Кышкы 25 градустан да түбән салкынлы көн иде ул. Тәрәзәдән карасам, ни күрим, бөтенләй диярлек шәрә ир-ат рәхәтләнеп урам буйлап атлый. Бу сәер кеше отставкадагы хәрби полковник Борис Никртин. Хезмәт юлын армиягә багышлаган, шуның 6 елы белән аеруча горурлана.
Скопировать ссылку

- Һава десант гаскәрләрендә 6 ел хезмәт иттем. Ир-ат өчен чын мәгънәсендә чыныгу һәм камиллеккә ирешү мәктәбе ул - десант, - ди иптәш полковник.
Отставкага чыкса да, спортны ташламаган.
- Инде 38 ел дәвамында җәен-кышын шорты гына киеп, табигатькә чыгам. 32 градус салкында да, шәрә килеш, 10 минут һавада йөрим, табигать энергия бирә, - дип, илһамланып сөйли Борис Никритин. - Ләкин, организмым көчле, дип уйлап, салкында шәрә килеш урамга чыгарга ярамый, гәүдәне акрынлап салкынга ияләштерергә кирәк.
Комментарийлар