16+

Кредит бирүдән баш тартачаклар. Кемнәргә?

Дәүләт Думасында үзеңә кредит алуны тыю турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнә.

Кредит бирүдән баш тартачаклар. Кемнәргә?

Дәүләт Думасында үзеңә кредит алуны тыю турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнә.

Үзгәрешләрне «Кредит тарихлары» һәм «Кулланучылар кредиты турында»гы законнарга кертергә планлаштыралар. Документны беренче укылышта узган елның октябрендә үк кабул иттеләр.

Кредитны үзеңә-үзең тыю ул – Россия Үзәк Банкы тарафыннан гражданнарны мошенниклардан яклау өчен тәкъдим ителгән яңа механизм, чөнки алар шәхси мәгълүматларны кулланып, кеше исеменә кредит рәсмиләштергә мөмкиннәр. Роскачество экспертлары мәгълүматлары буенча, мошенниклардан зыян күрүчеләрнең саны арта бара. Алар югалган яки урланган паспортларны, шулай ук смартфоннарны, документларның күчермәләрен файдаланып, сине кредитка батыра. Мондый схемалардан күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр зыян күрә.

Үзеңә кредит алуны тыю кредит тарихлары бюросына, банк яки микрофинанс оешмасына, шулай ук Дәүләт хезмәтләре аша мөрәҗәгать җибәреп эшләргә була, әмма көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кирәк булачак.

Дәүләт хезмәтләрендә әлегә мондый булган сервис юк. Әмма киләчәктә сайтка кереп, тиешле бүлектә махсус билге кую да җитә. Үз исемеңә кредит бирүне тыя торган гаризаны күпфункцияле үзәк аша да бирергә мөмкин булачак, тик тиешле закон үз көченә кергәннән соң гына.

Кемгә дә булса кредит биргәнче, банк яки финанс оешмасы барлык кредит тарихлары бюросыннан потенциаль заемщикның кредит тарихын тикшерәчәк. Әгәр алар үзенә кредит бирүне тыю турындагы тамганы күрсәләр, гәрчә документлар тәртиптә булса да, кредит бирүдән баш тартачаклар.

Ә инде кредит тарихын тикшермичә акча биргәннәр икән, үзенә кредит рәсмиләштерелгән булып чыккан заемщик моны үзе эшләмәвен җиңел генә исбатлый ала. Бу очракта ул кредит түләргә тиеш булмый, ә банкның исә акча таләп итәргә хокукы юк. Тик бу кагыйдәләр әлегә законнар белән беркетелмәгән. 

Үзеңә кредит алуны тыядан баш тартырга да мөмкин, ул бушлай һәм берничә тапкыр эшләргә булачак. Ни өчен дигәндә, клиентка кредит рәсмиләштерергә кирәк булу бар, тик чикләүләрне шул ук секундта алып атып булмый. Бу икенче көнне генә булачак. Мондый система кешегә мошенникларның котыртуына бирешмәскә булыша. Аларга, гадәттә, кеше аңына килгәнче, оператив эшләргә кирәк. Ә икенче көнгә генә калгач, кешенең уйланырга, киңәшләшергә вакыты булачак. 

«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов закон проектын уңай бәяли. Әмма аныңча банклар хезмәткәрләр алганда, аларны яхшылап тикшерергә тиеш. Банк персоналының намуслы булуы шарт, ди ул, мошенникларның схемасында аларның да катышы булырга мөмкинлеген ассызыклап. Шул ук вакытта мошенникларның Дәүләт хезмәте порталына да һөҗүм итәргә мөмкин булуын әйтә.  

– Иң беренче чиратта дәүләт халыкның финанс өлкәсендәге белемен үстерү турында уйласын иде. Мошенниклар шуннан файдалана, – ди ул.
Сүз уңаеннан: күчемсез милек өлкәсендәге алдау фактларыннан саклану өчен, күпфункцияле үзәккә барып, документаль рәвештә милекченең турыдан-туры үзенең катнашыннан башка сату, алыштыру, бүләк итү һәм башка күчемсез милеккә кагылышлы килешүләрне рәсмиләштерүне тыярга булуын да әйтте. 

Закон проектын эшләүчеләр билгеләп үткәнчә, 2022 елда "клиент ризалыгыннан башка акча күчерү операцияләре күләме, 2021 ел белән чагыштырганда, 4,29 процентка арткан. Акча “телендә” лә 14,1 миллиард сум дигән сүз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading