16+

Кызыл китапка кергән җиләкләрне җыю 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный

27 мая 2025, 16:34
1006
0
0
Уку өчен 2 минут

Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов җиләкләр чоры җитү сәбәпле кайбер кагыйдәләр турында искә төшерде.

Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов җиләкләр чоры җитү сәбәпле кайбер кагыйдәләр турында искә төшерде.

Мәсәлән, Урман кодексы бөрлегән һәм арктик кура жиләген (княженика) җыюны тыя. Эксперт сүзләренчә, аларны кура җиләге белән бутарга бик җиңел. 

"Әмма мондый җиләкләрне аңлы рәвештә җыю өчен, ким дигәндә, 480 сәгатькә яки 2 елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшләре яный, иң күбе-4 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1 млн сумга кадәр штраф салынырга мөмкин", - дип кисәтә Колунов. 

Урман кодексы буенча паркларда, тыюлыкларда һәм башка саклана торган территорияләрдә теләсә нинди җиләк җыю тыела, дип тә өстәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading