Шәһри Казан

Зарифың үлгән бит инде, дип ничек өметен өзәргә...

Кунакка кайткач төнлә күзгә йокы керми. Бүген дә кояш чыкканны көтеп, уйларга бирелеп ятып кына тордым.

Тәрәзәдән кергән кояш нурлары яктысында түшәм такталарын да, зал яктагы гөл чүмләкләрен дә санадым. Анысы балачактан гадәт. Болай ятып булмас, иртәнге һаваны сулап керим дип, урынымнан тордым да, тәрәзәгә күз ташладым. Ә аннан миңа таба бер карчык карап тора.

Баскан урынымда каттым да калдым. Кымшансам, кара киемле ул карчык яныма ук керер кебек тоелды. Куркуымнан тәнемне калтырау басты. Кем ул? Авыл кешесе берән-сәрән генә уянып килгән ул мәлдә, иртәнге сәгать өчтә нишли ул ялгызы урамда. Мин кунакка кайткан хуҗаның йорты белән урам арасы бик якын булганлыктан, тәрәзәгә тагын да якынайгандай тоелды. Тәрәздәге челтәр аша ул мине күрмәгәндер дә. Ә мин күрдем. Аның күзләрендә сагыш иде...

Бу күренештән соң һава суларга чыгу онытылды. Куркуымнан урыныма барып яттым. Ә ул алама киемле карчык тәрәзә пыяласы аша мине күзәтә кебек. Чигә тамырларым шартлый, дип торам. Тизрәк йорт хуҗасы уянсын иде дип, теләк теләүдән башка чарам калмады. Бәлки ул әбекәйгә ярдәм кирәктер. Ичмаса иптәшкә песи дә уянмый, дип, диванда яткан йомшаккайга да төрткәләп карыйм. Сизмәде дә. Ичмаса ул уянып, мияуласа хуҗалары уянмасмы? Шулвакыт тышкы ишек тавышы ишетелде. Кемдер ишеккә кага. Ул төндә капка бикләнми калган икән. Иртәнге өчтә тагын кем йөрер, дип аптырадым. Ишектәге дөбердәү аның саен катырак ишетелә. Ун-унбиш минутлап вакыт узды микән, ниһаять, хуҗабикә йокысыннан уянды. “Капка бикләнми калган булган, Маһирә карчыктыр, бар чыгып кер әле”, – дип янәшәсендә яткан ирен уятты. Таһир йокы күлмәкләреннән генә чыгып, ишекне ачты.

–Йоклыйбыз бит әле Маһирә апа, ни йомыш иде, – диде каты бәрелми генә.
–Күч аерган, умарталыкка менәсе иде, Зариф сездә түгелме? – диде.

Хуҗа кеше сүзсез калды.
–Маһирә апа, бар кайтып ятып тор, бераздан тагын менәрсең яме, баллап чәй эчәрбез, – дип җайлап кына карчыкны капкадан чыгарып җибәрде.
–Зарифны да чакырыйммы чәйгә? – диде карчык.
–Чакыр, чакыр, – диде Таһир.

Карчык чыгып киткәч хуҗа да шыпырт кына хатыны янына кереп ятты. Мин аптырап бөтенләй куркуга калдым. Умарта күче җыярга әзерләнгән ападанмы, урам уртасыннан миңа таба караган карчыкның күз карашыннанмы курку иде бу. Иртәнге сәгать бишне чак көтеп җиткердем. Йорттагы кешеләр дә берәм-берәм уянып, бүлмәләреннән чыга башлады. Битемне юууга иң беренче сүзем, кояш чыгуга ишек каккан әбинең кем икәнлеген сорашу булды. Урам уртасында басып торган карчык та, ишек кагучы да шул бер үк кеше Маһирә карчык икән.
–Бүген мунча ягып, чәйгә чакырыйкмы әллә? – диде Таһир хатынына. – Ят исләр дә килә үзеннән, атнакич бит, җомгага юынып керер.

Хатыны ризалык биргәч миндә тагын курку башланды. Нидән курку, үзем дә аңламыйм. Куркуыма кызыксыну да өстәлде...
–Мунчаны хәзер үк ягып җибәрәм, озак тормас, әйләнеп килеп керер ул. Аңа кайчан юынып чыкса да ярый, – дип, ир чәй өстәле артыннан кузгалды.
–Күч аерган ди бит мескенкәй. Сиксәнне тутыручы ялгыз карчыкка нинди умарта да, нинди күч инде. Картлык көндә шулай акылдан язып йөрергә язмасын, – дип сөйләнә-сөйләнә мунча ягарга чыгып китте.

Тәнем тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да калтырый ук башлады. Җылы киемнәремне киеп, кайнар чәй эчә башлагач кына бераз җылылык йөгерде. Түзмәдем, хуҗабикәдән карчык турында сораштым.

–Мин аның яшьлеген кайнанам сөйләгәннән генә беләм. Үзең беләсең, мин бу авылда килен генә. Бер мескен карчык инде ул. Яшьтән бик яратып йөргән умартачы егете булган. Никахланып яши башлагач, кортларны да бергәләп караганнар, заманы өчен бик алдынгы умартачылар булганнар. Әмма, унике ел бергә яшәп, балалары булмаган. Табибларга барганнар, бала юклыкның сәбәбе Маһирә апада булган, диләр. Алар бик авыр эшләрдә эшләгәннәр инде. Бертуган ике ятимә кыз булган алар. Яклаучы булмагач, бик яшьтән урман кисәргә, торф чыгарырга да җибәргәннәр. Сеңлесенә урман кисү эләкмәгән, анысының бер аягы да аксаклый иде.

Шуңа бармый калгандырмы. Кышкы салкыннарда урман кискәндә, бик каты салкын тидергән булган Маһирә апа. Баласызлыкка шул сәбәп дигән табиблар. Үсмер кызның ныгып та җитмәгән буыннарына агач күтәреп ташу, салкынлык тигәндер инде. Бервакыт Маһирәнең сеңлесе кияүгә чыкмый гына малай алып кайта. Ул бала үсә-үсә Маһирәнең ире Зарифка ошый башлый. Коеп куйган Зариф дип сөйләшәләр иде. Өчәүләп бик яратып үстерәгәннәр аны. “Мин бала алып кайта алмыйм бит, мине ташлап еракка китсә бөтенләй югалтудан куркып, болай ичмаса күз алдымда йөрер дип иремне сеңлемә бүләк иттем”, – дип сөйләгән үзе бервакыт Маһирә апа.

Бик иркәләп кенә үстергәннәр ул егетне. Тагын ике баласы туган булган сеңлесенең, өч-дүрт яшьләрендә үлеп киткән алары. Маһирә апаның сеңлесе үзе дә алтмыш яшендә ахирәткә киткән. Озак та тормый, малае да кырык алты яшендә тирәсендә суга батып үлгән. Зариф абый белән Маһирә апа картлыкта булса да, бергә яшәгәннәр үзе. Зариф абыйның үлгәненә ун еллар чамасы. Мин килен булып килгәндә умарталыгына менеп-төшеп йөри иде әле әкертен генә. Кисәк кенә үлде дә китте ул.

Реклама

Маһирә карчык менә шуннан исәрләнде. Зариф бабайны умарталыкта, дип белә. Сәгать белми инде ул, кояш белән ята, кояш белән тора. Шуңа күрә кояш чыгуга урамда. Авыл кешеләре аның килгәнен күрсә, шалт капкаларын бикләп куялар. Гаепләп әйтмим, һәркемнең үз эше. Бала-чагасы куркыр, дип уйлаучылар да бардыр. Һәркемнең вакыты, җае юк бит, карчыкны көйләп утырырга. Айлар буе мунча керми йөргән чаклары бар инде аның. Капка бикләсәләр дә, ризык пешергәч ашарына кертәләр үзе. “Өендә чәй дә кайната алмый”, – дип сөйләде хуҗабикә.

Ул арада тышкы ишек тагын ачып ябылды. Таһир мунча миченә ягып, малларга салып, эш бетереп кергәндер дисәк, бусагада Маһирә карчык басып тора. Кулына тубал тоткан.

–Кортлар аерганмени Маһирә апай, – диде хуҗабикә карчыкка дус итеп.
Шул сүзне ишетүгә күзләре очкынланып китте карчыкның.

–Кая белдең әле? Зарифның умарталыкка киткәнен күрдеңме әллә? Ул менеп китте инде, хәзер мин дә барам, – ди карчык сөенеп. Җыерчыклы, кояш нурларыннан кара-кучкылланган йөзләре арасыннан төпсез кое кебек, өмет тулы зәп-зәңгәр күзләрен күрдем дә, кызганудан күз яшьләремне күрсәтмәс өчен икенче якка кереп киттем.
–Бу кем, авыртамы әллә, ник елый ул, хәзер балавыз, бал алып төшәм умарталыктан, бал – шифалы ул, – ди мескенкәй.
Хуҗабикә:

–Маһирә апа, әйдә чәй эч тә, мунча кереп алырсың. Бал кортлары чиста булганны ярата бит. Син әнкәй белән дус яшәдең, әнкәйнең күлмәге бар, шуны киертермен, – дип сөйләнә-сөйләнә чәй ясады.
–Аннан кая барам, матур күлмәк киеп? – диде карчык балаларча беркатланып. – Зарифым янынамы?
–Умарталыкка барам, дисең бит, – диде хуҗабикә аптырагач.

Умарталык сүзен ишеткәч әби тагын да канатланды. Мунча кертергә, чиста кием киертергә аны шулай гына ризалатып була икән.
–Үзен генә мунчага кертеп булмый, бүген кыз юк иптәшкә, син керерсең, – дип эндәште хуҗабикә миңа.
Ризалаштым. Ничек еламаска, сабыр итәргә көч җыеп, мунчага киттек. Карчыкның сабыйларча куануына гаҗәпләнсәм, хуҗабикәнең сабырлыгына сокландым. Маһирә апа башта мине чит итте. Күлмәген дә саласы, чәчләрен дә күрсәтәсе килмәде.

–Әйдә, күчне җыеп китәләр хәзер, – дигәч кенә, хуҗабикәгә ышанып, миннән шикләнеп кенә чишенде. Тәненә су тигәч, исле сабыннарның хуш исе борынына кергәч, чыгасы да килмәде. Кызу мич өстендә каен, бөтнек, кычыткан кушып ясалган себеркесен хушландырып алгач, мунчага урман исе таралды.
–Безнең умарталык яныннан җыйдыңмы? Исен сизәм, андагы агачларның исен таныйм мин. Зарифка да гел шуннан җый, дип әйтәм, – диде карчык.
–Әллә әүлияме соң син, – диде хуҗабикә үз алдына. – Исәр дисәң дә, беләсең кайдан җыйганны.

Исәр әле таң җилләре
Сөюемне аңлатып.
Минем кебек башка берәү
Тормас башка яратып.
Әби әнә шулай җырлап та җибәрде. Хуҗабикәнең исәр дигән сүзен, җилләр исәр, дип аңлады ул...

Чайканып, чиста күлмәкләр дә кигәч, бөтенләй үзгәреп куйды әбекәй. Тәрәзә аша күренгән урамдагы карчык икенче, башка кеше кебек тоелды. Чистарынып, пакьләнеп калган әбекәйне башка вакытта да юылмаган күлмәкләрдән түгел, менә шулай пөхтә итеп кенә күрәсе килде. Мунчадан соң чәйләп алгач, бераз ятып, ял итте. Тәне йомшарып киткәндер, берәр сәгать чамасы йоклап та алды. Ул уянгач табын артына чәйгә җыелдык. Бик яратып, ашыга-ашыга чәй эчте. Табында нинди генә тәм-том булса да, берсенә дә үрелмәде. Бал белән сөтле чәйне яратты. Үзе миңа карап сөйләнде.

– Син елама, хәзер бал алып төшәм, безнең умарталыкның балы бик шифалы. Зариф бал аертып калды, хәзер алып төшәм дә сине дәвалыйм, – ди.
Ризалашып башымны кагам, аңа карап яшьле күзләрем белән елмаеп тик утырам. Зарифың үлгән бит инде, дип ничек шушы әбинең яп-якты өметен өзәргә кирәк. Әйтмәдем. Озатканда хуҗабикә:

– Маһирә апа умарталыкка барып йөремә, өеңә кайтып ял ит инде хәзер, – дип саубуллашты. Кичтән пешерелгән кыстыбыйларны кайнарлап, тәлинкәгә өеп, пакетка салып, кулына тоттырды.
– Зарифыма да ашатам, – дип сөенеп алды әби кыстыбыйларны. Тубалын да онытмады. Капкадан карап калдык, кызу-кызу өйләренә таба китте.
– Менә шулай беркөн мәш килеп алабыз без, – диде хуҗабикә. –Каршы килмәсәң, әйдә берәр көнне өен юып чыгарыйк әле. Иске челтәрләрне алып барып элербез.

Ризалаштым. Әмма, өлгермәдек. Урманга печәнгә менгән шул авыл кешесе, кичке якта, җимерек умарталык янында әбекәйнең үлеп ятканын күреп, авылга хәбәр салды. Кулына тубалын, тәлинкә белән кыстыбыйларын тотып, каен агачына терәлеп, елмаеп китеп барган мескенкәй. Зарифы янына. Ахшам үтеп, җомга кергән иде. ИннәәлиЛләһи үә иннәәә иләйһи рааҗигүүүн... Барыбыз да Аллаһтан килдек, барыбыз да Аллаһка кайтабыз.

Зәмирә Сәмигуллина

Фото: http://muslumirc.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: