Шәһри Казан

ПЛАГИАТЛАР ҖЫЕЛЫШЫ

Трибунага өлкән плагиат күтәрелгәч, зал кул чабулардан тетрәнеп китә. - Без - плагиатлар кайчагында үзебезнең миссиябезгә хыянәт итәбез, - дип илаһи уптым башлый үзенең сүзен өлкән плагиат. - Мисалга Кәбир Кыдрачның яңа романын гына алып карыйк. Ишбулдин романын сүзен сүзгә күчерә алмаган Кыдрач. Кайбер бүлекләрдә аның үз сүзләре дә очрый....

Трибунага өлкән плагиат күтәрелгәч, зал кул чабулардан тетрәнеп китә.
- Без - плагиатлар кайчагында үзебезнең миссиябезгә хыянәт итәбез, - дип илаһи уптым башлый үзенең сүзен өлкән плагиат. - Мисалга Кәбир Кыдрачның яңа романын гына алып карыйк. Ишбулдин романын сүзен сүзгә күчерә алмаган Кыдрач. Кайбер бүлекләрдә аның үз сүзләре дә очрый. Мәсәлән, 987 нче биттә «һәм» бәйлеге урынына «вә» кулланылган. Ә 862 нче биттә, нокталы өтер урынына, өтер бер генә куелган. Шуңа күрә, мин Кәбир Кыдрач халтурщик дип тамгалап үтәргә җөрьәт итәм.
Кәбир Кыдрач бу мәсхәрәгә түзеп тора алмый. Чәчләрен үрә торгызып, сәхнәгә каты-каты сүзләр ыргыта:
- Мин халтурщик булсам, син язучы, белдеңме кем син! Язучы! Язучы! Үзеңнең «Кәккүк кычкыра микән?» дигән хикәяңне укып кара. 20 нче биткә кадәр матур гына Зәйнуллинга ияреп килгәнсең-килгәнсең дә 21 нче биттә «Кояш кызарып баеды» дип язып куйгансың. Ә Зәйнуллин, беләсегез килсә, «кояш кызарып батты» дип яза. Шулай булгач, язучы булмыйча, кем буласың инде син. Плагиатның «п» хәрефе дә юк синдә, хөрмәтле иптәш!
Зал өстеннән көлү дулкыны шаулап узды. Плагиатлар, эчләрен тотып, урындык артларына аудылар, чөнки плагиатлар арасында «язучы» дигән сүз «шагыйрь», «драматург» дигән сүзләр кебек үк хурлыклы сүз санала иде.
Өлкән плагиат, иңбашларын җыерып, башын галстук төененә яшереп, урынына барып утырды.
Трибунага плагиат тәнкыйтьче Чукмарлы чыкты. Башта ул залдагыларга кушылып көлде, аннары югары пафос белән шигырь куплеты укыды:
«Яшьлегем кызлар күзли,
Картлыгым кефир эзли...»

- Кем шигыре?
- Тминныкы, - дип гөрләде зал.
- Инде менә хәзер яшь плагиат Әйләнмәле шигырен тыңлап карагыз:
«Кызлар эзли яшьлегем,
Кефир күзли картлыгым...»

Зал өстендә ачулы, нәфрәтле сүзләр яңгырады:
- Долой, Әйләнмәлене әдәбияттан куарга! Оригинальничит итмәсен! Монда инде шагыйрьлеккә бер генә адым калган...
Шау-шу тынгач, Чукмарлы драматургиягә күчте:
- «Доктор керә, унтер чыга»... Кем әсәреннән?
- Сәет Шәкүровтан.
- Дөрес. Ә менә плагиат Алмашлы «Унтер керә, доктор чыга» дип яза. Япь-яшь башыннан драматурглар базына тәгәрәгән кеше. Нәрсә соң бу, иптәшләр?! Кая бара безнең плагиат халкы?!
Чукмарлыдан соң, плагиат Гелмактар йомгаклау сүзе белән чыкты.
- Без күбрәк мәсьәләнең кара ягына тукталдык, иптәшләр, - диде ул җитди тавыш белән. - Кимчелекләребез белән беррәттән күкрәк сугып сөйләрлек уңышларыбыз да бар бит безнең. Мисалга бер генә куплет шигырь укып китәргә рөхсәт итегез:
«Әнә килә официант,
Подносында аракы.
Төнге сәгать уникедә
Кайтып килде сабакы...»

Бусы Тмин шигыре. Ә менә безнең яшь плагиат Тсин болай яза:
«Әнә килә официант,
Подносында аракы.
Төнге сәгать уникедә
Кайтып килде сабакы...»

Залда шау-шу. «Тсинга дан! Тсин хөрмәтенә зур банкет, ура!» дигән сүзләр яңгырый. Җыелыш ябыла.
(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан, 1974)

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: