16+

Җиләкләрне киптерергәме, туңдырыргамы?

Җиләкләрне кышка киптерү – борынгы һәм ышанычлы ысул. Ул тәмне һәм витаминнарны суыткычсыз сакларга мөмкинлек бирә.

Җиләкләрне киптерергәме, туңдырыргамы?

Җиләкләрне кышка киптерү – борынгы һәм ышанычлы ысул. Ул тәмне һәм витаминнарны суыткычсыз сакларга мөмкинлек бирә.

Иң мөһиме, җиләкләрнең кайсын киптерергә ярый, ә кайсын юк икәнне белү.   

Кара карлыган, нарат җиләге, мүк җиләге, каен җиләге, вак бакча җиләге, төше алынган чия яхшы киптерелә. Бу җиләкләр тыгыз, составында уртача гына сок була һәм кипкәннән соң катып китми. Бигрәк тә аларны кыш көне чәй, ботка, мюсли өчен яки файдалы тәм-томнар буларак куллана аласыз.  
Кара карлыган һәм нарат җиләге кипкәннән соң тәмен һәм хуш исен саклый. Мүк җиләге киптерү өчен бераз күбрәк вакыт таләп итә, әмма нәтиҗәдә бик яхшы витаминлы ризык килеп чыга. Җир җиләге һәм вак бакча җиләге хуш исле һәм татлы була, бигрәк тә түбән температурада киптерелсә. Чияне киптергәнче төшләреннән һичшиксез чистарталар, шулай ул тизрәк кибә һәм куллануда уңайлырак була.  

Ә менә артык сусыл җиләкләрне киптерү кыен. Кура җиләге, бөрлегән һәм өлгереп җиткән бакча җиләгенең согы күп. Алар формасын җиңел югалта һәм озак кибә. Алар агырга, янырга яки процесс вакытында әчергә мөмкин. Мондый җиләкләрне туңдыру яхшырак. Карбызны да киптерергә ярамый – анда су гына диярлек, һәм киптергәннән соң аннан нечкә, тәмсез пленка гына кала. 

Шуны да истә тотарга кирәк: хәтта киптерергә яраклы җиләкләрне дә дөрес әзерләргә кирәк, югыйсә уңышның бер өлеше бозылырга мөмкин. 
Җиләкләрне дөрес итеп киптерү яисә туңдыру суыткычтан да, духовкадан да түгел, ә җыю вакытыннан башлана. Хәтта иң файдалы җиләкләрне дә тиешле вакытта җыймасаң, бозарга мөмкин.   

Җиләкләрне иң яхшысы коры, аяз көннәрдә җыярга кирәк. Иртә белән, кояш инде чыккан, әмма әле кыздыра башламаган вакытны сайлагыз. Иртәнге сәгатьләрдә җиләкләр тыгызрак була, йомшармый да, агып та тормый. Яңгырдан соң ук җыеп алмагыз: юеш җиләкләр бик тиз күгәрә башлый, аларны шунда ук эшкәртү таләп ителә.  
 
Хәтта туңдыргычта да җиләкләр мәңге тора алмый. Вакыт узу белән алар тәмен, хуш исен һәм туклыклы матдәләрен югалта. Катырылган җиләк-җимеш юкка чыкмасын өчен шуны аңларга кирәк: һәр җиләкнең суыткыч камерасында үз «яраклылык вакыты» бар. 

Уртача алганда, җиләкләрнең күбесе – 18 °C температурада 8 айдан 12 айга кадәр саклана. Бу кара карлыган, мүк җиләге, нарат җиләгенә кагыла. Мондый җиләкләр тыгыз, формасын югалтмый һәм киләсе сезонга кадәр тәмен саклый.  

Йомшаграк җиләкләр: кура җиләк, бөрлегәнне – 6-8 ай дәвамында куллану яхшырак. Шуннан соң алар хуш исләрен дә, сусыллыгын да, файдалы матдәләрнең бер өлешен дә югалта.  
Чияне бер елдан да озаграк сакламаска кирәк, бигрәк тә төшсез туңдырылган булса. Озаграк саклаганда тәме үзгәрүе бар. 

Куертылган сөт белән җиләк
Кирәк булачак: 5 кг бакча җиләге, 1 литр куертылган сөт, 200 гр чамасы шикәр комы. Бакча җиләген юып, блендер белән изәбез, шуңа куертылган сөт һәм шикәр комы салып, әйбәтләп болгатабыз. Контейнерларга салып, туңдыргычка куябыз.

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading