Шәһри Казан

ЯХШЫ ИРНЕҢ БАШЫНА ЯМАН ТУГАНЫ ҖИТТЕ

Ир - гаилә терәге дип әйтерлек кешеләр дөньяда күп түгел. Безнең Мансур абыебыз әнә шул сирәкләр рәтенә керә торган яхшы кешеләрнең берсе иде. Аның турында сөйләү, язу, ул башкарган эшләрне санап чыгу өчен генә дә бик күп вакыт кирәк. Һәм гомумән, андый игелекле эшләрне санап, бәяләп кенә бетерү мөмкинме икән...

Реклама

Мансур абый авыр 1943 елда дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булганда, аңа нибары алты ай гына була әле. Әнисе бик батыр һәм акыллы хатын, өч баласын ялгызы үстерә.
Үзе укый-яза белмәсә дә, балаларын белемле итеп күрергә тели. Авылларында яшәүче бердәнбер белемле кеше саналган Хәбир исемле кешегә хәреф өйрәнергә йөри Мансур. Ә укый белә башлагач, әнисеннән карандаш белән кечкенә генә кәгазъ сорап ала да нидер язарга тотына. Соңрак, улының кич буе тырыша-тырыша сугышта үлеп калган әтисенә хат язганын белгән әни кеше баласын кочагына алып елап җибәрә. Әти назы, әти сүзе җитми икән бит Мансурына! Ләкин тормышка сорап килүчеләр булса да, акыллы хатын бер генә кешене дә кабул итми. Иренә булган мәхәббәтенә тап төшерми.
Мансур да әнисеннән үрнәк алып яши. Башлы егет тормыш баскычлары буйлап бик югары күтәрелә, тормышы хәлләнә. Яхшы фатиры, җиңел машинасы булган бай егеткә кызлар да тормышка чыгарга атлыгып торалар. Ләкин борынын югары чөйми егет. Үз авылларында яшәүче, шулай ук әтисе сугышта вафат булган Зәйтүнәгә өйләнеп җибәрә. Бер-бер артлы ике балалары туа.
Әтисен еш исенә төшерә Мансур. Ятим үскәне, кайберәүләрнең синең әтиең юк бит, дип рәнҗетүле сүзләр әйтүе аңа әтисе каберен эзләп табарга этәргеч бирә. Якын кешесе күмелгән каберне күреп, анда догаларын ирештереп кайтканнан соң, Мансур үз туган авылында сугышта һәлак булганнарны искә алу өчен үз акчасына бик матур һәйкәл салдыра. Аннан соң мәктәп бинасында музей ачып җибәрә. Озакламый авылда яңа мәчет төзелә. Мансурның мондый изге гамәлләр кылуын күреп кешеләр соклануларын белдерәләр. Авыл халкы ярдәмчел иргә төрле гозерләр белән килә башлый. Кайсы авыру баласына ярдәм күрсәтүне сорый, кайсына урамнарына таш җәйдерү кирәк. Ир бер гозерне дә тыңламый калмый.
Ләкин уйламаганда Мансурның туган тиешле кешесе кыек юлга кереп китә. Чит кеше абзарыннан сыер кадәр сыер урлаганда тотыла ул. Моны ишетеп, гел намуслы яшәгән Мансур оятыннан җир тишегенә керердәй була. Үзен авылдашлары арасында хур иткән туганын бик ачулана ул. Шулай да ярдәменнән ташламый. Бик озак сөйләшеп, үгет-нәсыйхәт биргәннән соң, тегесе дә абыйсын аңлаган кебек була, бүтән кеше әйберенә кул сузмаячакмын дип тәүбә кыла. Мансур сыерсыз кала язган кешегә яңа коймалар тотып бирә, бушка бер машина каен утыны китерә. Шулай да, карак туганы аркасында, Мансурның исеменә тап төшә. Аның шулай нык күтәрелүеннән, яхшы урында эшләвеннән көнләшүчеләр тиешле җирләргә ирнең нәселендә караклар булуы, андый кешеләрнең дәрәҗәле урын биләргә тиеш түгеллекләре хакында җиткерүне кирәк табалар. Әмма Мансурның үзенә сүз тидерергә теләүчеләргә дә җавабы бер генә: «Бүгенге җитеш тормышыма кадәр миңа күпме еллар авыр тормышта яшәргә туры килде. Бала чагым сугыш елларында, әтисез калып үтте. Яклар кешем дә, артымнан этеп, югары урыннарга менәргә булышучым да булмады. Бөтенесенә дә үз тырышлыгым, үҗәтлегем аркасында ирештем. Шуңа да бүгенге бәхетемне бөртекләп, тамчылап җыйдым дип әйтә алам, шуның кадерен белеп яшим», - ди ул.
Тавышлар тынып, инде кешечә яши башладым дип куанган мәлдә нәселнең кара табы кабат кузгала. Сыер урлап харап була язган туган кабат нәфесенә юл бирә. Бу юлы ашлык урлап тотыла ул. Боларны ишеткән Мансур нишләргә дә белми. Бозык туганын якларга көче дә, теләге дә булмый аның. Беренче ялгышы өчен җиңел котылган угры абыйсының ничә еллар буе исеменә тап төшермәс өчен көрәшеп яшәгәнен дә, шул борчулар нәтиҗәсендә сәламәтлеге бик нык какшаганын да уйлап карамый, билгеле.
Мансур ике ут арасында кала. Аның каракны бүтән якламаячагын белгән дошманнары, туганыннан баш тарта, дип гаепләргә ашыгалар. Якласа - каракны яшерә, якламаса - туганыннан баш тарта. Шуларны уйлый-уйлый Мансур кара кайгыларга бата. Эшенә кызыксынуы югала, өендә, гаиләсе янында гына үзен тынычлыкта итеп хис итә ул. Кичләрен озак уйланып ятканнан соң, шәһәрдә балалар йорты төзетергә кирәк дигән карарга килә. Фикере зур кызыксыну тудыргач, үзе үк җиң сызганып эшкә дә керешә, бөтен чыгымнарны да үзе күтәрә. Әмма эшенә аяк чалырга тырышучылар, өстенә пычрак ягарга маташучылар табылып кына тора. Үзе заманында ярдәм иткән кешеләр үк начар гамәлләр кыла аңа карата. Шуларны күреп, борчылып йөри торгач, Мансурның авырулары көчәя һәм ул хастаханәгә кереп ятарга мәҗбүр була. Берничә айдан күпмедер хәлләнеп чыккач, ашыга-ашыга кабат балалар йорты төзелешенә тотына. Каядыр ашыккан, нәрсәгәдер җитешмәгән кебек тота ул үзен. Алны-ялны белми эшли.
Балалар йортының түбәсе ябылып, эчендәге эшләргә тотынган мәлдә Мансурга карак туганының төрмәдә үлүе турындагы хәбәрне җиткерәләр. Ир бар эшен ташлап туган авылына оча. Туганының ялгызы калган анасын дошманнарыннан алда күрергә тели ул. Бу кайгылы хәбәрне чит-ятлардан ишетсә, карт ананың йөрәге түзмәсен белә. Яхшымы, яманмы, туганнар бит алар.
Мансурны коеп яуган яңгыр да куркытмый. Хатыны, ике баласы белән дә саубуллашырга өлгермәгән ир машинасында бар көченә алга элдертә. Ләкин... туган авылына кайтып җитәргә генә насыйп булмый үзенә. Югары тизлектә барган җиңел машина чираттагы борылышка сыймый...
Бөтен гомерен авылдашларына ярдәм итүгә багышлаган, соңгы минутында да кеше кайгысы өчен борчылып, аңа ярдәм кулы сузарга теләгән ир солтанының үлеме күпләрне тетрәндерде. Гаилә олы йөрәкле кадерле кешеләрен, таянычларын югалтты. Мансур абыебызга ул вакытта нибары илле ике генә яшь иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: