16+

Тормыш сезгә матур мәхәббәт бүләк итәр: 22-29 ноябрьгә йолдызнамә

Рәхәтләнеп яратып, яратылып яшәргә генә кала.

Тормыш сезгә матур мәхәббәт бүләк итәр: 22-29 ноябрьгә йолдызнамә

Рәхәтләнеп яратып, яратылып яшәргә генә кала.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Шәхси тормышыгызда да, эшләрегездә дә уңыш юлдаш булыр. Барлык авырлыклар үзеннән-үзе югалыр. Нигә дисезме? Чөнки сез моңа күптән лаек.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Буш вакытыгызны файдалы үткәрергә тырышыгыз: китаплар укыгыз, кызыклы кинолар карагыз, яңа шөгыль табыгыз. Соңыннан алган белемнәрегезнең кирәге чыгарга мөмкин.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Карьера баскычыннан менәр өчен, яңа мөмкинлекләр туар, бу форсатны кулдан ычкындырмагыз. Сез моны күптән көттегез бит.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин, калганнарны тыңларга өйрәнегез. Чебеннән фил ясарга кирәкми.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Сәламәт яшәү рәвеше, физик күнүгеләр арган халәтегезне тәртипкә китерергә булышыр. Рухи ял турында да онытмагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Тырышып эшләсәгез, сезгә бар өлкәдә дә уңыш елмаер. Алай да акчагызны кирәкмәгән әйберләргә туздырмагыз, кирәге чыгарга мөмкин. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Башка кешеләр сүзен тыңламагыз, үз максатыгызга тугры калыгыз. Көнләшеп, сүз бутарга, юлыгыздан тайпылдырырга мөмкиннәр. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Энә дә бүләк, дөя дә бүләк диләр халыкта. Ошаман бүләк алсагыз да, йөз сытмагыз, рәхмәт белдерегез. Кеше барыбер тырышып сайлаган бит...

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Ачудан бернинди эшкә дә тотынмагыз, барып чыкмас. Иң кулае, тынычланып, аек акыл белән эш итү.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Атнаны үзегезгә багышлагыз. Бәлки төс-кыяфәтегезне үзгәртеп карарга теләрсез. Чәч кистереп кайтсагыз да, үзегезне яңача хис итәрсез. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Ялларны гаиләгез белән үткәрегез, алар сезне бик сагынган. Бергәләшеп өстәл янында чәй эчүләр, уен уйнаулар гына, күңелгә никадәр җылылык өсти.

Балык (19 февраль – 20 март)
 Тормыш сезгә матур мәхәббәт бүләк итәр. Гашыйк булганыгызны сизми калырга да мөмкинсез. Рәхәтләнеп яратып, яратылып яшәргә генә кала.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading