Бүген Лаеш районында 44нче "Фәйзуллин йөзүләре" узды. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, язучылар, журналистлар, иҗат әһелләре катнашты. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлангычы белән оештырылучы бу чараны моңарчы Арча, Яшел Үзән, Биектау, Мамадыш һ.б. районнар кабул иткән иде. 1979 елда ул хәтта халыкара төсмер алып, Әдрән диңгездә оештырылган.