Реклама
Пенсионерлар өчен сөенечле хәбәр: быелның 1 апреленнән пенсияләрнең чираттагы артуы көтелә.
Бу юлы Россия буенча хезмәт пенсияләренең күләме 3,4 процентка артачак. Әле беренче февральдә аның 7 процентка артуын исәпкә алсак, 2012 елда гына да пенсияләрнең артуы инде 10 проценттан артып китте.
Шулай ук 1 апрельдән социаль пенсияләрнең артуы да көтелә, ул 14,1 процентка артачак. Айлык акчалата түләүләр исә 6 процентка индексацияләнәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз