Казанда 30 май – 1 июнь көннәрендә IV нче Бөтенроссия “Кубок Дружбы – Дуслык” алкалы хоккей турниры була. Мәскәү урамы, 1 адресындагы Спорт сараенда үткәрелә әлеге бәйге.
Турнирны тантаналы ачу – 30 май 10.00 сәгать.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Дуслык хәләте хөкем сөрә биредә. Православныйлар һәм мөселманнар боз өстенә бергә чыга, хәрбиләр дә безнең белән! Шулай булырга тиеш тә. Дуслык Кубогы матур традициягә әверелер, дип ышанам. Хоккей – татарстанлыларның яраткан спорт төре”, – диде турнирдагы бәйгенең берсен карагач.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйткәнчә, “спорт та төрле дини конфессияләрне дуслаштыруның үзенчәлекле бер алымы”.
– “Дуслык” турниры кебек бәйге дөньяда башка юк. Башта намаз укып яки христиан йоласын башкарып, хоккей мәйданына чыгу кебек күренеш тә дөньяда башка юк. Безне халыкара спортта Олимпия уеннарыннан, флаг белән чыгыш ясаудан читләштерделәр. Ләкин, без үзебездә чын дуслыкка нигезләнгән спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәбез, – диде Татарстанның хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Турнирга быел Россиянең 6 төбәгеннән 200 спортчы килә. Башкаланың “Добрыня”, “Миллениум”, “Казан нуры” командалары, шулай ук Башкортстанның “Дмитрий донской”, Удмуртиянең “ГидроКуб”, Мордовиянең “Белозерье”, Санкт-Петербургның “Евроника” командалары – даими катнашучылар. Өч җиңүче ачыклана, беренче урынга – Кубок. Турнирны карарга керү – бушлай, тамашачылар арасында бүләкләр уйнатыла.
– Чын хоккейчы кебек хис итә башладым инде үземне. Бисмиллаларымны әйтеп, боз өстенә уенга чыгам. Татарстанда динара дуслыкны салкын боз да ныгыта, турнир кайнарлыгы спорт сарае диварларыннан чыгып, халыкка дуслык дулкыны булып ирешсен. “Дружба - Дуслык” турнирын үткәрүгә теләктәшлек күрсәтүе өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебез зур! – диде Казанның “Ирек” мәчете имам-хатибы Тимур хәзрәт Камалиев.
– Бала чаклардан соң хоккей уйнаганым юк иде. Болай булмас ахырысы, мин дә тимераяк белән кәшәкә сатып алам, хоккейга тотынам, – дип дәвам итте чыгышларны Казан епархиясенең епархия советы секретаре протоиерей Владимир Самойленко. – Татарстан халыкларның дус һәм тату яшәвендә Россия төбәкләре арасында әйдаман-үрнәк. Дуслык һәм татулык бик мөһим. Ислам дине вәкилләре белән бергәләшеп төрле чаралар оештырабыз. Хоккей турниры моның бер мисалы. Татарстан Рәисе “турнир традициягә әверелсен” дигән иде, православие һәм мөселман командаларының дусларча хоккей уйнавы, чыннан да, матур гадәткә әверелде.
“Дружба – Дуслык” турнирында Олимпия чемпионнары, танылган спортчылар катнаша. “Самоцветы” ансамбле чыгыш ясый. Турнир Җиңүгә – 80 ел һәм 2025 ел – Ватан сакчысы елы шигарендә уза.
Билгеле булганча, 6 июньдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Корбан гаете узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар