Шәһри Казан

Хатыны янында мин - "колхоз"!..

Миңа – 31 яшь. Шушы яшемә җитеп, бер тапкыр да кияүгә чыкканым булмады. Ләкин ирдән дә өзелгәнем юк. Чибәр түгел мин, фигурам да мактанырлык түгел. Шуңа да карамастан, егетләр мине ярата.

Соңгы вакытта Җәмил исемле өйләнгән ир белән очраша башладык. Акчалы ир. Кирәк булганда, акча биреп тора. Кайчак төннәрен миндә кунып кала. Узган атнада Җәмилне сәүдә үзәгендә хатыны белән күрдем. Аның матурлыгы! Ә фигурасы! Мин аның янында “колхоз”!

Ничек Җәмил шушы алма кебек хатынын миңа алыштыра алган?! Әллә минем ише юан кыз белән йокларга кызыкканмы? Ни җитми бу ирләргә? Инде нишлим? Җәмил белән араларны өзәргәме? Әллә күңелемне күрә бирсенме? 

Реклама

Эльза Г.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 август 2022 - 14:03
    Без имени
    Оятсызлар