16+

30 августта Казанда булачак чаралар

30 августта Казанда булачак чаралар

Татарстан башкаласы - Казанда 30 августта Республика һәм шәһәр көнендә авто-мотошоу, су байкерлары тамашасы, дүрт фестиваль, ат чабышлары үткәрелә, ачык һавадагы сәхнәдә Митя Фомин белән Елка җырлый.

Программа 10.00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә "Уйна, гармун!" халык иҗаты фестивале белән башланып китә.

Каюм Насыйри урамында 14.00-18.00 сәгатьләрдә ветераннар концерты, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең чыгышлары, "Казан сөлгесе" фестивале һәм татар алтернатив музыкасы концерты.
Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында иртәдән үк спорт бәйгеләре һәм балалар өчен махсус оештырылган бәйрәм башлана. Паркта "Любовь-Мәхәббәт" дигән яңа арт-корылма ачыла.

Меңъеллык мәйданында 13.00 сәгатьтә "Kazan city racing" авто-мото шоу башлана. Шул ук вакытта "Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданда Матч ТВ спорт бәйрәме старт ала. Анда автомобильләрдә хәрәкәтләр ясаучыларны һәм Казансуда су байкерлары чыгышларын да карап булачак. Биредә 16.00 сәгатьтә мәдәни чараларны Казан гарнизоны хәрби-патриотик программа белән дәвам итә, хәрби тынлы оркестр уйный.

Черек Күлдә 14.00 сәгатьтә "Музыка Вокруг Нас!" халыкара классик музыка фестивале ачыла. Программада-камера опералары, пианистлар оркестры, Мәскәүдән Филип Нодель җитәкчелегендәге "Дух Ветра" бар музыкасы ансамбле, Польша флейтачысы Эдит Филл һәм рәссам-абстракциончы Давид Ру чыгышы.

Казан ипподромында 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты призына чиста токымлы гарәп аргамаклары чабышы.

"Казан" гаилә үзәге (Казансу елгасының уң ярындагы ЗАГС бинасы) каршындагы мәйданда 18.00 сәгатьтә Митя Фомин белән Елка катнашында концерт.

Игенчеләр сарае (Казан Кремленең төньяк тарафында) каршындагы скверда 20.00 сәгатьтә "Казан көзе" ("Казанская осень") опера фестивале. Анда Татарстан республикасының дәүләт симфоник оркестры да чыгыш ясый (җитәкчесе - Александар Сладковский).
22.00 сәгатьтә - Казансу өстендә бәйрәм салюты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading