– Гыйбрәт итеп сөйләрлек төшләр дә керәдер.
– Андыйлар да бар. Бервакыт йөри алмыйча урын өстенә калган бер кешенең якыннары килеп, төшлек куйдырырга сорады. Төшемдә чынлап та җавап килде. Ул кешедән, верандагызны сүткәндә, сыер тояклары чыкмадымы дип сорадым. Әйе, диде. Икенче юлы төшемдә дәвамын күрдем. Яшь вакытында ул кешедән көнләшеп, зәңгәр күзле, кара озын чәчле бер дусты бозым куйган булып чыкты. Шуны әйткәч, күпмедер вакыттан соң, әниебез искә төшерде, андый кеше чынлап та булган, диделәр. Өшкереп дәвалангач, ул апа кабат үз аякларында йөри башлаган.
– Начарлары гына түгел, матур төшләр дә күрәсеңдер?
– Мәдрәсәдә укыганда төшемдә җәннәтне күрдем. Без берничә кеше ап-ак киемнән җәннәт буйлап экскурсиядә йөрибез икән. Андагы матурлыкны, рәхәтлекне сөйләп бетереп булмый. Азан, сүрәләр укыган тавышлар яңгырап тора. Яшел чирәм өстендә зур шакмак биналар икән. Шуның берсенең диварлары белән түшәме җиләктән генә тора. Өзеп алып капкач, шуның урынына икенче җиләк үсеп чыга. Хикмәт инде менә! Икенче бинаның диварлары чәчәкләрдән генә тора. Тагын бер бинаның диварларына алтын хәрефләр белән сүрәләр язылган. Чишмәдән бик тәмле су алып эчтек. Ул җирдән дә, таудан да түгел, һавадан төшә. Бер тапкыр да күрмәгән һәм ашап карамаган әллә нинди җиләк-җимешләр үсеп утыра анда. Читтәрәк бер үтәкүренмәле капка янында чиратка баскан кешеләр тора. Бу капкалар ачылып, кешеләр шуннан керәчәкләр, диделәр безгә.
– Төш юрау сәләтеңне белгертеп кергән төшләр булмадымы соң?
– Беренче кызым белән декрет ялында утырганда, мәдрәсәдә укыдым. Шул вакытта төшемдә ак чәчәкләр түшәлгән болында йөрим икән. Биегрәк урынга менеп бастым да кемдер арттан җилкәмнән тотып алды. Кем икәнен борылып карый алмыйм. Шунда ул миңа Рәзинә дип эндәште дә колагыма “Аятел-көрси” укып, йортыңның бусагасыннан чынлап та ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне генә керт, диде. Нишләп миңа шундый сәләт бирелде дип сорагач, сабый вакытыңда бик күп авырлыклар күрдең, шуның өчен бирелгән бу нигъмәтне дөрес куллан, диде.
– Ә нишләп Рәзинә дип эндәште икән. Исемең Регина бит?
– Рәзинә – минем беренче исемем һәм мин тәрбиягә алынган бала. Әти белән әнием тәрбиягә алгач, Регина дип исем кушканнар. Алар мине 2,5 яшемнән бирле тәрбияләп үстерде. Алты айлык вакытымда тудырган анам, ачтан үлсен дип, өстемнән бикләп чыгып киткән. Күршеләр ишекне ватып кереп кенә коткарганнар. Шуннан туганнарымның әле берсендә, әле икенчесендә йөреп, берсенә дә кирәкмәгәнмен. Тәрбияләп үстергән әти-әниемә бик зур рәхмәт, алар мине тәрбияләп кеше итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар
1
0
Бала чакта шундый авырлыклар кичергәнсең, фитри Иманыңа хыянәт итмәгәнсең, мәдрәсәдә укыгансың, АЛЛАҺ Тәгалә сиңа шундый хикмәтле сәләт насыйп иткән, Аңа шөкерана итеп чәчләреңне капласаң нинди күркәм булыр иде!!!?
0
0