16+

Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?

2025 ел башына Россиядә сәламәтлекләре чикле кешеләр саны 11,1 миллионга җиткән.

Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?

2025 ел башына Россиядә сәламәтлекләре чикле кешеләр саны 11,1 миллионга җиткән.

Якынча 722 меңе – балалар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шәһәр буйлап йөри алсын өчен, аларга махсус транспорт һәм машина йөртүчеләр яки озатып йөрүчеләр ярдәме – социаль такси кирәк. Аннан кемнәр куллана ала, кая йөрергә мөмкин һәм күпме тора?

Закон күзлегеннән социаль такси — бөтенләй такси ук түгел , ә махсус транспорт хезмәте. Аннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр – җәмәгать транспортында йөрү авыр булган кешеләр файдалана ала. Социаль такси йөртүчеләрне мондый пассажирлар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтәләр,  кайбер автомобильләрдә инвалид коляскалары өчен пандуслар яки күтәргечләр бар.

Россиядә социаль такси эшен җайга сала торган федераль канун юк. Моны бары тик төбәк кануннары гына башкара. Социаль таксины шулай ук төбәк бюджетлары хисабына финанслыйлар. Бу хезмәтне күрсәтү кагыйдәләрен һәм бәясен төбәк хакимиятләре билгели. Йөртүчеләр – җирле хакимият белән килешү буенча эшли торган шәхси компанияләр.

Әлеге хезмәттән кем файдалана ала?

Хезмәт күрсәтүгә дәгъва кылучыга таләпләр ул яши торган төбәккә бәйле. Моны хакимият учреждениеләрендә, социаль яклау органнарында ачыкларга кирәк. Күпчелек очракта, бу хокукка түбәндәгелә исемлектәгеләр ия: инвалид балалар, беренче төркем инвалидлар, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган икенче һәм өченче группа инвалидлар, күрү буенча икенче группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары һ.б.

Авыруның төренә, инвалидлык төркеменә һәм хәрәкәт итүгә чикләүләр дәрәҗәсенә карап, таксидан куллануның төрле кагыйдәләре билгеләнергә мөмкин. Мәсәлән, гражданин социаль таксидан файдалана алган көнгә яки айга сәгатьләр саны буенча чикләүләр кертелә ала. Әгәр дә медицина күрсәткечләре буенча көн саен хастаханәләргә яки поликлиникаларга бару каралган икән, мондый чикләүләр юк.

Социаль таксины ничек рәсмиләштерергә?

Социаль таксидан файдалану өчен хезмәтне кулланучылар реестрында теркәлергә кирәк. Документларны рәсмиләштерү мәсъәләләре буенча хезмәт күрсәтү өчен җаваплы ведомствода белергә мөмкин. Гадәттә, бу халыкны социаль яклау бүлеге.

Социаль таксидан куллану кагыйдәләре

Социаль таксига заказ бирү һәм аннан файдалану шартлары бюджет мөмкинлекләренә, муниципаль яки төбәк предприятиесенең үз автопаркы санына бәйле. Кагыйдә буларак, хезмәт түбәндәге шартларда күрсәтелә:

- социаль таксига алдан заказ бирергә кирәк (мәсәлән, ашыгыч очраклардан тыш, көтелгән сәфәр датасына кадәр 2 көннән дә соңга калмыйча);

- ташламага ия булучылар исемлегенә кертү өчен социаль яклау яки социаль хезмәт күрсәтү органнарыннан алдан белешмә, Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы, инвалидлык белешмәсе алу зарур;

- сәфәрнең бәясе вакыт буенча билгеләнә, ул көненә 4 сәгатьтән артмаска тиеш (ташламага ия булучыларның аерым категорияләре өчен чикләүләр юк).

Гадәттә төбәк яки муниципалитет такси хезмәте күрсәтүнең стандарт бәясен 90 процентына кадәр компенсацияли. Шуңа күрә льготага ия булучыга тарифның бик аз өлешен генә түләргә кирәк. Аны социаль таксига заказ биргәндә беләчәк. Кагыйдәләргә бәйле рәвештә пассажир үзе белән озатып йөрүчеләрне яки этен (мәсәлән, сукырлар) алырга мөмкин. Машина йөртүче машинага утырырга һәм әйберләрне төяргә ярдәм итәчәк.

Социаль такси төбәк норматив акты белән билгеләнгән исемлектәге билгеләнгән пунктка гына илтеп җиткерәчәк. Кунакка барып булмаячак: гаризаны кире кагачаклар.

Лилия Яфизова

ФОТО: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading