Шәһри Казан

Сугыш шулай башланган (22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне)

Элеккеге СССР һәм Польша - Җир шарында сугыш михнәтләрен иң күп татыган илләр. Советлар Союзы фашистларга каршы сугышта 27 миллион (барлык халыкның 14 проценты), Польша исә 6 миллион (барлык халыкның 20 проценты) кешесен югалта.

Реклама

Миңа 1977-1981 елларда Польшада урта мәктәп директоры урынбасары булып эшләргә туры килде. Шул вакытта бу илнең күп өлкәләрендә булдым. Шул исәптән Гданьскида, аның бистәсе Вестерпляттеда булу - үзе бер тарихи мизгел. Нәрсә соң ул Вестерплятте? Дөнья тарихына кереп калган бу исемнең әһәмияте нидә?
Вестерплятте - Икенче бөтендөнья сугышы башланып киткән урын. Билгеле булганча, Гданьск шәһәре Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, 1919 елда, Милләтләр Лигасы карары белән, бер дәүләткә дә буйсынмаучы ирекле шәһәргә әверелә. Шәһәр каршындагы 25 гектарлы кечкенә генә Вестерплятте ярымутравы Польшага бирелә. Поляклар монда чит илләрдән сатып алынган коралларны вакытлыча урнаштыру өчен хәрби складлар төзиләр, гаскәр урнаштыралар.
1939 елның 31 августында кичке сәгать 8дә фашистлар провокация оештыра. Алар, поляк солдатлары формасына киенеп, Германиянең Глейниц шәһәренә һөҗүм итә. Шуны сылтау итеп, Германия 1 сентябрь көнне иртән 7 сәгать 40 минутта Польшага бомба яудыра башлый. Икенче бөтендөнья сугышы әнә шулай башланып китә. 1939 елның август ахырында Гданьски портына, «ихтирамлык визиты» дигән сәбәп белән, немецларның «Шлезвиг Хальштейн» броненосецы килә, ә 1 сентябрь таңында ул да Вестерпляттега ут ача.
Фашистлар тиз генә уңышка ирешергә уйлый, әмма көчле каршылыкка очрыйлар. Поляк очучылары сугышның беренче көнендә үк немец бомбардировщиклары һәм истребительләренә каршы 230 һава һөҗүме ясый. Поляк очучысы Гайшевич (114 нче эскадрилья) «Не-111» дигән немец бомбардировщигын бәреп төшерә. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Поляк гарнизоны бер кечкенә ныгытманы көн буе диярлек саклый. Майор Сухарскийның 182 сугышчысы 3200 фашистка, ут бөркүче дистәләгән орудие һәм самолетларга 150 сәгать буе каршы тора! Әмма көчләр тигез булмый, немецларның генерал Рейхенау җитәкчелегендәге 10 нчы армиясе, Польша фронтын 5 сентябрьдә өзеп, Варшавага һөҗүм итә.
Бу вакыйгаларга инде 70 елдан артык вакыт үтеп киткән. Хәзер сугыш башланган 1 сентябрь дөнья күләмендә Тынычлык көне итеп билгеләп үтелә. Бу көнне мәктәпләрдә, башка уку йортларында тынычлык дәресләре үткәрү бик отышлы булачак дип күз алдына китерәм. Һәм без шулай эшлибез дә.
Дәһшәтле 22 июнь таңында меңләгән фашист туплары совет чик буе заставаларына, Кызыл Армиянең төп көчләре тупланган урыннарга ут ачалар. Шул ук сәгатьтә йөзләгән дошман самолетлары һавага күтәрелә. Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. Сугышның иң беренче сәгатен-минутын үз җилкәсендә татыган ныгытмаларның берсе Брестта миңа күп мәртәбә булырга туры килде. Биредәге һәр таш, бина, елга-күперләр сугышның беренче мизгелләрен хәтерендә саклый. Крепость эчендә дулкынланмыйча йөрү мөмкин түгел. Кан катнаш туфрак төсендәге асфальттан уңайсызланып атлау, сугыш хәрабәләрен күрү (аларны киләчәк буынга истәлеккә төзәтмичә калдырганнар), меңләгән каберлекләр, 100 метрлы һәйкәл - солдат штыгы, үлеп баручы солдатның 30 метр биеклектәге «Суга сусау» исемле таш һәйкәле, Польша белән ике арада Буг елгасы аркылы салынган 1941 елгы күпер калдыгы, музей бинасындагы кадерле экспонатлар - шул чорның телсез шаһитлары безне сугышның беренче минутларына алып кайта, биредә һәлак булучыларны кабат искә төшерә.
Брест крепостен саклауда безнең якташыбыз лейтенант Алексей Дуньшаков та була. Ул комендант взводы белән җитәкчелек итә. 22 июнь көнне аның сугышчылары 60лап фашист солдатын юк итә. А.Дуньшаков сугышта ике мәртәбә яралана, дәваланып, яңадан сафка баса, Берлинга барып җитә. Берничә орден-медаль белән бүләкләнә, соңыннан подполковник дәрәҗәсендә запаска чыгып, Яшел Үзән шәһәренә кайтып төпләнә. Аның турында тарихчы-галим Җәмил Гыйльманов «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» исемле китабында (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989) әтрафлы итеп яза.
Брест крепостен саклаучылар арасында татар халкының батыр улы, Татарстанның Питрәч районында туып үскән майор, 44 укчы полк командиры Петр Гаврилов та була. Аның батырлыгы турында бөтен дөнья белә. Брест ныгытмасында күп тапкырлар булсам да, аны һаман яңача кабул итәм. Әле дә хәтеремдә: инде ничәмә мәртәбә якындагы су аркылы салынган күпер буенда ялгыз гына тирән уйларга чумып утырган әбине очраттым. Ул биредә көннәр буе утыра икән. Түзмәдем, янына барып исәнләштем. Әңгәмә озак һәм авыр булды. Әбекәй ире белән (әле яңа гына өйләнешкәннәр) 1941 елның 22 июнь төненә каршы Брест крепостена хәрби хезмәткә килгән була. Яңа гына училище тәмамлаган лейтенант һәм аның хатыны Елена Николаевна өчен дәһшәтле көннәр башлана. Сугышның беренче минутларында ук лейтенант дошманга каршы ут ача, әмма көчләр тигез булмый, ул, яраланып, әсирлеккә эләгә. Күпер аркылы чыкканда исә иптәшләренә: «За мной! - дип кычкырып, күпердән суга сикерә, дистәләгән фашист аңа ата башлый... Елена Николаевна ирен менә шулай соңгы мәртәбә биредә күрә һәм... югалта.
Сугыш елларында Татарстаннан, мобилизацияләнеп яки үзләре теләп, 700 меңгә якын кеше армия сафларына баскан. Шуларның 350 меңнән артыгы яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән. Аларның данлы исеме Татарстанда нәшер ителгән 28 томлык «Хәтер китабы»на кертелгән.
Вестерплятте баһадирларының данлы эстафетасын 1943 елда СССРдагы поляк частьләре кабул итеп ала. Аларның берсенә - 7 октябрьдә төзелгән танк бригадасына - Вестерплятте батырлары исеме бирелә.
Безнең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның Бөек Ватан сугышына багышланган музеенда югарыда сөйләнгән вакыйгаларга кагылышлы материаллар бар. Шул исәптән монда Вестерплятте ярымутравының картасы куелган, фашист һәм поляк гаскәрләре турында мәгълүматлар бирелгән, алар урнашкан җир дә күрсәтелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: