Җәмәгать эшлеклеләре һәм депутатлар косплей юнәлешенең яшүсмерләргә начар йогынты ясавына игътибар итәргә чакыра.
«Сер түгел, тормыш белән тирәнтен таныш булмаган кайбер яшьләр чит идеологияләр, субкультуралар йогынтысына тизрәк һәм җиңелрәк бирелә. Бер яктан, канун буенча зомби, скелет һәм монстр костюмнары кигән яшьләргә җыелу тыелмый. Икенче яктан, мәктәп укучыларының һәрбер шундый җыелуы артында, иң яхшы очракта, яшүсмерләр мавыгуларыннан тыш финанс яктан файда алырга теләгән кешеләр торуы да аңлашыла. Ә иң начары - мондый киенү уены артында секта булдырырга теләүчеләр дә торырга мөмкин. Бу төр юнәлешләргә бик җаваплы һәм игътибарлы булырга, иң мөһиме, аларны оештыручыларны җентекләп күзәтергә кирәк», - дип саный Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Александр Толмачев.
«Дүртаякланып сикерүче квадроберларга алмашка зомби булып киенүче косплеерлар килде. Әгәр башта бу беркемгә дә зыян китерми торган ярминкәләр һәм маскарадлар буларак күрсәтелсә, бүген без бу мәдәниятнең хоррор (билгесезлек алдында курку һәм калтырау уята торган жанр) булуын һәм игьтибар итәргә кирәклеген күрәбез», - дип белдергән үз чиратында Брянск өлкә Думасы депутаты һәм "Россия Православная" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Михаил Иванов.
Активистлар фикеренчә, яшьләргә тискәре йогынты ясый торган косплей-чаралар таралуга бәйле рәвештә җәмәгатьчелек җитди борчылу белдерә.
«Үлгән кешеләргә охшарга тырышып кара киемнән киенү һәм битләренә кан төсендәге кызыл буяу сылау аниме һәм хоррорның яшүсмерләргә йогынтысының кискен ноктага җитүен күрсәтә. Бу инде мавыгу гына түгел, ә аларның психик сәламәтлеге һәм әхлакый үсеше өчен куркыныч тудыра", – дип саный Иванов. Аның сүзләренчә, эре сәүдә үзәкләренең мондый чаралар уздыру өчен мәйданчыклар бирүе аеруча борчу тудыра. "Гаилә ялына юнәлтелгән сәүдә үзәкләренең деструктив идеяләрне пропагандалау урынына әверелүенә юл куелмаска тиеш. Балаларыбызны тискәре йогынтыдан саклау өчен, шундый юнәлеш тарафдарларының җыенын оештыручылар эшчәнлеген һәм башка шундый чараларны җентекләп тикшерергә кирәк», - дип ассызыклаган депутат.
Нәрсә ул косплей?
Косплей дигәндә, гадәттә, комикслар, китаплар, фильмнар, компьютер уеннары һ.б. ның күренекле геройларына әверелү, аларның тышкы кыяфәтен, аксессуарларын һәм гомумән образын күчерү күздә тотыла. Бүгенге көнгә «косплей» сүзе белән мондый үзгәрешләрне яратучылар формалаштырган субкультураны атыйлар. «Косплей» ясалма сүзе ниндидер персонажның образын аңлы рәвештә гәүдәләндереп, ә аңсыз рәвештә – көндәлек тормышта үз-үзен тотышын күчереп күрсәтүне аңлата. Шундый төр субкультураларның барысы да яшьләрнең үзләрен көндәлек тормышта уйлап чыгарылган төрле рольләрдә сынап карау мөмкинлеге булып тора. Бу омтылыш яшүсмерләрдә генә түгел, өлкәннәрдә дә чагыла. Кеше табигате буенча социаль зат, һәм аңа билгеле бер төркемгә яки юнәлешкә кереп карау омтылышы хас. Балалар бу аспектта олылардан аерылмый.
Косплей термины үзе 1984 елда барлыкка килә. Аны беренче булып Япон журналисты Нобуюки Такахаси керткән дип санала. Ул инглизчә costume («костюм») һәм play («уен») сүзләрен берләштергән.
Ә шулай да!
Косплей тарафдарларынең үз фикере! Балаларның косплей-чараларга тартылуының берничә сәбәбе бар: үз-үзләрен күрсәтү һәм аралашу мөмкинлеге. Әлеге юнәлештәге кешеләрне уртак мәнфәгатьләр берләштерә, үзеңне ышанычлырак хис итәргә һәм дуслар табарга ярдәм итә. Костюмнар, грим, реквизитлар булдыру фантазияне үстерә һәм үзеңне дизайнда яки тегүдә сынап карау, фантастик дөньяга чуму мөмкинлеге бирә. Вакытлыча супергерой, тылсымчы яки хәрби булып кылану – көндәлек проблемалар турында оныттыра. Мавыктыргыч конкурслар, фотозоналар, биюләр креативлыкны үстерә, ә уртак флешмоблар катнашучыларны берләштерә.
Әгәр косплей һәм субкультуралар белән мавыгу бала өчен тормышның бердәнбер мәгънәсенә әверелә һәм мавыгуга китерә икән, баланың ниндидер проблемалары булуын күрсәтә. Аның башка шөгыльләре дә булуы мөһим. Әгәр субкультура балага тискәре йогынты ясаса, вәзгыятькә җитди карарга һәм ярдәм сорап, әйтик, психологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баладан бу төркемдә һәм мәдәнияттә аны нәкъ менә нәрсә кызыксындырганын ачыклау мөһим.
Газета укучыларыбыз әлеге төр юнәлешкә ничек карый, бу хакта алар белән аралашып алдык. Фикерләрен күз салыйк.
Айзирәк Мисалова, озак еллар мәгариф системасында эшләп лаеклы ялга чыккан укытучы, хәзер журналист булып эшли.

– Бу сорау мине никтер турыдан-туры 1996-2000 нче елларга алып кайтты. Матур коңгырт төстәге мәктәп формасын, ак алъяпкыч, пионер галстугы, комсомол значогы тагып 10 ел укып, 1991 нче елда урта мәктәпне тәмамлаган, шуннан соң КДПУ да 5 ел югары белем алып кайткан яшь укытучы мәктәпне танымады ул елларда. Кирәк бит, 5 ел эчендә танымаслык булып үзгәргән иде шул мәктәп тәртипләре. Күз алдына китерик: теләсә нинди кофта, свитер кигән малай, егетләр, арттан ярты тәне күренеп торган кофточкалар, билсез киң балаклы чалбар, кып-кыска итәкләр кигән, чәчен ничек теләсә шулай туздырган, кискән, укытучылардан уздырып киенергә тырышкан кызлар каршы алды яшь мөгаллимәне.
Кыргый бер чит планетага килеп кергәндәй хис иттем үземне. Һәм әйтергә кирәк, бу күренешкә берничек тә ияләнә дә, иярә дә алмадым. Аптырап соравыма каршы, “Син дөньядан артта калгансың”, – дигән җавапны ишеткәч, егылып китә яздым. Коллективта иң яшь – 22 яшьлек укытучы дөньядан артта калган!
Ай авыр булды ул еллар. Ата-ана өчен дә, балалар өчен дә. Укытучыны әйтмим дә.
5 ел эчендә совет мәктәбенең гомерлек тәртипләрен юкка чыгару кемгә кирәк булгандыр, моны кемнәр эшләп, кемнәр аларга сукырларча ияргәндер, мин әйтә алмыйм, ләкин бу кешеләргә минем сүзем юк. Юкка чыгару тиз, ә менә кире кайтару бөтенләй мөмкин түгел. Югалган пионер, комсомол оешмаларын хәзер акырып еласаң да кире торгызып булмый. Ә аларга алмашка дигән булып, бүгенге көндә барлыкка килгән төрле хәрәкәт һәм оешмалар барысы да “шулай тиеш, кирәк” төшенчәләре астына берләшкән ясалма төркемнәр генә. Пионер булуы белән чын күңелдән горурланган, уставларын төннәр буе ятлап, комсомоллар сафына керә алган, шуңа шатланып елаган укучыларны тәрбияли алмый алар. Мәктәп формасы да, ничек кенә тырышып карасалар да, 100 процент киелми дә, таләп тә ителми, балага сүз әйтергә ярамый бит! Шуңа хәзерге бала беркемнән дә курыкмый. Чөнки аларны курыкмаска өйрәттеләр, хокукларын бик нык күбәйттеләр. Үз ата-анасына “Не имеешь право”, – дип кычкырган баладан ни көтәсең? Укытучыга да, ата-анага да нәрсә эшләргә яраганын яки ярамаганын яхшы белә бала. Үзенекен белмәсә дә. “Курыкмаган кеше – куркыныч кеше”, – дигән борынгылар.
Менә шул 90 еллар балаларының балалары үсеп килә хәзер. Әнисенең ирен кабартып, күкрәк үстереп, каш ясап, чәчен мең төрлегә буяп “матураерга” теләвен күреп үскән балалар нишләсен!? Әлбәттә, әнине уздырырга тырыша. Менә шуннан килеп чыккан агымнар бу. Әйе, телефонын тартып алып кына моны үзгәртеп булмаячак. Тамырдан үзгәрергә кирәк безгә. Бу да мөмкин түгел. Бала иң беренче чиратта гаиләдә әти-әнисеннән куркып үсәргә тиеш. Әйе, куркып. Аннан ул укытучыдан куркырга тиеш. Аңарга ярый-ярамый төшенчәсен 3 яшьтән салу зарур. Каян укыганымны хәтерләмим, “Бала – 3 яшькә кадәр бала, 3 яшьтән 16 яшькә – кадәр ата-анасының колы, 16 яшьтән дусты, киңәшчесе булырга тиеш” дигән алтын сүзләрне мин һәрвакыт истә тоттым һәм тотам. Һәм бу миңа бик ошый. Шулай булмаганда, квадроберлар, косплеерлар урынына әле тагын әллә кемнәр киләчәк.
«Матбугат.ру» порталының хуҗасы, журналист Данил Сәфәров:
.jpg)
– Бала-чага арасында ниндидер килде-китте модалар барлыкка килү – табигый хәл. Шуңа күрә балачак бит инде ул. Якын-тирә танышларым арасында квадробинг белән мавыккан кеше булмады, бер генә тере квадроберны да күргәнем юк шушы яшемә җитеп. Аны күбрәк медиа үзе популярлаштырды бугай: телеграм-каналлар, КВН номерлары, депутат чыгышлары һ.б. һ.б. Бу косплеер дигәннәре дә шундый ясалма медиашаукымга охшап тора. Дөрес, минем кызым да вак-төяк модага ияргәли. Яше шундый. Берара авокадо сурәте модада булды. Аннары каз рәсеме. Стаканы, янчыгы, пеналы, киеме – барысында каз сурәте иде берара. Иң мөһиме – куркыныч шаукымнарга иярмәсеннәр. Монысы инде үзебезнең тәрбиядән һәм үзебезнең үрнәктән тора.
Менделеев районы, Камай авылыннан тарих укытучысы Айрат Миннәхмәтов:
(1).png)
– Яшүсмерләр элек-электән төрле субкультураларда кайнады. Ә өлкән яшьтәгеләр аларны гел тәнкыйтьләп килде, чөнки алар моның асылын, яшьләрнең уй-фикерләрен аңлап бетерми. Әмма бу төр юнәлешләрне, гомумән, кеше затының хайваннарны гәүдәләндерүен хупламыйм. чөнки бу безнең милләт мәдәниятенә, менталитетка туры килми. Бу көнчыгыш илләрендә барлыкка килгән. Әлеге юнәлеш Яңа ел маскарадларына кагылмый. Сез телгә алган яңа косплеерлар турында беренче тапкыр ишетүем, шуның белән без бәхетледәдер. Биредә. әлбәттә, кемнеңдер финанс яктан баюы, акча эшләве дә баш калкыта. Безнең менталитетка туры килмәгән фестиваль, чаралар үткәрүне тыяр идем. Җәмгыятебез моны кабул итмәячәк, нормадан читкә тайпылу дип күзалланыр дип уйлыйм. Уен-көлке дип тәкъдим ителсә бер хәл, әгәр дә яшьләр агымы буларак шундый төр юнәлеш җәелдерелсә. моны тыярга кирәк дип фикерлим. Барысы да депутатлардан, канун, кагыйдәләрдән тора. Моннан тыш, әти-әнинең тәрбиясе, контроле да зур роль уйный. Әгәр олылар балаларының һәр әйткән сүзен дә хуплап торалар икән, яшьләр дә чиктән тыш сикерәчәк, бернинди киртә барлыгын тоймаячак. Безнең авылларда андый төр юнәлешләр юк, димәк, без укытучылар, әти-әниләр балаларга шундый төр субкультураларга кереп китүне чиклибез. Ә шәһәрдә балалар үз ихтыярларына тапшырылган. Ни телиләр, шуны эшлиләр. Бәлки, үз-үзләренә игътибарны юнәлтү өчен шундый адымга баралардыр.
Сания Җиһангирова, Мөслим районы:
.jpg)
– Биш бала әнисе буларак, тәҗрибәм зур дип саныйм. Гаиләбездә бер-беребезгә карата ихтирам, ярату хисе көчле. Балалар бер-берсе өчен өзелеп тора. Авылда җәй көне бигрәк тә эш күп. Аларның һәрберсенә бурычлары бүленгән. Шуңа әллә нинди киемнәр киеп, кеше көлдереп йөрмиләр. Авыл җирендә бигрәк тә бу катгый тәнкыйтьләнә. Барысы да гаиләдәге тәрбиядән тора. Әтиләре җитәкче булгач, балалар белән күбрәк мин мәш киләм. Аларның һәр адымы минем күз алдымда, биредә сүз тоталь контроль турында гына түгел. Ә аларның дусты, әнисе, киңәшчесе буларак роль уйнау күз алдында тотыла. Бер мәлне олы улым, әле кечкенә иде ул вакытта, минем янымда аты-юлы белән сүгенде дә, мин аның авызын сабын белән юдырттым. Беравык миңа нык үпкәләп йөрде. Туганнарыбыз кунакка килде дә, шуннан улымнан ни булды, дәшмисең, дип сораша башладылар. «Бәй, сез килгәнче, әни минем авызымны сабын белән юдыртты, миннән бөтен әшәке сүзләр юылып бетте», ди. Әмма бөтен балага да мондый алым кулланырга ярамый.
Тукай муниципаль районының Психологик-педагогик социаль үзәге җитәкчесе, югары категорияле педагог-психолог Гүзәл Латыйпова:
.jpg)
– Яшүсмерлек чоры үсеш-үзгәрешнең берничә этабын үтә: яшь кеше инде кечкенә бала түгел, ләкин шул ук вакытта олыгаеп та җитмәгән. Үз-үзен табуга ихтыяҗ туа, әмма бу процессның механизмы аңлашылмый кала. Яшүсмернең башкалардан аерылып торасы килә. Нәкъ менә шуңа күрә барлык яшүсмерләр субкультуралары һәрвакыт булган, алга таба да булачак.
Гүзәл Идрисова, җырчы, өч бала әнисе:
.jpg)
– Тәрбия аксавы көчле, чөнки мөмкинлекләр күп. Тормыш кыйбатланды, баланы төрле яктан үстерү, шәхес буларак формалаштыру, бәйгеләрдә катнаштыру, төрле матур киемнәр алу да финанс чыгымнары таләп итә. Акча эшләү артыннан куып әти-әниләр баланы бер үзен калдыра, бер үзе мәктәптән кайта, бер үзе урамга чыга. Күп кенә әти-әни үз баласының кайда һәм нишләп йөргәнен белми. Үзебез дә телефонга нык береккәнбез бит. Бөтен тормышыбыз шул җайланмада. Хәтта белем системасын да шул телефонга кертеп куйдылар. Электрон көндәлек тә шуңарда Кайбер фәннәрдән китап булмау сәбәпле, интернеттан укырга кушыла. Сыйныфларга интерактив такталар эленде, хәзерге балалар элекке сыман реферат язып та утырмый. Шуңа күрә белем ягы да күпләрнең бик сай. Интернеттан җайлы гына күчереп куя да, хәтта бер тапкыр укып та чыкмый. Ә без аны күчереп язабыз, аны матур итеп бизәклибез. Мин үзем вокал дәресләре алып барам. Балалар нык ялкау, өй эше бирсәң дә эшләмиләр. Әти-әниләре эштән кайтканчы, телефонда ни тели, шуны карый. Төрле юнәлешләргә кереп китә. Мисал өчен, үзем мәктәптә эшләгәч, балалар белән дүрттә-биштә генә кайтабыз. Аларның квадробер, косплеерлар белән кызыксыныр өчен вакытлары юк. Алар аны белми, олысы белән кечесе – музыкантлар, кичкә кадәр күнегүләре, дәресләр язылган. Уртанчысы атлетика белән шөгыльләнә. Ялларында бакчабыз артындагы мәйданчыкка футбол уйнарга чыгалар. Хәзер – бакча эшләре вакыты, балалар шунда мәш килә. Һәркайсының эше билгеләнгән. Хәзергесе вакытта берсе туя агачына су сибә, башкалары идән сиберә. Әти-әниләре баланы күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Мин һәр улым өчен дә беренче чиратта әни, дус. Ничек тә телефон белән кызыксынуларын азайтырга тырышабыз.
Комментарийлар