Якутиянең гореф-гадәтләре: алгысчы, шаманнар һәм Ал лук мас.
Элек күпләр бәхет эзләп төньяк төбәкләргә чыгып киткән. Ә Себер, Якутиядән кешеләрне Татарстан нәрсә белән җәлеп итә? Бу һәм башка кызыклы сорауларга Татарстанда якутларның милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Вилена Попова җавап бирде.
Әлеге вазифада ул дүртенче ай гына эшли әле. Шулай да Казанга күченеп килү турында Вилена 2021 елдан ук хыялланган. Якутиядә дә җәмәгать эшләрендә актив була ул, хәзер Татарстанда якутларны берләштерү эшен дәвам итә. “Җәмәгать эшлеклесенең эше беренче чиратта – интузиазмга корыла. Бу һөнәргә зур акчалар эзләп килмиләр. Халкымның гореф-гадәиләрен, мәдәниятен башкаларга да күрсәтәсем килә”, – ди ул.
– Казанга килгәч беренче хисләрегез нинди иде?
– Беренче тапкыр узган ел декабрь аенда килдем. Һава торышы яхшы иде, җылы, рәхәт. “Татарстанда кыш тыныч уза икән”, – дип уйлап куйдым. Иртәрәк шатланганмын, мондагы җилләр өзәкләргә үтеп керә торган. Битләрне өшетә, һава бик дымлы. Якутиядә салкын инде, әмма җил барыбер йомшаграк. Бездә -50 градуслы суыкта да Татарстандагы җилле көннән җылырак булырга мөмкин. Казанга беренче килгән көнемдә үк барлык тарихи урыннарны йөреп чыктым. Шәһәрнең матурлыгына сокландым. Казанга килгәч, үземне өйгә кайткан кебек хис иттем. Монда шундый кунакчыл халык. Казанга күченеп килергә дә дус татар кызы булышты. Минем 5 балам бар. Икесе зур инде, өчесе мәктәптә укый. Бу уку елы тәмамлангач, алар да Казанга киләчәкләр. Әлегә Татарстан турында бернинди начар әйбер дә әйтә алмыйм. Миңа монда ошый.
– Якутлар белән татарларның менталитеты охшашмы?
– Охшаш яклар бар, әлбәттә. Татарлар таныш булмаган кешеләр белән бик сак кына сөйләшәләр. Якутлар да бик тыйнак халык. Әмма бераз якынрак танышкач, сезне һичшиксез зур кунак кебек кабул итәчәкләр.
– Күп кешеләр бәхет эзләп Себер якларына чыгып киткәннәр, ә Якутиядән Татарстанга нәрсә эзләп киләләр?
– Һәркемнең сәбәпләре төрле. Мәсәлән, бер гаилә маркетплейсларда сату оештырып җибәргән. Без башка сәгать поясында яшәгәч, эшне җайлау кыенрак булган. Бездә көн булганда Мәскәүдә төн әле. Шулай итеп, алар үз эшләрен үстерү өчен Татарстанга күченеп килгәннәр. Кайбер кешеләрне Татарстанга эшләргә чакырганнар. Тулаем алганда, Татарстан – Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Монда үсеш өчен мөмкинлекләр күп, аеруча эшмәкәрләр өчен бу иң уңайлы урыннарның берсе. Социаль яклау ягыннан да Татарстанда вәзгыять яхшы. Шул ук мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә шәһәр буенча хәрәкәтләнү уңайлырак. Барлык яңа проектларны башта Татарстанда сынап карыйлар. Моңа өстәп, республикада спорт, мәдәният үзәкләре заманча эшләнгән. Балаларым интернеттан Казан турында видеолар караганнар. “Безнең спорт комплексына барасыбыз килә”, – диләр. Әлбәттә, бу – күрсәткеч.
– Татарстанда якутлар күпме? Сез милли бәйрәмнәрегезне үткәрәсезме?
– Татарстанда 300гә якын якут бар. Бу исемлек тулы түгел әле. Без гел күрешеп, аралашып торабыз. Яшьләр, студентлар аерым үзләре дә җыелалар. Иң зур бәйрәмебез Ысыах (җәйне каршы алу бәйрәме). Быел да аны 31 май көнне Лаеш районында үткәрергә уйлыйбыз. Якутиядә бәйрәм бик зурлап үткәрелә. 21 июньдә бар республика ял итә. Ысыах, гадәттә, өч көн дәвам итә. Беренче көнне бәйрәм кунаклары Ысыах уза торган җиргә килеп урнаша. Йортларны (ураса) бизи. Шул төнне без таң атканда кояшны каршы алып, еллык энергия туплыйбыз. Ысыахта милли уеннар да уза. Ир-атлар аңа бер ел әзерләнәләр. Якутлар күчмә халык, шуңа күрә бу бәйгеләрдә ирләрнең көче, чыдамлылыгы сынала. Таяк тартышу, көрәш, уктан ату, авыр ташны бер җирдән икенче җиргә күчерү – бу бәйгеләрнең бер өлеше генә. Һәр гаиләнең үзенең буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре бар. Ысыахны һәр нәсел аерым да үткәрә. Мәсәлән, без һәр елны 26 августта җыелабыз. Бу элек-электән килгән гадәт. Ә мин һәр елны балаларым белән 22 май көнне елгаларда бозлар кузгалуын карарга барам. Бу инде безнең гаиләнең йоласы.
– Якутия мәктәпләрендә якут телен өйрәнәләрме? Гомумән, яшьләр туган телдә сөйләшәме?
– Мәктәпләрдә туган тел дәресләре бар. Мин кечкенә вакытта кешеләр үзара күбрәк рус телендә аралаша иде. Ә хәзер милли күтәрелеш сизелә. Күп яшьләр үзара якут телендә сөйләшәләр. Гаилә эчендә дә якут телен, гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышабыз. Элек балаларны яллар вакытында авылга кайтаралар иде. Балалар телне дә яхшырак өйрәнә, хезмәт тәрбиясен дә алалар. Менә хәзер дә бу Якутиядә киң таралган. Мәктәпләрдә дә якут теленә, миллилеккә зур игътибар бирелә. Мисал өчен, Ватанны саклаучылар көненә балалар милли бизәкләрне кулланып үз куллары белән открыткалар ясады. Укучылар кече яшьтән үк орнаментлар, аларның мәгънәләре белән якыннан танышып үсәләр. Нинди генә чара уздырсак та, милли үзенчәлекләрне күрсәтергә тырышабыз.
– Якутия нәрсә белән дан тота?
– Якутия – кыйммәтле ташлар, ювелир эшләнмәләр белән данлыклы. Нинди генә кибеткә керсәң дә, алка, йөзек, муенсаларда милли бизәкләр күрәчәксез. Якут хатын-кызларының кулларында, муеннарында, колакларында ювелир эшләнмәләр күреп була. Бу, беренче чиратта, муллык, байлык билгесе. Икенчедән, көмеш, алтыннан ясалган ювелир эшләнмәләр яман күзләрдән саклану чарасы. Казанга килгәч, кибетләрне күзәтеп чыктым. Кызганыч, зур сәүдә үзәкләрендә милли киемнәрне, милли бизәкләрне табу кыен. Без барыбер үзебезнең тамырларны истә тотарга тиеш. Мәдәниятне матур, зәвыклы итеп күрсәтергә кирәк. Милли бизәкләр кулланылган кием-салым, бизәкләр эшлисең икән, сыйфат булырга тиеш. Кеше үз милләтенә нинди мөнәсәбәттә булса, башкалар да аның милләте турында шул ук фикердә булачак.
– Татарстанда милли туйларга 100 мең сумга кадәр грант бирергә тәкъдим иттеләр. Якутиядә хәлләр ничек?
– Якутларның туенда ким дигәндә 300ләп кеше җыела. Туганнарны сайлап кына чакырып булмый, чөнки кемнедер онытсаң, туганнар үпкәләргә, рәнҗергә мөмкиннәр. Һәр туйда хәер-фатыйха алу йоласы (алгыс) уза. Кияү балчыктан ясалган йортның эченә ут төртеп җибәрергә тиеш. Бу яшьләрнең гаиләсе тууны аңлата. Алгысны яңа биналар төзегәндә дә үткәрәләр. Мәсәлән, эшмәкәр күпфатирлы йорт төзи. Фатирларга кешеләр урнашканчы эшмәкәр алгысчыны чакырта. Ул йола үткәргәч кенә, фатирларга кешеләр урнаша башлый.
– Алгысчы кем ул? Бу һөнәргә өйрәнеп буламы?
– Алгысчыга укып булмый. Бу кешегә бирелгән сәләт. Алгысчы чын күңелдән әйткән сүзләренә ышанырга, аларга көч биреп әйтергә тиеш. Әлбәттә, бу эшнең үз нечкәлекләре бар. Алгысчылар безнең тамырларны өйрәнәләр, бик белемле кешеләр. Хәер-фатыйха алу йоласы буыннан-буынга күчеп килә. Бүген дә ул үзенең актуальлеген югалтмый. Мәсәлән, юлда булганда да без табигатьтән хәер-фатыйха сорыйбыз. Бер район белән икенче районның чигендә изге агачлар бар. Юлың уңсын өчен агач төбенә тәңкә йә бау бәйләп калдырып, теләк теләргә була. Бу сихри агачларны Ал лук мас дип атыйлар. Якутиядә бу гадәти хәл.
– Гаилә мөнәсәбәтләре ягыннан без аерылабызмы?
– Бу шәхси күзәтүем, татар гаиләләрендә ир-атлар кайвакыт хәтта чәйне дә үзләре ясамыйлар. Хатын-кызлар ирләрне бик иркәли икән дип уйлап куйдым. Якутиядә бу яктан башкачарак. Кайбер районнарда кышларын эчәргә чиста су табу өчен боз ватып алып кайтырга кирәк. Әлбәттә, бу эш белән ирләр шөгыльләнә. Һәр якут диярлек балыкка, ауга йөри. Гап-гади эшләрне ирләр үзләре башкара. Әлбәттә, һәр гаиләдә үз кагыйдәләр. Мин беркемне дә кимсетеп әйтмим, бу күзәтүләр генә.
ӘЙЕ\ ЮК: Якутия турында стериотипларга төгәл җавап
– Якутиядә шаманнар күп диләр. Алар хәзер дә бармы?
– Әлбәттә, шаманнар бар. Күп кенә якутлар тормышындагы хәлиткеч мизгелләрендә ярдәм сорап шаманнарга мөрәҗәгать итә. Алардан куркырга кирәкми. Барысы да безнең уй-фикерләргә бәйле. Әгәр шаманнарга ышанмыйсың икән, барып тормавың хәерле, чөнки алар аны бик тиз сизеп ала.
– Якутиядә суыткычлар кирәкми дип ишеткән бар. Дөресме?
– Ноябрьдән февральгә кадәр бар ризыкны да балконда сакларга була. Алар бозылмый. Бу яктан уңайлы инде.
– Бәяләрегез тешли, диләр. Хакмы?
– Якутиягә кадәр товар килеп җиткәнче генә дә аның бәясе ике тапкыр артырга мөмкин. Барысы да юл чыгымнарына бәйле. Мәсәлән, диңгез буена ял итәргә барырга теләсәң, юл өчен генә дә бер кешегә 80-90 мең түләргә туры киләчәк…

.jpeg)
+0125.jpg)
Комментарийлар