Шәһри Казан

Үзе китте, ләкин аның изге гамәлләре халык хәтеренә уелып кереп калды...

70 яшь туларына ике ай калганда ул безнең арабыздан китеп барды. Егетләрчә бер кемгә дә авырлык китермәстән, саубуллашып-нитеп тормастан, китте дә барды ул мәңгелеккә.

Үлем үкенчсез булмый, диләр. Шулай күрәмсең. Ни кызганыч ки, аны җирләгән көнне без уртак дустыбыз Рәмзил Вәлиев белән Саранскида командировкада идек. Ничектер шулай килеп чыкты, соңгы вакыт аның белән еш очырашып булмады. Шулай ук уртак дустыбыз профессор Эрик Самигулович Рахматуллин белән якын көннәрдә янына барып килергә дә сөйләшкән иде.

Тик менә өлгерә алмадык. Ләкин шулай булса да ул һәр вакыт минем янәшәмдә кебек иде. Аның дөнъяда булуы миңа һәр вакыт җылылык биреп тора иде. Әле һаман да безнең белән соман тоела. Гомумән, аның турында үткән заман фигылен кулланып сөйләү миңа ничектер сәер тоела. Чөнки ул оптимист һәм чын мәгнәсендәге гуманист иде. Бу аның төп һөнәре булган журналистикада да якты чагылыш тапты. Аның журналистиканың кешелеклек яки гуманизм принңипларын тикшерүгә багышланган махсус китап язуы да юкка гына түгел. Аның көн кендегенә багышланган ялкынлы мәкаләләре дә киләчәккә зур ышаныч белән сугарылган. Агзамовның язган эшләрен укыганда, алар әле генә язылган дип уйларга да була.

Әйе, Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов шундый шәхес иде. Беркайчан да, бер кемгә дә уңайсызлык тудырмас, киресенчә кулыннан килгәнчә һәр кемгә дә ярдәм итеп, булышып яшәде безнең дустыбыз. Аның өчен һәммә кеше дә бер иде. Олысы да, кечесе дә. Түрәләр дә, гап-гади адәми затлар да. Ул бер кайчан да бер кем алдында да баш имәде һәм шул ук вакытта берәүне дә кимсетмәде һәм кимсеттермәде дә. Һәм инде шул ук вакытта ялагайларны, түрәләр алдында бөгелеп-сыгылып йөрүчеләрне, тәлинкә тотучыларны җене сөймәде. Ул андыйларны хыянәтчеләр белән тиңләде. Алар, бүгенге түрә иртәгесен түрәлектән төшерелсә, аны урамның икенче ягыннан әйләнеп үтә торган кешеләр, бер түрәне икенчесенә сатып, ара бозып йөрүчеләр, - дип әйтә торган иде. Флоридның заманында Татарстан Югары Советы Президиумының рәисе булып эшләгән Батыев Салих Гыйлемхан улына бәйле бер эпизодны көлә-көлә һәм башкаларны да көлдерә-көлдерә сөйләгәне бар иде. Ниндидер бер республика күләм җыелышның тәнәфесе вакытында, һәркем үз хаҗәтен башкара: кемнәрдер, бәдрәфкә агыла.

Бер агай эне дә шулай баскычтан аска төшеп бара икән. Һәм алдында үзененең бер танышына охшаган култык астына папкасын кыстырган берәүне күрә дә, аның җилкәсенә китереп суга. Тегесе туктап моңа караса: эш хараптан икән бит, бу аның танышы түгел, ә Салих Гыйлемханович үзе икән! Котлары алына бу бәндәнең, ни эшләргә белми, сүзсез кала. Ә Батыев өчен бу әллә ни ис китәрлек хәл түгел. Ул бик тә гади кеше иде. Тегенең: “Гафу итегез, ялгыштым”, – дигән сүзләренә елмайган рәвештә: “Исең китмәсен була торган хәл”, – ди дә, алга баруын дәвам итә. Теге мәхлүк исә аның уң ягыннан сул ягына, сул ягыннан уң ягына чыгып, сикергәләнә-сикергәләнә артыннан ияреп, Батыевны бәдрәфкә кадәр озата. Ә инде Батыевның хаҗәтен башкарырга ниәтләүен күреп, аңа: “Салих абый, бирегез әле папкагызны, үзем тотып торам, рәхәтләнеп йомышлагыз”, – ди. Без Батыевның бу ишарәгә реакңиясен белә алмый калдык. Чөнки Флорид шушы урынга җиткәч безнең буылышып көлешүебезне күреп, үзе дә безгә кушылды. Эпизодны ахырына кадәр сөйләп бетерүгә хаҗәт тә калмады. Хәер, анысы инде әһәмиятле дә түгел.

Салих абый үзенең дәүләти вазифаларыннан гайре, Казан университетының совет төзелеше кафедрасы мөдире вазифаларын да башкара иде. Шул рәвештә университетның гыйлми Советы агзасы иде. Мин аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә идем. Ләкин, берничә мәртәбә ничектер бу эпизодның дөресме, түгелме икәнлеген сорарага телсәм дә, базмадым. Кыенсындым. Хәер, дәрәҗәле кешеләр тирәсендә тәлинкә тотучылар, койрык болгаучылар аз булмый. Аларның барысын да хәтерләп калып була мени.

Дуслыкка тугрыклы шәхес иде Флорид. Һәм хыянәтчелекне иң хурлыклы сыйфатларның берсе итеп санады. Үзе исә тугрыклылыкның өлгесе була килде. Ул күп еллар буе “Соңиалистик Татарстан” газетасының редакторы булып эшләгән Шәмси ага Хамматовны бик ярата иде. Аның да дуслыкка тугырыклы шәхес булганлыгын төрле мисаллар белән дәлилләп сөйли иде. “Ул, аны “мине туры юлга чыгаручы остазым”, - дип әйтә торган иде. Флорид, “Шәмси ага өч дустың булсын, аның берсе үзеңнән өлкән, икенчесе үзеңнән кече, өченчесе үзең белән яшьтәш булсын”, дип әйткәнлеген исенә төшерә иде. Һәм аның үзенең дә яшәү принңибы шундый булды. Һәм буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрен шушы рәвештә булырга тиешлегенә инанды. Аның һәр буында да дуслары булды.

Бу очракта Әгъзамовның остазына булган хөрмәте ниндидер рәвештә аның улы Шамилгә күчкәнлеген әйтеп китү дә урынлы булыр, дип уйлыйм.
 Флорид өчен дуслар турында кайгыртучанлык күрсәтү, авыр чагында аларга ярдәмгә килү беренче урында тора иде. Аның якын дусларыннан булган Гарәф Шәрәфетдинов Татарстан китап нәшриәте директоры булып эшләгән дәверендә бер чор бик авырды. Гомеренең кыл өстендә торган вакытлары да булды. Шул вакытларда Флорид аңа бигерәк тә якын торды. Аңа кулыннан килгәнчә яшәү көче бирергә тырышты. Әлбәттә, Гарәф Шәрәфетдинов көчле ихтиярлы кеше. Ул авыруын җиңде. Ләкин монда Флоридның өлеше аз булмады.

Флорид дустыбыз кешелек дөнъясының перспективасын бер кайчан да үз гомеренә бәйләп эш итми иде. Гомумән, ул шәхси үлемнән курыкмады. Ул моңа ниндидер бер оптимистик юмор белән карый иде. Шул турыда сүз чыкса, ул бер нинди үкенечлексез, безнең нәсел кыска гомерле, дип кенә әйтә торган иде. Ул моны уфтанып түгел, киресенчә, адәм баласының гомере эчтәлекле һәм кешеләр өчен файдалы булырга тиешлегенә басым ясап әйтә иде. Аның ярым шаярып, бер мәзәк сөйләгәнен хәтерлим. Имештер, үлем түшәгендә яткан берәүнең әрнүле һәм үкенечле тавыш белән әйткән соңгы авазы: “Эх, кешеләр калалар бит”, – дигән сүзләр булган.

Бу адәм үзе белән башкаларны да алып китә алмавына рәнҗегән булып чыга. Ә Флоридның кредосы башка. Ул үзеннән соң калачакларга тик бик бәхетле озын гомер генә тели килде. Аның китапларының берсе юкка гына “Үзәктә кеше” дип аталмагандыр. Китапның эчтәлеге, андагы мәкаләләр журналистларны үз язмаларында кешеләр турында чын кайгыртучанлык күрсәтеп язарга өйрәтә. Әйе, Әгъзамов җурналист кына түгел, үсеп килүче җурналистларны кешегә хезмәт итәргә өйрәтүче остаз да иде. Ул университетның җурналистика факультетына нигез салган кеше. Йөзләгөн, меңләгән кызлар һәм егетләр аның мәктәбен үтеп, атаклы җурналистлар булып өлгерделәр. Шунлыктан мин аның башлаган эше дәвам итә дисәм, һич кенә дә ялгышмам, дип уйлыйм. Флорид Әгъзамов исемендәге премия, җурналистика факультетында аның исемендәге стипендия булдыру аның әнә шул мәңгелегенә ишарә.

Реклама

Флорид белән мин ул “Соңиалистик Татарстан” газетасы редакторының урынбасары булып эшли башлаганнан бирле таныш. Газетага төрле тарихыбызга кагылган материаллар китергәли идем. Ул аларга бик игътибарлы, тарих белән бик нык кызыксына иде. Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академияындә укып, тарих фәннәре кандидаты дигән фән дәрәҗәсен юкка гына бирелмәгән аңарга. Гомумән тарихка бик ихтирамлы, аның сулышын тоеп тора торган шәхес иде ул.
Флорид Имамәхмәт улы һәр вакыт милли мәсьәләләрдә ифрат сак булды. Аның өчен беренче урында милли гаделлек була килде. Табиги ки, үз халкының язмышы аның өчен беренче урында булды. Ул бөтен гомерен, сокландырырдай талантын халкына хезмәт итүгә багышлады. Шул ук вакытта, мин аның татар-башкорт мөнәсәбәтләренә карашына басым ясыйсым килә. Җаны-тәне белән татар булса да, үз халкына булган мәхәббәтен бер кайчан да яшермәсә дә, ул Башкортостан җирлегендә туып үскән кеше буларак, һәр вакыт башкорт халкына ихтирамлы булды. Ул без җыелышып утырган вакытларда татар җырлары белән беррәттән башкорт җырларын да башкара торган иде. Аның башкорт халык җыры “Янбикә”, шул исемдәге операдан “Азамат” ариясен башкарулары әле дә булса колак тебендә яңгырый сыман. Ике улының берсе Азамат исемле булуы да очраклы гына түгел булса кирәк.

Ул татар-башкорт мөнәсәбәтләрен кискенләштерүчеләргә һәр вакыт үз сүзен әйтә торды. Тик ул моны һәр вакыт ифрат тыныч, үзенә генә хас булган алымнар белән эшли белде. Ул үзе студент чорындагы бер кызыклы эпизодны сөйләгәне бар. Казан универститетының тарих-филология факультытының тулай торагында яшәүче студентлар арасында еш кына шушы четерекле мәсьәләр буенча бәхәсләр чыга торган булган. Шуларның берсе Мәҗит Гафури иҗатына бәйле була. Ул татармы, башкортмы дигән сорау туа. Студентларның күпчелеге Мәҗит Гафурины тик татар шагыйре итеп кенә таный. Ә азчылык аны башкорт ягына тарта. Бәхәс кызган саен алар бере-берсенә авыр сүзләр дә ташлый башлый.

Шул вакыт Флорид тумбочкасыннан тәмле-төмле ризыклар чыгара башлый. Бу бәхәсләшүчеләр игътибарыннан читтә калмый, әлбәттә. Чөнки ул заман студентларның шактые ачлы-туклы. Алар ризыклар чыга башлау белән,“миңа да, миңа да”, диешеп, кулларын аңа таба суза башлый. Флорид исә, Мәҗит Гафурины тик татар язучысы гына дигән студентларга карап, аны башкорт язучысы, дип әйтсәң, бирәм, ди икән. Ни эшләсеннәр тегеләр, көлә-көлә: “Мәҗит Гафури башкорт язучысы”, – дип әйтергә мәҗбүрләр. Ә инде ризыкны кулга эләктерүгә, “әйттем исә кайттым, Мәҗит Гафури татар”, дип кычкырышалар. Флорид моның шулай буласын алдан ук белеп тора, ләкин аның максаты тик әнә шул бәхәс кискенлеген йомшарту була. Һәм ул максатына ирешә дә. Студентлар шаркылдашып көлешәләр һәм бергәләшеп Флорид ризыклары белән рәхәтләнеп чәй эчәләр.    
 Флорид КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимаги фәннәр академиясын тәмамлап, тарих фәннәре кандидаты исеме алып кайткач без аның белән тагын да якынайдык. Аны безнең тарих-филология факультетындагы җурналистика кафедрасының мөдире итеп сайладылар. Һәм шуннан соң без күп еллар бергә сайрашып яшәдек. Яши торган йортларыбыз да бер тирәдә, дачаларыбыз да бер-береннән ерак түгел. Күп вакыт эшкә дә һәм дачага да бергә йөри торган идек.

Эш сөючән кеше иде Флорид. Аның бакчасы Һәр вакыт ялт итеп торыр. Анда чүп фәлән күрмәссең. Аларның тормыш иптәше Рая ханым белән үстермәгән нәрсәләре булмагандыр. Алма, җиләк-җимеш дисеңме, яшелчәнең төрлесе.

Флорид үзе дә, Рая ханым да искиткеч кунакчыл вә юмарт затлар иде. Бу очракта дустыбызның үзе ризык пешерергә яратканлыгын билгеләп үтү артык булмастыр дип уйлыйм. Тәмьле-тәмле ашлар, бәлеш яки пироглар дисеңме. Болар барысы да аларның өстәлләрендә өзелмәделәр.
Әгъзамов чын мәгнәсендә иҗат кешесе булды. Аның өчен отпуск яки каникул булмый иде. Җәен дә кышын да һәр вакыт язды ул. Аның язган мәкаләләре һәммә кеше өчен кызык. Алар һәр вакыт актуаль һәм сокланырлык төгәллек белән язылган булыр. Агзамов үзе тасвирлаган вакыйгәләргә шул кадәр тирән керә ки, гүя ул үзе шунда, андагы шәхесләр белән бергә булган сыман тоела. Мондый сәләт бик сирәк кешегә бирелә..

Флорид Имамәхмәт улы чын гуманист иде. Ул һәр вакыт кешеләргә ышанды. Күп мәртәбәләр алданса да һаман кешеләргә ышанычын югалтмады. Студентларны шундый булырга өйрәтә иде ул. Җәмгыяттәге тискәре фактларны күрми түгел иде ул. Киресенчә, ул аларны, күпләргә карата күберәк тә күрде. Ләкин аларга каршы көрәшне бөтен җәмәгатчелек белән көрәшүне алга сөрә килде. Иртәгә җурналистика фронтына чыгачак студентларны да шуңа өйрәтә иде ул.

Бер вакыт семинар вакытында студентлар җәмгыяттәге урлау-талау шикелле тискәре фактларны китереп җәмгыятнең киләчәгенә өметселек белдерә башлый. Флорид аларга аерым, очраклы фактларга таянып ниндидер зур нәтиҗәләр ясамаска киңәш бирә. Бу семинар аның университетның химия корпусындагы үз кабинетыда үтә. Кафедра мөдире һәр вакыттагыча алгы бүлмәдә чишенгән була. Семинар бетә. Студантлар тарала. Флорид та өенә кайтырга җыена. Киенә башлагач үзенең бүреге юкка чыкканлыгын күрә. Бүректән җилләр искән. Ә урамда буран, көчле җил. Өенә таксига утырып кайтырга мәҗбүр була. Моңардан ул трагедия ясамый. Бу факт турында ул аңа гына хас булган нечкә юмор белән сөйли иде. “Дөрес, аерым очыраклы фактларга гына таянып, ниндидер зур нәтиҗәләр ясарга ярамый ярамавын, ләкин шул конкрет факт турыдан-туры үзеңә кагылса, башкачарак уйлый башлыйсың икән ул”, - дип көлдерә иде ул безне.

Тормышында нинди генә авырлыклар тууына да карамастан, Флорид һәр вакыт оптимист булып калды. Ә аның авыр көннәре булмады түгел. Берсе артыннан берсе туганнары китә торды. Әнисе, ә аннан соң Рая ханым да дөнья куйды. Заманыбызга хас булган башка проблемалар да аны читләтеп үтмәде. Ләкин мин аның кайчан да булса төшенкелеккә бирелгәнен күрмәдем.

 Флорид Әгъзамовны җәмгыятебезнең һәрбер күзәнәгенә урнаша барган заман чирләре борчыды. Шулыктан ул үзенең барлык көчен җәмгыятебезне шулардан арындыруга багышлады. Шушы эшне үзенең максатына әврелдерде. Ул үзенең соңгы көненә кадәр көрәшче, гаделлек сакчысы булып калды.
 Ул безнең арабыздан китте. Ләкин бу изге шәхес, аның изге гамәлләре халык хәтеренә уелып кереп калды.

Индус Таһиров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: