16+

Чү, җәмәгать, ЦУМда әллә төзиләр, әллә җимерәләр

29 мая 2025, 11:23
221
0
1
Уку өчен 3 минут

Совет чоры бинасын үзгәртеп коралар.

Чү, җәмәгать, ЦУМда әллә төзиләр, әллә җимерәләр

Совет чоры бинасын үзгәртеп коралар.

Галәм корабыннан Казанда зур бер корылмада эш кайнавын күреп алганнар ди. Анда нәрсә булуын ачыклауны Америка шпионына кушканнар. Шпион иптәш:“Әллә төзиләр, әллә җимерәләр. Һич белә алмадым”, – дип хәбәр җибәргән, имеш.

Килгән-киткән хәбәрдар түгел, ә без үзебездәген беләбез шул. Казанда Үзәк универсаль кибет (ЦУМ) 1940 ел ахырында ачыла. Бауман урамында урнашкан була ул. 1963 елда ЦУМ Пушкин урамы,2 адресындагы бинага күченә. 1977 елда универмаг үзенең өченче һәм соңгы ноктасына – Мәскәү урамындагы бинага урнаша.

Сәнәгать товарлары сатыла торган кысан кибетләр, тәмсез исле яшелчә кибетләре һәм алардагы җавап кайтарырга да иренгән сатучылар (бөтенесе дә түгел) белән чагыштырганда, яңа ЦУМ бер могҗиза кебек кабул ителде. Бина иркен, сатучыларның күбесе яшьләр, елмаеп хезмәт күрсәтәләр. Халык ташкын булып агылды, товарларны чират торып алдык. ЦУМ мәйданы 23 мең квадрат метрны тәшкил итә, 2007 елдагы үзгәртеп төзекләндерүдән соң, мәйдан 33 мең квадрат метрга җитә. Татарстан башкаласында бердәнбер эскалатор да ЦУМда иде.

Казанда заманча кибетләр, федераль сәүдә челтәрләре барлыкка килү сәбәпле, ЦУМ үзенең әйдаманлыгын югалтты. Әлеге сәүдә ноктасы 2023 елны табыш алу түгел, ә 1,46 миллиард сум зыян белән төгәлли һәм ябылырга мәҗбүр була.

Совет чорының үзенчәлекле архитектуралы ЦУМ бинасы бүген, ерактанрак караганда, бакчадагы “помидор таякларын” хәтерләтә. Диварның тышкы япмалары, тәрәзә пыялалары сүтеп алынган. Йөк машиналары товар бушата торган җир асты корылмасы бөтенләй сүтелгән, аның урынында –зур тирән  чокыр. 
ЦУМда төзиләрме, җимерәләрме? Биредә инде универмаг булмый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда мәдәният буенча совет утырышында ЦУМ бинасын сатып алып, аны һөнәрчеләргә тапшыру зарурлыгы турында әйткән иде. ЦУМ хәтерләрдә генә калып, бина “Татарстанның халык һөнәрчелеге үзәге”нә әверелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading