Шәһри Казан

Туфан Миңнуллин

Татар халкы, республика җәмәгатьчелеге чиксез зур югалту кичерә. 2012 елның 2 маенда 77 нче яшендә Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин кинәт вафат булды.


Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә туа. 1952 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында хисапчы булып эшли, аннан соң, Казанда бухгалтерлар курсын тәмамлап, комсомол юлламасы белән Казахстанның Кустанай өлкәсенә чирәм җирләрне күтәрергә китә. Анда совхоз кооперативларының берсендә баш бухгалтер вазифаларын башкара. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Училищены тәмамлаганнан соң беркадәр Минзәлә драма театрында, аннан соң Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли. 1964-1967 елларда Казан телевидение студиясендә баш мөхәррир вазифаларын башкара һәм «Чаян» җурналы редакциясендә бүлек мөхәррире була. 1968 елдан башлап әдәби эшчәнлек белән һөнәри төстә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый.
Т.Г.Миңнуллин әдәбият мәйданына узган гасырның 60 нчы елларында юмористик хикәяләр һәм кечкенә пьесалар белән килеп керә. Аннан соң ул иҗатын зур драматик формаларда дәвам итә. 1962 елда яшь авторның ике пьесасы сәхнәдә куела, алар шунда ук тамашачылар игътибарын җәлеп итә. Минзәлә драма театры сәхнәсендә өч пәрдәлек «Безнең авыл кешеләре» комедиясе күрсәтелә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында балалар өчен «Азат» пьесасы сәхнәләштерелә. 1967-1969 елларда Әлмәт дәүләт театрында «Күрше кызы» спектакле, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Миләүшәнең туган көне», Татарстанның Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янарга тиеш» дигән яңа пьесалары сәхнәләштерелгәннән соң, Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйть тарафыннан өлгереп җиткән драматург буларак телгә алына.
Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларын Туфан Миңнуллинның табигый сәләте бөтен тулылыгы белән ачылган чор дип әйтергә мөмкин. Аның үткен каләменнән илледән артык драма һәм комедия, балалар өчен дистәләгән пьеса һәм әкият төшә. 1963 елдан алып 1999 елга кадәрге чорда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә Т.Миңнуллинның 26 пьесасы куела. Әлеге спектакльләрнең барысы да диярлек тамашачыларда зур кызыксыну тудыра һәм озын гомерле була. Т.Миңнуллин әсәрләре бүген дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әлмәт, Минзәлә һәм Чаллы һөнәри театрлары репертуарында үзәк урынны алып тора.
Авторның аерым әсәрләре, бигрәк тә «Әлдермештән Әлмәндәр» фәлсәфи комедиясе, «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы, «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле Башкортостан, Мари Иле, Удмуртия, Бурятия, Дагыстан, Осетия, Ичкерия, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан милли театрлары, шулай ук Омск, Воронеж, Әстерхан, Мурманск, Мичурин, Түбән Новгород һәм Новокузнецк рус театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.
Туфан Миңнуллин татар балалар драматургиясен үстерүгә зур өлеш кертте. Аның «Азат», «Гафият турында әкият», «Айга сәяхәт», «Айбулат», «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае» һәм башка әкияти пьесалар сериясе, «Иптәш командир!» һәм «Кайда халык, кайда дөреслек?» комедияләре республика курчак һәм драма театрлары репертуарларында мөһим урын алды.
Туфан Миңнуллин - үткен каләмле, принципиаль публицист һәм тәнкыйтьче. Аның «Минһаҗ маҗаралары» сатирик повестьлары сериясе, шулай ук «Татарстан яшьләре» газетасында басылып килгән җәмгыять турындагы язмалары укучылар арасында аеруча популярлык казанды.
Туфан Миңнуллин 1974 елда, «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик повесте өчен, М.Җәлил исемендәге Дәүләт бүләгенә, 1979 елда «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 1979 елда «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм төп рольне башкаручы Шәүкәт Биктимеров Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләген алдылар. Театр сәнгатен үстерүдәге аеруча зур өлеше өчен, Т.Миңнуллинга 1978 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», 1984 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе», ә 2005 елда «Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелде. 1984 елда ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. 2005 елда Т.Миңнуллинга «Татарстан Республикасының Халык язучысы» исеме бирелде. Шул елда ук ул «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Т.Миңнуллин - Казан шәһәренең мактаулы гражданы.
1984 елдан алып 1989 елга кадәр Т.Миңнуллин Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә җитәкчелек итте. 1997-2008 елларда ул Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге рәисе вазифаларын башкарды. 1984-1989 елларда Т.Миңнуллин Татарстан АССР Югары Советы депутаты, 1989-1991 елларда СССР Югары Советы депутаты булды. 1990 елдан - Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, 1995 елдан - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Бөтен тормышын һәм иҗатын үз халкына багышлаган, гомеренең соңгы минутларына кадәр намуслы граждан позициясеннән тайпылмаган талантлы язучы һәм шәхес арабыздан китте. Туфан Габдулла улы Миңнуллин турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: