Шәһри Казан

Зәңгәр күкне иңләгән татар кызы

Клара Хөснетдинова-Булатова турында күп кеше белми. Ул хатын-кызлар өчен сирәк һөнәр иясе - очучы. Тыныч заманда һава лайнерының штурвалын тоткан, зәңгәр күкне аркылыга-буйга иңләгән татар кызы.

Беренче мәртәбә без аның белән моннан күп еллар элек Яшел Үзән шәһәрендә яшәгәндә таныштык. Бергә «Родина» мәдәният сараена яшүсмерләр хорына йөрдек. Бәйрәм көннәре алдыннан концерт әзерләнсә, гармунда кем уйный - Клара, скрипкада - Клара, рояльдә - Клара. Аның нәфис, нечкә бармакларына карап берәү дә очучы булыр дип уйламагандыр. Иптәш кызлары да: «Клара музыкант булачак», - диләр иде. Әле дә хәтеремдә, Клара безне туган көненә чакырды. Яз, шомырт чәчәк аткан вакыт. Кунаклар Кларадан скрипкада берәр көй уйнавын үтенделәр. Шулвакыт кешеләр генә түгел, гүя бөтен шәһәр, бөтен табигать тынып калгандай булды. «Караурман» көе, күңел кылларын тибрәтеп, еракка яңгырады. Кайберәүләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Скрипкада уйнавы белән Клара бөтен кешене таңга калдырды. Бу 1953 ел иде.
1954 елда армиягә киттем. Клараны бүтән күрә алмадым.
Шулай алтмышынчы еллар уртасында Сарманга кунакка барган идем. Казанга кайтырга самолет көтәбез. Карлыгачтай АН-2 самолеты җиргә төште дә аэродром бинасы янына килеп тә туктады. Самолет кабинасының тәрәзәсен ачып, бер хатын-кыз очучы аэродром җитәкчесеннән:
- Пассажирларың бармы? - дип сорады.
«Чү, - мин әйтәм, - бу бит Клара».
Самолетка кергәч, Клара мине танып алып, очучылар кабинасына чакырды. Исәнләшеп, елмаештык. Безнең калган сөйләшү зәңгәр күктә самолет штурвалы артында булды. Клараны шулай кинәт очратырмын дип уйламаган идем. Күрешмәгәнгә 12-13 ел вакыт узган. Клара консерваториягә керергә хыялланган кыз иде бит. Менә сиңа мә, музыка сөюче очучы.
Тормыш дулкыннары тагын төрлебезне төрле якка ташлады. Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Миңа аның белән яңадан 28 елдан соң очрашырга насыйп булды. Аның фатиры безнең якта икән. Шулай зур шәһәрдә бергә торып, бер-береңне күрә алмыйсың бит. Менә хәзер мин Клара фатирында утырам.
- Хәзер иркенләп сөйләшергә була инде, - диде ул. - Мин пенсиядә. Үзем Казан кызы. 6 яшьтән музыка мәктәбенә йөрдем, музыка училищесын тәмамладым. Рәттән фортепиано һәм скрипка бүлекләрен бетердем. Илленче елларда вакытлыча Яшел Үзән шәһәрендә яшәдек. Шул елларның урталарында мин Казан аэроклубына йөрдем. Як-18 самолетында үзем генә очарга өйрәндем. 1954 елда очучы-техниклар училищесына документларны бирдем. Училищега хатын-кызлардан 5 кеше генә кабул ителергә тиеш иде. Ничек кенә булса да, хатын-кызларны училищега үткәрмәскә тырышалар. Нәрсә булса булды, КПСС Үзәк Комитетына хат яздым, авырлыклар аша училищега имтихан тоттым. Шулай итеп, музыкант булу урынына, очучы булырга карар кылдым.
Училищены тәмамлагач, Клара Хөснетдинова-Булатованы Алма-Ата шәһәренә инструктор итеп җибәрәләр. Аның кулыннан бик күп очучылар үтә. Араларында штурвалга тотынганда куллары калтырый, самолетны җиргә утыртканда салкын тиргә бата торганнары да очрый.
Клара 1960 елларның ахырына таба республикабыз һава маршрутларында оча башлый. АН-2 самолетына командир итеп билгеләнә. 1965 елда Клараны Ульяновск шәһәренә белемен күтәрү курсларына җибәрәләр. Курслардан соң ул еллардагы популяр булган ИЛ-4 самолетына командир итеп билгелиләр. Союздагы күп кенә һава маршрутларында оча ул. Казахстанда да эшләргә туры килә. Клара барлыгы һавада 13.000 сәгать очыш ясый. Бу бик зур сан. Әгәр аны ел исәбенә күчерсәң, 23 ел чыга. Клара 1981 елда пенсиягә китә.
- Клара, эш дәверендә бары да шома гына бармагандыр, төрле аварияләр, гадәттән тыш хәлләр дә булгалагандыр? - дим.
- Очучы ул берничә үлемнән кала инде. Үзе канатлы машинада очса да, күрәсең, иңбашындагы фәрештәләр саклап кала торгандыр кешене.
... Бу хәл Сарман маршрутында 1963 елда булды. Аэродромнан күтәрелдек кенә, мотор «төчкерә» башлады. Самолетта 12 пассажир, ике очучы. Без 250 метрга күтәрелеп өлгергән идек инде. Бу вакытта бик тә кыю карарга килергә кирәк. Аска карыйм, утырыр урын юк. Елга, урман сузыла. Самолетны яңадан аэродром ягына бордым. Бәхеткә, аэродромга барып җитә алдык. Җиргә утырганчы, мотор күптән сүнгән иде. Барыбыз да исән-сау калдык. Менә шунда салкын тир бәреп чыкты, әлбәттә. Үлемнән калу шушы иде.
- Клара, мондый куркыныч хәлләрдән соң бүтән очасы килмәгәндер инде?
- Юк, очучы бит ул курку белми. Куркак булган кеше очучы була алмый.
Клара менә дигән егет тәрбияләп үстергән. Ире яшьли вафат булган. Тормышны бер үзенә тартырга туры килгән аңа.
Бервакыт кунакка легендар Мәгүбә Сыртланова килә. Мәгүбә Клара турында ишетеп белгән икән. Кларага үзе турында язылган «Девушка из легенды» дигән китабын бүләк итә. Китап тышына шундый юллар язылган: «Кадерле Клара! Бөтен күңелемнән Сезгә данлы һәм авыр эшегездә уңышлар телим. Бәхетле булыгыз. Ихтирам белән, Советлар Союзы Герое М.Сыртланова. 4.Х.67ел».

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: