Бакча җимешләрен хәзер кибетләрдән түгел, базардан барып алырга кирәк икән.
Казанның данлыклы Колхоз базарында бакчада үскән бөтен җиләк-җимеш, яшелчә дә сатыла. Гөмбә дә күренә. Кыяр-помидор тозлыйм дисәң, укроп зонтигын да биреп җибәрәләр. Берочтан мәтрүшкәсен дә алып кит. Мунча себеркесен дә киптереп алып килгәннәр.
Хәтта йортка җеннәр кертми торган шайтан таягы үсемлеген дә саталар базарда. Әле тагын әллә нинди үләннәр бар, сораша башлагач, кулланган кеше үзе таный аларны, дип кенә сүзен кыска тотты бер сатучы. Артык төпченгәнне яратмый шул алар. Бәяләре белән кызыксынган арада гына сораштырып алдым.
“Башта сөт саттык, хәзер йомырка алып киләбез”
Базарга кергәч тә, башына түбәтәй кигән бабай янына бардым. Тимергали абый Лаеш районының Пәрәү авылыннан килгән булып чыкты. Кура җиләге, редис, кишер, сарымсак, йомырка сата.
– Элегрәк безнең авыллар монда сөт сатарга йөри иде. Иптәшем унбиш литрлы бидоннар белән килеп йөрде. Хәзер сыер асрамыйбыз, сөт юк, ә гадәт калды. Бакчада нәрсә үсә, шуны алып килеп сатабыз, – дип елмая ул.
Атнаның берничә көнендә Казанга эшкә йөри торган улы белән килә дә, төштән соң үз җае белән кайтып китә икән.
Тимергали абый белән янәшә сатучы Александр Чувашиянең Козловский районыннан килгән. Ул базарга сатарга көн дә килә бугай, аның белән ерактан ук исәнләшеп килгән ханым, мин монда көн дә эшкә килгән кебек йөрим дип, аның литр ярым сөтен алып китте. Литр ярым сөт 100 сум тора. Кәҗә сөте – 150 сум. Эремчекнең килограммы 200 сум.
Яңгыры булмаса да, кечкенә пластик чиләкләрдә әтәч гөмбәсе дә тезелеп тора. Майонез чиләгендәгесе 150 сум икән.
Иркенләп сораштырып булмады, күп кызыксынасыз, сез журналист бугай дип, башка сөйләшмәс булды.
“Дүрт сәгать кенә йоклыйбыз”
Халык яңа бәрәңге тирәсендә аеруча күп. Бәрәңгенең килограммы – 60 сумнан башлап. 100 сумга сатучылар да бар. Вагы да, эресе дә шул бәя. Чувашия бәрәңгесе икән.
– Бәрәңгеләрегез өлгерде дә мени инде? – дим.
– 28 апрельдә үк утырткан идек. Иртә өлгерешле “Коломбо” сорты бу, – ди шулай ук Козловский районыннан килгән сатучы.
Әңгәмәдәшем сүзчән булып чыкты. Әти-әнисе, үз һәм кыз туганының гаиләсе белән бергә 30 гектар җирдә бәрәңге үстерәләр икән.
– Арендага алган җир түгел, үзебезнеке. Кайчандыр авылыбыз белән җир участокларын сатып алган идек. Халык хәзер терлек тотмый, кирәксенмиләр. Без алардан шул җирләрне сатып алдык. Үз техникаларыбыз бар. Хәзергә гаиләбез белән эшлибез. Балалар белән бергә унбер кеше җыела. Көзен өстәмә кырык кеше яллыйбыз. Көненә дүрт кенә сәгать йокы белән йөрибез. Ә кышын инде ял итәбез. Мәскәүдә фатир алдык, кышны шунда уздырабыз, – ди ул.
Бәрәңге үстереп, акча эшләп булуын да яшерми. Сезон вакытында көненә 700 мең сум эшләгән чаклары да бар икән. Җәен бәрәңгене Казанга базарга килеп саталар, көзгә үзләреннән килеп алалар.
– Волгоградтан фуралар белән килеп алып китәләр. Сезонга 11 миллион сум эшлибез, чыгымы да күп, әлбәттә. Язын 3 миллион сум чәчү материалына гына китә, – ди әңгәмәдәшем.
Бәрәңгедән тыш күп итеп кыяр да үстереп саталар. Анысының килограммы – 120-130 сум. Иң тәмлесе “Кибрия” һәм “Мадрилене” сортлары, ди.
Чөгендер яфрагына кадәр саталар
Кишер, чөгендер, суган янында чөгендер яфраклары да бар. Анысын да саталар – 30 сумга. Алалармы дигән соравыма, кыяр сайлап басып торган бер әби җавап бирде. Борщ ашына салалар икән аны.
– Кышка суыткычка да куеп катыралар. Үземнең алай эшләгәнем юк, телевизордан сөйләделәр, бик файдалы, имеш, – ди ул.
Бер бәйләм кишер, зурлыгына карап, 50-70 сум тора. Бер уртача зурлыктагы чөгендер 30 сум.
Яшел борчакның кузаклысы да, әрчелгәне дә бар. Эшегезне киметтек, аласы да кабасы, дип, бер кечкенә пластик стаканга тутырылган борчакны кулыма ук тоттырдылар. 50 сум ди.
Берәү солыны бакчасында үстереп сата икән. Бер майонез чиләге солы 100 сум.
– Бер аш кашыгы солыны юып термоска саласыз да өстенә бер стакан кайнар су агызып, төнгә калдырасыз. Иртән ач карынга эчәсез. Бик файдалы, – дип киңәш бирә солы сатучы сәүдәгәр.
Икенчесе укроп орлыгын алырга кыстый. Ашкайнату процессын яхшырта, эчәклекне чистарта, ди. Әрем дә сатыла. Аны болай гына ашап булмый, ипи кисәгенә чорнап кабып куярга кирәк, дип киңәш итте сатучы.
Алай да кызыксындыра алмагач, мәтрүшкә булса да ал, дип калдылар.
Пенсионер укытучы
Анысын авылда үзебез дә җыябыз, ә менә чиягә күз төште. Чия, кура җиләге, крыжовникның күбесе Югары Осланнан китерелгән. Бер иш сатучылар үзләре барып, халыктан сатып алып кайталар икән. Үз бакчасындагысын үзләре сатучылар да бар. Чия 250-300 сум. Быел бездә чия күп булды, ди сатучы Римма.
Абрикос, нектарин ише көньяк җимешләре сатучыларда чия 200 сумга да бар.
Виктория җиләге үсентеләре дә сатыла. Берсе 50 сум. Ә менә бер олырак яшьтәге апа 200 сумнан сата.
– Бу – “Альбион” сорты. Суыкларга да, авыруларга да чыдам. Алты ай буе уңыш бирә. Интернетта аны 400 сумга, күргәзмәдә 350 сумга саталар, – ди. Шунда ук үзенең пенсиядәге биология укытучысы булуын да әйтеп куя.
Перьмнән килгән берәү, озак кына уйлап торгач, ике үсенте алырга булды. Кыяр белән помидор алырмын дип кергән идем, әллә никадәр әйбер җыеп чыгып барам, дип елмая ул.
Базарга кереп кенә чыгып булмый шул, күргән бер әйберне аласы килә. Монысын гына алам да дия-дия, ике кулыңа ике пакет тотып чыгып китәсең. Уйламаган җирдән үзем дә яңа бәрәңгегә кадәр алдым. Алданмадым! Мин килограммын 70 сумнан алдым, базардан чыккан төшкә 100 сумга саталар иде. Ә менә чиям кыйммәтрәк булып чыкты. Өйгә кайтышка үзебезнең комплексның ватсап төркеменә: “4 килограмм чия, 650 сумнан” – дип язып җибәрделәр. Ә мин килограммын 250 сумнан алдым. Юк, кәефем төшмәде. Язарыма азык таптым бит.
Базар бәяләре (килограммнарда):
кара карлыган – 250 сум
крыжовник – 250 сумнан башлап
кара җиләк – 500 сум
ежевика – 700 сум
күк җиләк (голубика) – 450-480 сум
кура җиләге – 250 сум
чия – 250-300 сум
кавын (торпедо) – 80 сум
карбыз – 70 сум
сарымсак – 200-250 сум
төсле кәбестә – 120 сум
кәбестә – 60 сум
суган – 50-60 сум сум
кишер – 80 сум
кыяр – 120 сумнан башлап
помидор – 100-200 сум
яңа бәрәңге – 60-100 сум
болгар борычы – 120 сум
баклажан – 120 сум
ташкабак – 50 сум
чөгендер – 65 сум
борчак – 150 сум
бер кукуруз – 60 сум.
Автор фотолары
Комментарийлар