Шәһри Казан

Бөтен бармак та бертөсле авыртмый

- Себердән кайтып урнашып йөрибез әле, - диде Гәүһәр ханым ачылып китеп. - Туган җир онытылган икән. Кыенсынып әйтәм инде - күченеп киткәнгә егерме елдан арткан, кендек бавы өзелгән димме шунда... Ул сөйләгән тарихтан умыртка баганасына кадәр чымырдап китә - һаман да яшьлек матурлыгын югалтмаган чибәр ханымның исә йөзендә мускулы...

Реклама

- Себердән кайтып урнашып йөрибез әле, - диде Гәүһәр ханым ачылып китеп. - Туган җир онытылган икән. Кыенсынып әйтәм инде - күченеп киткәнгә егерме елдан арткан, кендек бавы өзелгән димме шунда...
Ул сөйләгән тарихтан умыртка баганасына кадәр чымырдап китә - һаман да яшьлек матурлыгын югалтмаган чибәр ханымның исә йөзендә мускулы да селкенми...
- Ирем Азамат белән яратышып өйләнештек. Мин дә, ул да Казан яшьләре идек. Азамат гаиләдә өченче бала булса, мин - әти белән әниемнең бердәнбер иркәсе. Бай гаиләдән идем - әтием ул вакытта тегү цехы тота, әнием тукымалар сату буенча шөгыльләнде. Икесе бергә авиаһәлакәттә дөньядан киттеләр. Мин кайгыдан ушка килеп бетмәгән идем әле - алардан калган мал-мөлкәтне теркәү вакыты килеп җитте. Ирем дә миннән ким кайгырмады - утызы да тулмаган килеш чигәләре агарды. Минем кәгазь-фәлән белән йөрергә вакытым юк иде, ике игез балабыз белән өйдә утырган чак, ничектер әпән-төпән, кирәкле кәгазьләргә кул куеп, вакытлыча сылтавы белән мөлкәтне иремнең әтисе исеменә яздырдык. Бизнес дигәнебез эшли, акчасы безнең гаиләгә кайтып торды. Каенана белән каената ул вакытта пенсиягә чыкканнар иде инде. Без әниемнең әнисеннән калган иске бер фатирда яши идек, акча арттыра алгач, тагын бер фатирлы булдык. Әмма анысы да кабат каената исеменә яздырылды. Чып-чын юләр һәм тинтәк булганмындыр инде, кая анда ниндидер шикләнү, мөлкәт турында кайгыру! Бала үстереп ятыш бит!
Шулай тыныч кына яшәп ятканда, миңа әти-әниемнән калган эшмәкәрлектән акча килми башлады. Әле ул вакытта да сәгате-минуты белән чаң сугу юк, вакытлыча кыенлык дип бәяләдек. Бераздан каената белән каенанабыз минем гаиләмә тиешле бар мөлкәтнең үзләренеке икәнен, моннан соң безне туйдырып ятмаячакларын әйтмәсенме! Азамат бер көн эчендә картайды - әтисе белән сөйләшеп караулар да, ызгышулар да бернинди нәтиҗә бирмәде. Минем бар булган мөлкәтемне, әти-әниемнән калган акча китерүче эшне, хәтта без алган фатирны да кире бирмәячәкләрен әйттеләр. Без шулай итеп ярык тагарак алдында калдык. Андагы күз яшьләре, андагы өзгәләнүләр, бәргәләнеп елауларны әйтеп тә тормыйм. Әле шуның өстенә икенче кат корсак күтәргән вакытым. Ирем белән Себер якларына күченеп киткәндә мин бер генә җөмлә әйттем: «Рәхәтен күрмәгез». Гәрчә ул вакытта инде алар Азаматка кадәр туган ике кызларына һәр нәрсәне тигез бүлеп куйган, тегеләре балда-майда кинәнә иде.
Төшләремдә еш кына әти белән әниемне күреп уяна идем. Алар миңа башсызлыгым өчен шелтә белдергәннәрдерме, юктырмы - әмма аларның ышыгын мин барыбер тойдым. Өченче балабыз - игезәк малайлардан соң туган кызыбыз Алсуга ике яшь дигәндә мин укытучы булып эшкә чыктым, ирем шахтада эшли башлады. Бераздан аны җитәкче вазифасына күтәрделәр, шактый керемле эшкә күчерделәр. Мин балалар белән өйдә генә утыра башладым. Башта - барак, аннан бер бүлмәле, аннан - дүрт, аннан затлы өй булдырдык. Әмма безнең өйдә бервакытта да акча культы, аның өчен чыккан бәхәсләр булмады. Шулай ук Азаматның Казанда торып калган әти-әнисе турында да сүз кузгатылмады, аларның хәле белән кызыксыну булмады.
Азаматның олы апасыннан беренче телеграмма без күченеп китүгә ун ел булгач килгән иде. Мәгънәсез энесен әти-әнисенең хәлен белмәүдә гаепләгән шелтә сүзләре иде ул. Әлеге телеграмма ничек килеп керде, өйдән шундый тизлек белән үк чыгып та очты. «Минем әти-әнием юк», - диде Азамат. Моннан биш еллар элек Казан ягыннан килгән танышыбыз аша без җан өшеткеч хәбәр ишеттек: каената белән каенана тиешле кеше картлар йортында, бездән калган мал-мөлкәт күптән җилгә очкан икән. Менә шуннан соң без кайту ягына кыбырсый башладык. Әмма теләдем дә, кайттым да киттем түгел бит - балаларның кайсы кайда укый, кайсы кайда гаилә тергезгән дигәндәй. Ике игезәгебезнең берсендә инде оныгыбыз үсеп ята, Алсуыбыз университетта укый, дүртенче балабыз - Сәетебез мәктәп тәмамларга җыена дигәндәй. Әмма әтиебезнең карары ныклы иде - балаларны акрынлап Казанга күчерде - анда йорт сатып алды. Дөбер-шатыр җыенып кайттык, ә мондагы мохиткә ияләнеп бетү, урнашу җиңел булмады. Беркем дә колач җәеп каршы алмады, үзебезне сукбайлар кебек хис иттек...
- Иң мөһиме - каената-каенана белән күрешү, аңлашу турында әйтмәдегез?
- Кайткач белештек - Азаматның олы апасы трамвайда контролер булып эшли, иреннән аерылган, баласы юк. Кечкенә апасының бердәнбер малае эчкечелеккә чыккан, зонада да булып кайтты, диделәр. Фатирлары бар, бәхетләре юк дигәндәй. Каената белән каенананы моннан берничә ел элек картлар йортына урнаштырганнар - берсе сидеген тотмый, икенчесе алмашына икән. Аларны карау авыр, дип аңлатканнар. Азаматның апалары белән аралашканым юк - ирем генә сөйләшеп кайтты. «Син һәм хатының гына каргады безне», - дип елашканнар. Әни белән әтине үзегез карагыз әнә, дип тә өстәгәннәр. Мин аларны каргамадым да, бәхетсезлек тә теләмәдем - әмма Ходай Тәгалә үзе тигезли дигәннәренә ышанам. Әти белән әниемнең каберенә кайтканым юк иде анысы - андый гөнаһым бар. Хәзер мин алар янына еш барып йөрермен, балаларымны да алып бардым. Ә каенана белән каената дигән кешеләрне мин белмим, ирем дә белергә теләми. Һәр кеше һәр адымы өчен әҗерен үзе күрә инде - безнең алар белән ачлык-туклык та, бәхет-шатлык та һәрвакыт аерым булды. Һәм шулай булыр да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: