Россиядә электр, күп кенә илләр белән чагыштырганда, артык кыйммәт түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, энергия чыганагын сакчыл кулланган очракта, шактый акчаны янга калдырырга мөмкин.
Сораштырулар күрсәткәнчә, илебездә ун кешенең алтысы электрны сакчыл куллана.
30 проценты кирәк булмаган бүлмәдәге утны сүндерә;
18 проценты энергиягә сакчыл лампочкалар куллана;
5 проценты энергиягә сакчыл техника ала;
11 проценты электр приборларын, фәкать, кирәкле вакытта гына кабыза;
9 проценты электр приборларын төнгә һәм өйдән чыгып киткәндә электр челтәреннән өзә;
35 проценты электрны экономияләүдә бернинди сакчыллык чаралары да күрми.
Энергиягә сакчыл яктырткыч приборларына өстенлек бирегез
Заманча светодиод лампочкалар кызып эшләүче гадәти лампочкаларга караганда күпкә экономиялерәк. Мәсәлән, 9 Вт куәтендәге светодиод лампочка кызып эшләүче 40 Вт лампочкасы кадәрле яктылык бирә. Светодиод лампочкалар электр өчен чыгымнарны 5 мәртәбәгә киметә. Өйдәге яки фатирдагы барлык гадәти лампочкаларны энергиягә сакчылларына алмаштырып чыксагыз, электр өчен түләүнең сизелерлек кимегәнлеген күрерсез.
Автомат диммерлар кулланыгыз
Диммер – бүлмәдә яктырткычның яктылыгын көйли торган җайланма. Әгәр сезгә бүлмәдә көчле яктылык кирәк булмаса, диммер ярдәмендә кечрәк яктылык урнаштыра аласыз. Автомат диммерлар да бар, алар яктылыкны үзләре үк көйли.
Бүлмәдән чыккач, утны сүндер
Өйдә яки фатирда бүлмәләрдән чыккач, утны сүндерүне гадәткә кертегез. Моны балаларга да өйрәтегез. Бу электр энергиясен экономияләүнең иң гади ысулы. Тик, күп кешеләр моңа әһәмият биреп бетерми. Утны яндырып-сүндереп йөрүчеләр электрга нык экономия ясый.
Бүлмәдә хәрәкәтне сизеп, лампочканы автомат рәвештә кабыза торган “датчик” та урнаштырырга була. Аның бәясе 535 сумнан башлана, прибор тора-бара гаилә бюджетына файда китерергә керешә.
Розетканы бушатыгыз
Шактый кешеләр кәрәзле телефонга ток җыйдыргычны (зарядник) розеткага тыгылган килеш калдыра. Эзләп йөрисе юк, гаджетны ансат кына тоташтырасың, янәсе. Тикшерүләргә караганда, ток җыйдыргыч розеткага үзе генә тыгылып торганда да сәгатенә 0,1-0,2 Ватт электр энергиясен “урлый”. Елына бу 1 кВт тирәсенә җыела, ягъни 5 сумга якын акчаны өстәп түлибез. Әгәр, розеткаларда 3-4 зарядник эленеп торса, тагын да күбрәк түлибез.
Энергияне мондый исраф итүләр көнкүреш приборларына да кагыла. Электр челтәрендә өзлексез торырга тиешле булган приборлардан кала, башкаларын розеткадан тулысынча ычкындыру кирәк. Электр челтәренә тоташтырылган көнкүреш приборлары (телевизор, радио һәм электр эш кораллары) кабызылмаган халәтендә дә энергия суыра.
Суыткычны җылылык челтәренә янәшә урнаштырмагыз
Кайнар батареяләр суыткычның тышкы яктан җылынуына этәрә. Шул сәбәпле, компрессор ешрак эшләргә мәҗбүр була. Бу энергиянең күбрәк кулланылуына китерә. Кояш нурлары турыдан төшә торган урыннарга да суыткычны урнаштыру отышлы түгел. Ул да суыткычның көчәнеп эшләвенә этәрәчәк. Кайнар ризыклы кастрюльләрне суыткычка куймагыз, чөнки компрессор өзлексез эшли башлаячак. Ризык суынсын, шуннан соң гына кастрюльне суыткычка куегыз.
Энергиягә сакчыл техника сатып алыгыз
Көнкүреш приборларының энергиягә сакчыллык классификациясе бар. Классы югары булган саен, приборның электр энергиясен сакчыл куллану үзлеге яхшырак.
Приборларның энергиягә сакчыллык классы:
А – энергиягә сакчыллык 50-80 процент;
В – энергиягә сакчыллык 25-50 процент;
С – энергиягә сакчыллык 10-25 процент;
D – энергиягә сакчыллык 10 процент.
Е, F, G классындагы приборларның энергиягә сакчыллыгы 10-25 процентка кадәр азрак. Димәк, D һәм аннан югары класстагы приборларны сатып алу отышлы.
Лампочкалар чиста булсын
Тузан лампочкаларның яктылык таратуын 20 процентка киметә. Шунлыктан, лампочкаларны һәм люстра пыялаларын әледән-әле сөртеп тору яхшы. Әгәр сез диммер кулланасыз икән, аны күбрәк югарылыкка борырга мәҗбүр буласыз, шул рәвешле энергия куллануны арттырасыз.
Өйдә яки фатирда диварларны ачык төсләргә буягыз, ачык төстәге обойлар ябыштырыгыз. Ачык төсләр яктырта. Өй эчендә күбрәк бер урында утырасыз икән, ул очракта диварга беркетелгән яки аяклы яктырткыч кулланыгыз. Алар энергияне люстрага караганда азрак тота.
Махсус киптерү машинасы кулланганчы керләрне болконда яки тәрәзә каршындагы бауда киптерү – электр энергиясен экономияләүнең тагын бер юлы. СССР чорындагы, 1990 еллардагы көнкүреш приборлары электр энергиясен бик күп ала. Бүген инде цифрлы технологияләр белән җиһазландырылган “акыллы йортларда” электр приборлары белән ерактан торып та идарә итәргә була.
Акча санаганны ярата
Татарстанда 2025 елның беренче яртысында электр тарифы: шәһәрдә газ плитәле фатирда яшәүчеләргә кВт сәгатькә 5,09 сум, электр плитәле фатирда яшәүчеләргә кВт сәгатькә 4,10 сум, авылда яшәүчеләргә кВт сәгатькә 3,57 сум.
Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 2025 елның 1 июленнән газ плитәле күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә электр өчен түләү кВт сәгатькә 5,73 сумны тәшкил итәчәк. Электр плитәле фатирда яшәүчеләргә тариф кВт сәгатькә 4,88 сум булачак (78 тиенгә арта). Авылда яшәүчеләргә тариф кВт сәгатькә 4,19 сум чикләрендә билгеләнә – бәя 62 тиенгә арта.
Сәхифәне Дамир Бәдриев әзерләде.
Комментарийлар