икмәк алып кайтты. Без әйтәбез, син, Миргалим, моннан соң, ун тәңкәлекләр җыя башла, шулай әйбәтрәк була ул, дибез. Акча хоббиен ташлап, ул техника белән мавыкты.
Йокларга ятар вакыт җиттеме, утны кем сүндерә, радионы кем туктата, ишекне кем бикли диләр дә, безнең бүлмәдәге җиде егет арасында бәхәс куба. Чөнки барыбыз да җылы юрган астында инде. Син сүндер дә, мин сүндер дип, бер-беребезгә салынып ятабыз.
Беркөнне Миргалим, баш авырта дигән булып, дәрескә бармый калды. Кайтсак, ни күрик, бүлмәгә чатырлы-чотырлы җепләр, баулар эленгән. Бауларның бер очлары, калайлар, тимерләр белән маташтырып, ишек келәсенә, радиога, ут сүндергечкә тоташтырылган.
- Бу нинди цирк тагы? - дип кычкырабыз.
- Бу, - ди Миргалим, - автоматизация!
Һәм урынында яткан көенчә генә бу безгә үзенең автоматизациясен күрсәтә.
- Менә бу җепне генә тартабыз! - ди. Һәм ишек көләсе чалт итеп керә дә утыра.
- Икенче җепне тартабыз, - ди. - Радио сөйләүдән шундук туктый!
- Иң кирәге ут! - ди Миргалим.
Өченче җепне тартуы була, ут та сүнә.
- Кирәк икән, урыннан тормыйча гына кабызабыз да...
Җебен кире җибәргән генә иде, ут яңадан кабынды.
Без Миргалимнең бу ачышын бик хупладык. Тора-бара ул тәмам остарды һәм тулай торактагы ватык сәгатьләргә хәтле төзәтә башлады.
Шул көннән соң ут кабызу, ут сүндерү ише нәрсәләр көн тәртибеннән бөтенләйгә төшеп калды.
Буш чакларда без дә үз хоббиебыз белән маташабыз. Әхтәм баян уйный, Туфан пьеса яза. Рәшит кино карый, кино карамаганда, без аның белән икәү катокка чабабыз. Наил Дунаев футбол яки хоккей белән җенләнә. Ә Ринат... Чүпрәленең Чынлы мишәре Ринат Таҗетдинов көне-төне театрга йөри. Миргалим бөтен хоббиларын ташлап, шигырь яза башлады, шигырьдән кечкенә пьесалар язуга күчте. Монысын әле дә булса ташлаганы юк.
Менә шуннан бирле унөч ел узды. Актерлар факультетында укысак та без барыбыз да артист булып китмәдек, ләкин безнең беребезнең дә театрдан аерылганыбыз юк. Наил Дунаев Галиәсгар Камал театрында иң күп уйнаучы артистларның берсе, Әхтәм Зарипов радиотапшырулар режиссеры һәм артист. Рәшит Галиәкбәров та шул ук театрда артист булып эшли. Ринат Таҗетдинов хәзер инде Татарстанның атказанган артисты. Миргалим Харисов яшь язучы, хәзерге көндә Совет Армиясе сафларында, офицер. Атаклы пешекчебез Туфан Миңнуллин исә язучы-драматург - шул театрда ук пьесалары куела. Димәк, җидебез дә татар сәнгатенә хезмәт итәбез. Без һәр премьера саен җыйнаулашып театрга барабыз. Һәр бәйрәмне дип әйтерлек бергә каршылыйбыз. Шушы җиде егет һәрвакыт очрашып торабыз. Димәк, безнең дуслык-туганлык нык булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading