16+

Тормыштан алынган: «Здравствуйте, это его жена. Не звоните ему больше»

“Мин моны үземә алып та тормыйм, ишеттем дә оныттым”, – дисә дә танышымның кәефе кырылганы телефон аша да сизелә иде.

Тормыштан алынган: «Здравствуйте, это его жена. Не звоните ему больше»

“Мин моны үземә алып та тормыйм, ишеттем дә оныттым”, – дисә дә танышымның кәефе кырылганы телефон аша да сизелә иде.

Мин дә “ишеттем дә оныттым” дип, ул сөйләгән очракны башка искә алмаска тырышсам да, барыбер кылт итә дә искә төшә. Кеме генә юк бу дөньяның, дип әллә ни аптырамаска, әллә ни борчылмаска тырышып яшәгән чагым юкса. Ә хәлләр болайрак.

Танышым Саҗидә (исемен үзгәрттем) – күптән намазлы, яулыклы мөслимә. Ире вафат булып, тол калганына да ун елдан артык инде. Балалары үсеп, икесе дә башлы-күзле булган, ялгызы гына яшәп ята. Ел саен корбан чалдыра. Берничә ел рәттән бер авылдагы абзыйдан корбанлык сарык алган. Мөслимә танышлары телефонын биргән дә, абзый сөйләшенгән вакытка шәһәрдәге билгеле мәчеткә китереп китә торган булган. Өч ел, берничә кеше кушылып, эре малны корбанга чалдырганнар, монысы башка кешедән. Быел янә сарык чалдырырга уйлап, Саҗидә телефоннан теге абзыйның номерын җыйган. Калганын танышым минем ватсапка җибәргән язышуның күчермәсе аша белергә була.

“Әссәләмү галәйкем вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтух, Рәшит абый (исеме үзгәртелде). Сезнең корбанга бәрәннәр бармы быел?”

“Вә галәйкем әссәлам вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтухи, сеңелем. Сез кайдан? Әле бар, кеше күп сорый. Мәчеттә бик кыйбат диләр. 25 кг сарык 16 мең диләр, совсем котырганнар. Миндә 40 килолы сарык алай тормый.”

Шуннан соң танышым бу абзыйга шалтыраткан, бәясен дә, китерү вакытын да килешкәннәр. Абзый аның элегрәк үзеннән корбанлык алуын исенә төшергән. Шуннан соң, телефонны куеп, ярты сәгать үткәч, башкача төрле язу килеп ирешкән.

“Сеңелем, ачуланма, син мине мужик итеп санамадың, миңа кияүгә чыкмадың. Миңа шулкадәр обидно (аңарда “абитны” дип язылган) булды. Миңа Аллаһы Тәгалә 26 яшьлек яшь хатын бирде. Синең өчен мин булшы (больше) бер нәрсә дә эшләмим, мужигың эшләсен”.

“СөбханАллах, корбан чалырга риза түгелсезмени, Рәшит абый?”

“Сандугач баласы, сайрый беләсең, ну ладно, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мин сиңа чалам”.

“Ин шә Аллаһ”.

Шуннан соң тагын бер ярты сәгатьтән – тагын смс. Нишләптер чи татар авылыннан булган абзый русчага күчкән. Татарчасы да нык хаталы иде, русчасы шыр хата гына, мин төзәтеп бирәм.

“Ты так замуж и не вышла? Значит, ты меня обманула?»

“Ни диеп алдадым, Рәшит абый? Минем кияүгә чыктым дип әйткәнем юк бит. Алдаша торган гадәтем дә юк, әлхамдүлилләһ”.

“Ярар алайса, кол хатынга Аллаһы Тәгалә кушкан булышырга. Это Милость Аллаха. Ярар, исән-сау бул. Аллаһы Тәгалә ташламасын үзенең әҗер савабыннан”.

“Амин. Гает көне якынлашкач, шалтыратып алырмын әле. Сездән дә Аллаһ риза булсын”.

Аңлашылсын өчен алдагы сүзләрне шәрехләп китим әле. Бу абзый белән беркайчан да очрашканнары юк, телефон аша гына сөйләшкәннәр. Абзый танышымның тол булуын белгәч, “әйдә, минем хатын бул алайса, никах укытыйк та торыйк” дип ычкындырган бер тапкырында. “Бер белмәгән кеше белән никах укытып булмый бит инде, Рәшит абый” дигән танышым. Шуның белән шул. Абзый да башка сүз кузгатмаган, танышым да бу хакта оныткан. Ул аның яшен дә белми, тавышы буенча олы кеше икәнлеге сизелә, ди.

Хәзер инде смсларның “кызыграк” өлеше башлана. Монысында озаграк уйлаган абзый, бер сәгатьтән соң язган.

“Извините, что пишу открыто. Три года ты тр...сь (ямьсез сүгенү сүзе), про меня не вспоминала, сейчас когда ты никому не нужна стала, решила обратиться ко мне. Ладно, ради Аллаха я тебе помогу».

«Аңладым, кирәк түгел. Мине болай әле беркемнең дә түбәнсеткәне юк иде”.

“А меня ты как оскорбила. Отказала мне, мое мужское достоинство унизила, за меня любая готова была выйти замуж, а ты послала меня”.

“Мин әйттем, булышам. За свои слова я отвечаю.”

Шуннан соң танышым тагын бер тапкыр, укыган сүзләреннән шок хәлендә, “рәхмәт, миңа сездән корбанлык кирәкми” дип язып җибәргән.

Берничә минуттан тагын смс.

“Здравствуйте, это его жена. Не пишите и не звоните ему больше, очень вас прошу. Я прочитала вашу переписку и мне не очень нравится, что вы ему пишете”.

“Хорошо, я поняла, спасибо. Я писала только потому, что он продает курбан”.

Шуннан соң ул бу номерны бөтенләй телефоныннан алып аткан да блокка куйган. Мин шалтыратканда нәкъ менә шул сөйләшүләрдән соң аңына килергә маташкан чагы иде. “Ярар, борчылма, психик авырудыр ул” дидем мин аңа, телемә килгән беренче сүз белән. Кешенең калебенең пакьлеге  намаз уку, корбан чалу белән генә билгеләнми шул, дигән уема да ничәнче кат инанам. Һәм дин өчен иң куркыныч кешеләр – надан кешеләр, анысына да шигем юк.

Хәзер уйлап торам әле: андый кеше чалган корбан кабул буламы икән ул?

Лилия Фәттахова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

3

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    хатыны көнләшкәнгә шулай язгандыр ул. Тегесе кем яза сиңа дип төпченгәндер дә. Бүтәнчә моңа җавап юк. Бабай булсаңда контрольдә тоталар

    Мөһим

    loading