16+

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрби: «Ышан, әни, исән кайтырмын»

Даниска 22 яшь. Арча егете. Ике ай элек кенә Украинада барган махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Өйдә аны әнисе көтеп алды: «Мин кайтырмын дип сүз бирдем бит. Ә мин сүземдә тора торган кеше», – ди Данис уйчан гына. Егет ике ел элек хәрби хезмәтен сайлаган абыйсы артыннан контракт төзеп хезмәтен дәвам иткән иде.

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрби: «Ышан, әни, исән кайтырмын»

Даниска 22 яшь. Арча егете. Ике ай элек кенә Украинада барган махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Өйдә аны әнисе көтеп алды: «Мин кайтырмын дип сүз бирдем бит. Ә мин сүземдә тора торган кеше», – ди Данис уйчан гына. Егет ике ел элек хәрби хезмәтен сайлаган абыйсы артыннан контракт төзеп хезмәтен дәвам иткән иде.

...Салмак кына йөргән адымнарын башындагы уйлары кызулатты, булса кирәк. Мине күргәч үк каршыма ашыга башлады. Тизрәк атламаса, каядыр соңга калыр, ниндидер бик кадерле нәрсәсен югалтыр кебек тоелды.
Элекке сабырлыгы да әллә кая китеп югалган. Танышым Данис (исеме үзгәртелде) белән күрешмәгәнебезгә ике ел. Гел шаярта торган, йөзе елмаюдан балкыган егет олыгаеп киткән дип әйтимме соң. Маңгаенда тирән сырларның барлыкка килүе дә шул хакта сөйли. Тавышы да карлыккан.  

Танк ротасында хезмәт иттем
Даниска 22 яшь. Арча егете. Ике ай элек кенә Украинада барган махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Өйдә аны әнисе көтеп алды: «Мин кайтырмын дип сүз бирдем бит. Ә мин сүземдә тора торган кеше», – ди Данис уйчан гына. Егет ике ел элек хәрби хезмәтен сайлаган абыйсы артыннан контракт төзеп хезмәтен дәвам иткән иде.

– Бу –  минем аңлы адымым. Кечкенәдән хәрби булырга хыялландым. Акча өчен түгел. Эштән куркып тормыйм. Тормышның төрле чагын татып, чыныгып, авылда эшләп үстек без. Әни сату өлкәсендә эшли. Ул минем контракт төзәргә җыенуымны белми дә калды. Хәрби комиссариаттан кайткач кына, аңа хәбәр иттем. Абыем Мәскәүдәге частьләрнең берсендә хезмәт итә. Хәзер махсус хәрби операциядә, аның бер яшьлек улы, хатыны бар. Ул да баргач, мин дә тәвәккәлләргә булдым. Армиядә танк ротасына билгеләгәннәр иде. Контракт төзегәч, өлкән механик-танк ротасы йөртүчесе итеп куйдылар, – ди егет.

“Кайда икәнлегебезне дә белмәдек”
Ул беравык тынып кала, карашын каядыр еракка төби, сүз табу өчен вакыт ала. Сүзләре дә кайчак өзек-өзек һәм кыска аның.
– Бер-ике ай отряд урнашкан пунктта өйрәнүләрдә идек. Декабрь, гыйнвар айлары булгандыр. Якыннарым белән элемтәгә чыгудан туктадык, абыем взвод командиры. Әни аның аша гына хәлемне, исән икәнлегемне белеп торган. Ул баштан кайдалыгымны белмәгән, – дип сөйләвен дәвам итә Данис. – Минем белән 20дән 30 яшькә кадәрге егетләр, туганнарым булды. Ни өчен туганнарым, дисеңме? Чөнки чит җирдә алардан да кадерле кеше юк. Монда бөтенебез бер йодрык кебек. Бер ипи кисәген дә бишкә бүлеп ашаек диләрме әле. Беребез бәлагә юлыкса, димәк, бөтенебезгә дә кагыла. Безнең дислокацияләү урыны турында бик аз мәгълүмат билгеле. Кайда икәнлегебезне белер өчен берәүнең дә телефоны юк иде. Кая баруыбызны да беркем белмәде. Бу – яшерен мәгълүмат. Кемгәдер сөйләргә ярамый иде. Өйрәнүләргә килдек. Махсус операция игълан ителгәч, без моңа озак ышанмадык. Әмма боерыкны үтәргә кирәк. Ротада минем белән бер яшьтәге егетләр. Кайнар нокталарда булган олы яшьтәге тәҗрибәле абзыйлар да бар. Аларга, хәтта, кая һәм кайсы ноктага барулары һәм нинди куркыныч янавы да барыбер сыман тоелды. Ә менә яшьләр, алар беренче тапкыр... Аларга яман куркыныч иде. Шул вакытта мин бары бер уй белән яшәдем: бары тик алга. Артка юл юк.

“Иң куркынычы кәрәзле телефон”
Данис әйтүенчә, хәрби операция шартларында аңа хәрби әзерлек үзәгендә алган белеме ярдәм иткән. Элекке кыенлыклар аның өчен чүп кенә булып тоелган.
– Җылы киемнәр, йоклау өчен йокы капчыгы бар. Өч көннән соң без мондагы шартларга күнектек инде. Хәтта ниндидер мизгелдә курку хисе юкка да чыкты. Кайвакыт җирдә дә йоклый идек. Палаткаларда йоклау куркыныч. Кайнар кухня булмаганда, коры паеклар ярдәмгә килә. Яу кырында иң куркынычы –  кәрәзле телефон, аны кабызсаң, өстеңә туп-туры снаряд килеп төшәчәк. Командир кәрәзле телефоннардан куллануны катгый тыйды. Бу синең исәнлегеңә һәм иптәшләреңнең сәламәтлегенә дә куркыныч. Баштан минометлар уты астында йокларга күнегә алмадым. Кайбер аеруча сизгер егетләр акылдан шашар дәрәҗәгә җитте. Гел снаряд очып тора. Бервакыт снаряд нәкь миннән 10 метр ераклыкта, дустым торган урыннан өч метр ераклыкта ярылды. Танктан бераз һава суларга, ашап алырга дип төшкән идек. Шул көнне күз алдымда күп кан югалтудан 20 яшьлек хезмәттәшем һәлак булды. Калганын сөйләп тору урынсыз...  Ни генә булмасын, без җиңәчәкбез, чөнки дөреслеккә баручы каршы көч юк. Бернинди миномет, град, кассета миналары, фугаслар һәм артиллерия утлары да безне артка чигенергә мәҗбүр итмәячәк. Яу кырында ятып калган, һәлак булган егетләребез, туганнарыбыз өчен булса да, без аларны җиңәргә тиеш. 

“Алар акча өчен сугыша”
Данис сүзләренчә, рус гаскәрләре азат иткән шәһәр һәм авылларда төрле кешеләр очрый.
– Безне туганнарыбыз кебек каршы алган авыл кешеләре бар: эчәргә-ашарга тәкьдим итәләр, мунча ягалар. Ә иң куркынычы һәм шаккатырганы шул –  андагы балалар мылтык, патронның ни икәнен, кайсы снаряд шартлаганын әллә каян таный. Ә кайбер җирлектә дошманнар да очрый. Диверсантлар бик күп. Авылга керәбез, барысы да тыныч кебек, ә соңыннан безгә каршы ут ачалар. Кайдадыр дошманның засадада утыруын аңлыйбыз, разведкалары яхшы эшли, ягъни шул ук авыл кешесе безнең белән исәнләшә, рәхмәтләр укый, безнең арада йөри, ә телефон аша безнең координаталарны теге якка тапшыра. Каршы яктагы хәрбиләргә килгәндә, украиннар чакырылганга гына хезмәт итә. Гадәттә, иң кайнар нокталарга гади халыкны тыгалар. Алар артыннан ялланган америкалылар, поляклар, негрлар, гарәпләр, инглизләр йөри. Без анда нинди генә милләтне очратмадык, тик алар идея өчен түгел, ә акча өчен сугыша. Тыныч халык алар өчен тере калкан – балалар, хатын-кызлар, картлар-барысы да бер. Кешелексезлекнең соңгы чиге бу. Уйлап кара, качып атып ятучы хатын-кыз снайперны разведкабыз кулга төшерде. Ул безнең күз алдыбызда 8 яшьлек кыз баланы атып үтерде, коткара алмадык. “Ничек хатын-кыз була торып, бала үтерүгә кулың күтәрелде?” – дип сорыйбыз. «Моны махсус эшләдем. Сез – руслар үтерде», – дип уйласыннар өчен, ди. Мин андыйларны, хәтта, кеше дип тә атый алмыйм, – ди Данис.
Март аенда Данис яралана, аягына снаряд кыйпылчыгы эләгә. Бәхеткә ярасы тирән булмаганга, дәваланып чыкканнан соң, янә махсус операция зонасына кертелә.
– Яралануым хакында әнигә бер атна госпитальдә яткач кына хәбәр иттем. Аякка баскач, шәфкать туташыннан телефонын сорап тордым. Әни трубканы алгач та, дәшми торды. Хәбәр килми торгач, әллә ниләр уйлаган, – ди Данис.

Апрель аенда Бражковка торак пунктында (Харьков төбәгенең көньяк-көнбатышында урнашкан Каменка шәһәре янында) Данисның танк ротасы камалышта кала. Яу кырында каршы якның 6 танкын тар-мар итәләр, бик каты бәрелеш бара. Менә шул вакытта берничә тәүлек ашамаган егетнең ашказаны җәрәхәте ачыла. Аңын җуеп барган егетне яу кырында миномет уты астында санавиация белән Ростов-на-Дону шәһәренә алып чыгалар. Биредә операция ясагач, Мәскәүгә кайтаралар. Әлегә ул Казанда, әнисе янында. Вазгыять катлаулы булганга, контракты тагын бер елга озайтылган. Әлегә ул тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. 
– Кире иптәшләрем янына кайтырга исәп. Без булмасак, кем барыр? Абыем да анда бит. Әлбәттә, әни борчыла. Елый, әмма бар да әйбәт булыр, дип тынычландырам үзен. Аңа кире кайтырмын дип сүз бирдем, – ди Данис.

 

Язмага реакция белдерегез

32

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading