Хәзерге заманның киленнәре дә, каенаналары да башка төрле. Безнең вакытта каенана белән килен мөнәсәбәтләре бөтенләй үзгә иде шул.
Мин үзем 43 ел элек Татарстанның бер районына килен булып төштем. Каенанам да, каенатам да мине бик җылы кабул иттеләр. Беренче көннән “кызым” диделәр, ә мин аларга “әнкәй”, “әткәй” дип эндәштем. Иртүк торып камырын да бастым, сыерын да саудым, бакчасында да эшләдем. Әнкәй белән әткәйнең эштән кайтуына өйләр җыештырылган, ашарга пешкән була иде. Шушы еллар дәверендә бер тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады. Бик яраттым каенанамны, тату яшәдек, шундый сагынам үзен.
Ә хәзерге киленнәр андый түгел шул. Йокыларын туйдырганчы йоклыйлар. Өй, бакча эшендә ярдәм итү юк та юк инде ул. Әйтмәсәң, белмиләр. Аларга әйтеп торганчы, үзем эшлим мин “лутше”. Артларыннан җыештырып китсәләр рәхмәт.
Әнисә, Чаллы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар