Гадәттә, хатын-кыз бу проблема белән ялгыз кала. Ничектер кычкырып сөйләргә ярамаган тема бу. Сереңне чишсәң, бармак төртеп көләрләр, гаеп итәрләр төсле. Янәсе, озынрак итәк кисен, бар булган матурлыгын күрсәтеп йөрмәсен иде. Нишләргә соң?
Үзең гаепле!
(хат)
«...Бу хәл моннан күп еллар элек булды. Ул вакытта мин чыгарылыш сыйныфта укый идем. Уку елының башы гына. Без атна буе мәктәп янындагы интернатта яшибез дә ял көннәрендә авылларыбызга тарала идек. Ул көнне мин иптәш кызым белән урамда булдым. Бакча яныннан бераз тайпылып, мәктәп котельныена кадәр җиттек. Шунда котельныйда эшләүче килеп чыкты. Бераз салган да кебек. Авыз ерып, безгә эндәште. Аның сүзләренә җавап бирми генә китәсе дә бит... юк шул, җавап кайтардык. 17 яше дә тулмаган, башында җилләр уйнаган кызлар шул әле без. Ирләрнең нинди кабахәт була алуларын белмибез.
Сүз артыннан сүз китте. Шунда исерек, куллары белән билемнән каерып, котельныена тартып керткәнен сизми дә калдым. Куркудан, калтырап төштем, кычкыра да алмыйм. Иптәш кызым да ташлап китте. Бу кешедән җиңел генә котыла алмаячагымны аңладым, шуңа да көчемнән килгәнчә карыштым. Теге җирбит ап-ак блузкамны да ертып ташлады. Качарга тырышкач, берничә тапкыр битемә сукты. Борыннан кан китте. Шул вакытта Ходай коткарды, теге бәндә явыз ниятен кылырга өлгермәде, аның белән бергә эшләүче кешенең «сменасы» җиткән булган. Ул килеп кереп, мине коткарып калды.
Ертык киемнәрем белән мине интернатка алып килделәр. Менә шунда аңладым инде: бу ирнең бәйләнүе «пүчтәк» кенә икән әле. Иң газаплысы алда булган.
Яңа кием киендерү, битемне юу, тынычландыру, табиб чакырту дигән әйберләрнең әсәре дә булмады. Укытучылар, тәрбиячеләр, директор төрлесе-төрле яктан акырырга, мине гаепләргә тотындылар. Янәсе, үзем гаепле. Ул ир дә бары минем аркамда гына шулай эшләргә мәҗбүр булган. Бу вакытта әниемә шуның кадәр шалтыратасым килде. Ул мине аңлар, нахак сүзләрдән яклар иде кебек. Ләкин ул күптәннән гүр иясе иде шул. Ул үлгәч, мине, абыйларымны үги әтием үстерде. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, бәлки, мине яклап, сүз катучы булмаганга укытучылар шулай кылангандыр? Бу бит мәктәп өчен генә түгел, район өчен зур җәнҗал! Шуңа да бу хәлне күпертмичә, минем сабый җилкәләремә салып калдыргандыр алар. Ә теге бәндәгә берни булмады. Мин укып бетергәч тә, шактый еллар, дөресрәге, эчеп үлгәнчегә кадәр, шул мәктәптә эшләвен дәвам итте.
Бу хәлләрдән соң бик күп сүз күтәрдем. Үзем өчен бөтенләй чит булган шәһәргә барып төпләндем. Ирем, ике балам бар, ләкин балачакта күтәргән нахак сүзләр әле дә йөрәкне әрнетә, күңелне тырный.
Тора-бара мондый хәлдә калган кызларның бик күп булуын аңладым. Ә бит яшь күңел шартлап сынарга да бик мөмкин. Агуланучылар, элмәккә менүчеләр дә юк түгел бит...»
Айсылу, Алабуга шәһәре.
Һәр ир үз эзен калдыра
Көчләнгән хатын-кызның физик халәтенә генә түгел, психик сәламәтлегенә дә зыян килә. Шуңа да башыннан бу хәл үткән кызларга табиблар психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Күңел ярасын ничек төзәтеп булуы хакында хатын-кызлар психологы Энҗе ГАЙНАНОВА белән сөйләштек.
- Энҗе, ни өчен хатын-кыз бу җинаятьне күп очракта яшереп кала?
- Психолог булудан тыш, минем әле юридик белемем дә бар. Укыган вакытта мондый эшләр белән еш таныша идек. Көчләү өйдә, законлы ире тарафыннан кылынган булганда, бу гамәл күп очракта гаепсез кала. Хатын-кыз «өйдәге чүпне чыгармау», чит-ят кешегә белгертмәү яклы. Шуңа да ул полициягә гариза язарга курка, гарьләнә. Урамда һөҗүм иткән очракта, әлбәттә, гаризаңны язасың, ләкин барысын да янәдән кабатлау, берничә кешегә ни булганын кабат-кабат сөйләү стресс кичергән кешегә психологик яктан авыр. Шуңа да җинаятьчене эзләргә, җәзага тартырга әзер түгелләр. Әйтик, 10 мең көчләү очрагы булса, шуларның бары 2-3 проценты гына теркәлә.
- Шулай яшереп калдырылган көчләү, соңыннан «психологик травма» буларак, үзен сиздерергә мөмкинме?
- Булган хәлне үз эчеңдә бикләп тотарга кирәкми. Тора-бара онытылыр дигән сүз - миф. Кыз никадәр тизрәк психологка мөрәҗәгать итсә, дәвалану күпкә яхшырак булачак. Бу очракка кадәр кызның үз-үзенә биргән бәясе дә зур роль уйный монда. Шәхесен чикли торган гамәлләрне дә ул тоярга тиеш. Үз-үзен хөрмәт иткән кеше бу гамәлне берничек тә җавапсыз калдырмаячак. Кешедә ышану булмаса, бер генә психолог та тулысынча дәвалый алмый.
- Бу җинаятьтә хатын-кызлар күп очракта үзләрен гаепли. Үз-үзеңне битәрләүдән ничек котылырга?
- Бер әйберне башка сеңдерергә кирәк - бу бары көчләүченең генә гаебе! Ул хатын-кызның көчсезлегеннән файдаланган. Кызларга: «Сез нормаль кеше, сезгә карата көч кулланулары нормаль күренеш түгел!» - дип әйтәсем килә.
- Ничек яңа тормыш башларга? Ирләргә карата нәфрәтне ничек бетерергә?
- Иң беренче чиратта, булган әйберне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Кайвакыт, бу минем белән булмады дип, моңа ышанырга теләмәүчеләр була. Начар уйлардан качарга кирәкми, шул ук вакытта акылың белән аларга бирелмәү шарт. Кайбер психологлар кешенең элек булган начар кичерешләрен янәдән кичертәләр. Мин исә бераз йомшаграк ысул яклы. Янәдән яши башлау өчен психолог белән берничә этап узарга кирәк.
Беренчесе - шок, инкяр итү халәте. Бу минем белән булмады дип, көчләүне кабул итмәү вакыты. Җинаятьнең чыннан да булуына ышану - куркыныч. Бу- корбанның классик халәте.
Икенче реакция - агрессия. Булган хәлгә ачулану.
Өченчесе - бәхәс. Тормыш, Аллаһы Тәгалә белән сүзгә килү.
Дүртенче этап - депрессия. Бу вакытта хатын-кызга янында дуслары, якыннары, әти-әнисе булу, аларның җылысын тою мөһим.
Соңгысы - кабул итү этабы. Бу вакытта үз тормышың турында уйланулар, киләчәккә планнар кору башлана. Хатын-кыз көчләүне тормыш тәҗрибәсе итеп кабул итә. Менә бу этап җиткәч, төп эш беткән дигән сүз. Барлык этапларны узу өчен, гадәттә, бер ел вакыт кирәк. Бер елдан артык үтмәсә, кеше нинди дә булса бер этапта калса, киләчәктә башка ирләр белән мөнәсәбәтләре дә җайлы гына бармаячак. Хатын-кыз алга таба да үзен һәрвакыт кыерсыта торган ир сайларга мөмкин.
- «Хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән ир анда үз «эзен» калдыра» дигән фикер бар. Бу дөресме? Соңыннан хатын-кыз бу ир «тәэсире»ннән ахыргача чистарына аламы?
- Хатын-кыз тәне җенси мөнәсәбәттә булган ир турындагы хәтерне җиде ел саклый, дигән фәнни фикер бар. Төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә, әлбәттә. Киләчәктә башка ир белән яхшы мөнәсәбәт тели икән, аңа бу энергетик элемтәләрдән котылырга кирәк. Мин бу очракта Коръәнгә һәм сөннәткә таянам. Анда, хатын-кыз аерылышканнан соң өч ай узгач, ирдән тулысынча «чистара», дип язылган.
Гаепләмәгез!
Якыныгыз шундый бәлагә юлыкса: «Ул кешенең юлына чыкканда, ник уйламадың?» - дип бик сорыйсыгыз килсә дә, гаепләмәгез. Мондый сораулар корбанны тагын да борчуга сала, депрессиягә этәрә. Кеше үз эченә бикләнергә мөмкин.
Бу бәладән үзеңне саклап калу рецепты юк. Монда озын итәк тә ярдәм итмәячәк. Көчләүченең төп максаты - корбаны белән идарә итү, үзен көчле итеп күрсәтү.
Көчләү 65 процент очракта гаилә әгъзалары, танышлар тарафыннан кылына.
«Тәкъдиреңә иман китер»
Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНОВ, «Шамил» мәчете имам хатибы:
- Дин күзлегеннән чыгып караганда, көчләүче кеше ике зур гөнаһ ясаган. Беренчесе - кешегә һөҗүм иткән. Адәм баласына сүз белән булса да ниндидер авырлык китерү - зур гөнаһ ул. Ә монда кешенең намусына һөҗүм итү. Икенче гөнаһ - зина. «Бу кабахәт эшкә багучыларга җәзасын бирербез бу дөньяда һәм ахирәттә», - дип әйтелә Корьәндә.
Исламның бер баганасы - Тәкъдиргә иман китерү. Бу хәлне Аллаһы Тәгаләнең Тәкъдиргә язылган бер гамәле буларак кабул итәргә кирәк. Тормышыңда үзеңә ошамаган берәр хәл булды икән, сабыр булырга, ризалык белән каршы алырга кирәк. Тормыш дәвам итә. Кеше үткән белән яшәмәскә, киләчәккә карарга тиеш. Һаман үткәнне барлап яшәгән кеше, хәзерге тормышның тәмен югалта. Аллаһы Тәгаләгә бу сынауны сабырлык белән үткәрергә насыйп булсын, дип дога кылырга киңәш итәм.
Ислам кануннары буенча, җинаятьчене йөз тапкыр таяк белән суктырырга кирәк. Ләкин бу әйберләр хәзер мөселман илләрендә дә үтәлми инде. Аллаһы Тәгалә үзе җәзасын бирсен диясе генә кала.
«Табибтан курыкмагыз»
Диләрә МУСИНА, Республика клиник хастаханәсе табибы, акушер-гинеколог:
- Гинеколог иң беренче чиратта тышкы җәрәхәтләрне, гематомаларны карый. Бер атна дәвамында шул ук гинекология бүлегендә йогышлы авыруларга анализлар тапшырырга кирәк булачак. Иң беренче чиратта 72 сәгать эчендә ВИЧ/СПИДка тест узарга кирәк. Аның нәтиҗәләре бары дүрт, алты айдан соң гына билгеле була. Шуңа да бу эшне озакка сузмау хәерле. Бер айдан соң венерик авыруларга анализларны тагын кабатларга кирәк булачак.
Көчләнгән хатын-кызның иң курыкканы - балага узу. 20-72 сәгать эчендә «кичектергесез контрацепция» кулланып була. Ләкин аны кулланмавың хәерлерәк. Бу - табиб белән киңәшләшмичә, даруханәдән алып эчә торган дару гына түгел. Җенси мөнәсәбәттән соң күрем килмәгән очракта да паникага бирелмәгез. Бу әле сез балага узгансыз дигән сүз түгел. Организмның стресс кичерүе дә тоткарларга мөмкин аны. Бу очракта без хатын-кызга УЗИ узарга, ХГЧкан анализы бирергә киңәш итәбез.
Балага узган очракта, биш атна дәвамында мини аборт яки таблеткалы аборт ясатырга рөхсәт итәбез. Ләкин полициядән көчләүне раслаган документ булырга тиеш. Көчләү - баланы төшерү мөмкин булган очракларның берсе. Ләкин көмәнлек вакыты 12 атнадан артмаска тиеш. 12 атнадан арткан очракта, хатын-кыз, телиме-теләмиме, баланы саклап калырга мәҗбүр. Тапкач, баладан баш тарта ала.
Көчләү очраклары булса, без хатын-кызны үзебездә тикшергәннән соң психологка җибәрәбез. Хастаханәдә психологик ярдәм үзәге бар. Кызларга сүзем шул: үз эчегезгә бикләнеп, үзегезне-үзегез дәвалау белән шөгыльләнмәгез! Вакытында дәвалану, авыруларга карата профилактика уздыру бик күп бәла-казалардан саклап калырга мөмкин.
Комментарийлар
0
0
Андый жир битлэр, пычраклар донья тулы
0
0
0
0
Ничэ еллар шундый хэлдэн сон оялып, баш иеп йордем. Кызганыч, исэн эти~энием, апай~абыйларым яклар урынга йормэскэ иде, узен гаепле диде. Э кочлэуче исэ шантажлап, ботен кешегэ дэ сойлим синен ОПУЩЕННЫЙ икэненне дип ИНТИМ предлогать итеп йорде. Кем ышансын сина дип жавап бирдем. Ышандылар. Кечкенэ авылда ул оятсызнын сузлэре бик тиз таралды. Доресен~югын беркем сорап тормады, кузгэ карап пычрак аттылар. 14 яшьтэн алып мин кая барып бэрелергэ белми купме еллар тилмердем. Хэзер 30 яшь. Ул кешене генэ тугел, туганнарымны да (якламаганнары очен) кичерэ алмыйм. Бер куреп, бер жирен озеп алыр идем. Ничек донья кутэреп йори ул афэтлэрне?! Ул кешедэн авылда бик куп кыз бала зыян кургэнен белэм. Узлэре белэн сойлэшкэнем булды. Ботенесен дэ мыскыл иттелэр. Кем дер суз таралмасын очен анын белэн интимга ризалашып кына билгесез калды(мин аларны да белэм, тик алар куркалар бугенге кондэ дэ, суге таралуга), э бит ул педофилны утыртырга була иде...
0
0