16+

Кичер мине, Әнисәм! Белмәдем бит кадерен! Белмәдем!

Хатыным бу дөньядан китеп барганга инде шактый еллар узса да, күңелемдә ул әле дә исән килеш саклана. Аны искә алмаган бер көнем дә юк.

Кичер мине, Әнисәм! Белмәдем бит кадерен! Белмәдем!

Хатыным бу дөньядан китеп барганга инде шактый еллар узса да, күңелемдә ул әле дә исән килеш саклана. Аны искә алмаган бер көнем дә юк.

Мине танышларым, туганнарым коры, усал кеше дип белә. Бәлки чынлап та шундыймындыр. Әмма Әнисәмне искә төшерә торган җырлар тыңлаганда, ике яңагымнан яшь бөртекләре тәгәри.

Белмәдем бит кадерен! Белмәдем! Югыйсә, матурлыгы да, уңганлыгы да бар иде. Янымдагы бәхет кошының кадерен белмичә, башка хатыннарга күз салдым, дөресрәге чит хатыннар белән чуалдым. Ходайның миңа карата җәзасы каты булды: бәхет кошым кайтмас җиргә очып китте.
Шундый җитез кеше иде инде ул Әнисә! Әллә җитезлеге, әллә үтүкнең төзексезлеге харап иткән аны: үтүк чыбыгын алам дигәндә, ток суккан. Әйе, бәлки гаеп миндәдер: өйдә төзәтәсе әйберләрне карау урынына гаиләдән читтә йөргәнмен бит.

Хушлашып та, яратуым хакында исенә төшереп тә өлгермәдем бит... Ә балалар! Бигрәк тә кечкенәсе – өч яшьлек улыбыз “әни” дип өзгәләнде бит. Төннәрен дә елап уянып, гел әнисен чакыра иде. Әнисә исән чагында, малай аның итәгенә генә ябышып йөрде, һич артыннан калмады. Сабый күңеле әнисен югалтасын сизенгән, күрәсең...

Торып карадым мин башка хатыннар белән. Тик берсе дә Әнисәгә җитә алмасын аңладым. Балаларны да берүзем үстереп, берүзем аякка бастырдым. Үги әни барыбер үги булыр иде.

Мин инде картлыкка таба атлаучы ир-ат. Ялгыз яшәргә өйрәндем, күндем. Тик Әнисәм генә исемә төшә дә, күңелем моң-сагышка урала. Кичер мине, Әнисәм, кичер! Исән чагыңда кадереңне белмәвем өчен кичер!

Хәмит,
Казан.
Фото: https://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Баштан кадерен белмисез, аннан каберен кочып елыйсыз...

    • аватар Без имени

      1

      0

      Безда андыйлар га эйталар пожардан сон... Насос дип башта хатыннарын кешега санламыйча кеше хатынын янына чабаларда аннан укеналар башта уйларга кирак алдагы конне.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Исэн чагында белергэ иде кадерен, укенудэн файда юк шул

        • аватар Без имени

          4

          0

          Исэн булса да хаман гулять итэр иден элэ, энисэнен рэхэт курэсе юк иде

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кутенэ утсен

            Мөһим

            loading