16+

“Туклыклы кыш” салаты рецепты

Бу салатны гарнир буларак та, салат итеп тә куллана аласыз.

“Туклыклы кыш” салаты рецепты

Бу салатны гарнир буларак та, салат итеп тә куллана аласыз.

Аны әзерләү өчен: 3 кг өлгергән помидор, 1 кг татлы борыч, 1 кг суган, 1 кг кишер, 1 стакан дөге (250 гр), 100 гр шикәр комы, 400 гр үсемлек мае, тәменчә 9 процентлы аш серкәсе, тәменчә тоз кирәк була. 

Яшелчәләрне ирекле рәвештә турагыз, кишерне эре угычтан чыгарыгыз. 
Аннан соң барысын бергә бутап, тоз сибеп, 15 минутка калдырыгыз. 
Массаны утка куеп, кайнатып чыгарыгыз һәм дөге, шикәр комы, үсемлек маен салыгыз. 

45 минут пешергәннән соң аш серкәсе (помидорларның әчелегенә карап, 2 аш кашыгы) өстәгез. 
 Тагын 5 минут пешкәч кайнар килеш банкаларга тутырып, капкач каплагыз. 

Фото: нейрочелтәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading