16+

Майда нинди һава торышы көтелә?

18 марта 2025, 11:14
291
0
0
Уку өчен 5 минут

Һава температурасы унынчы ай рәттән нормадан югарырак.

Майда нинди һава торышы көтелә?

Һава температурасы унынчы ай рәттән нормадан югарырак.

Яз килде дип сөйләнсәк тә, чынлыкта ул кыш башлануга ук җитте бугай. Кышы гына түгел, көздән үк һава температурасы нормадан җылырак булды. 
Мондый җылыга ияләшә башларга кирәк

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, һава температурасы унынчы ай рәттән нормадан югарырак.  

– Безнең төбәкнең һава торышын формалаштыруда, бигрәк тә кыш көне, төп рольне Төньяк Атлантика циклоны башкара. Шуңа да кыш айлары аномаль җылы булды. Бу традицияне март та дәвам итә. Шул ук вакытта быелгы март рекорд куйды дип әйтеп булмый. Шундый ук һава торышы 2020 елның мартында да күзәтелде. Ул чакта тагын да җылырак һәм кар да азрак булган. Ул елның 18 мартын алып карасак, бу көнне кар катламы 3 сантиметр тәшкил иткән. Ә быел бу датада 6 сантиметр күрсәтә. Норма буенча ул уртача 45 сантиметр булырга тиеш. Кызык өчен узган елны саннарны да китерик. 18 мартта былтыр кар катламы 67 сантиметр булган, – дип сөйләде ул.  

Март маен аномаль җылы дип әйтергә нигез бар. Беренче декадада һава температурасы -1,6 градус дип теркәлгән. Норма буенча бу аралыкта температура -6 градус булырга тиеш. Икенче декадада температура якынча 2 градус тәшкил иткән. Норма буенча ул -3,8 градус. Димәк, нормадан 5 градуска артып киткән. 

– Россия гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянсак, алдагы ун көндә һава температурасы нормадан 4 градуска артыграк булыр дип фаразлана. Мондый күренешкә ияләшә башларга кирәк. Климат үзгәрү сәбәпле, мартта уртача айлык температураның үсеш темплары ун ел эчендә 0,8 градус тәшкил итә, – ди белгеч. 

Көчле су басулар булырга тиеш түгел
Тимур Әүхәдиев фикеренчә, быел көчле су басу куркынычы юк дип әйтергә була. Ни өчен дигәндә, бердән, җирдә туң юк, икенчедән, кар аз. Шуларга өстәп, кар да тыныч кына, үз җае белән эреп бара. Мисалга 2023 елны китерде ул. Ул вакытта 12 сантиметр калынлыктагы кар катламы 26 марттан 27 мартка бөтенләе белән эреп беткән. 

– Ә быелның 15 мартында кар катламы – 13 сантиметр булган, 16сы – 11 сантиметр, 17се – 8 сантиметр, ә 18 мартта 6 сантиметр тәшкил иткән. Көн саен якынча 2 сантиметр кар эреп бара дияргә була. Бу да бик уңай фактор, – ди белгеч. 

Фаразлар уңай булса да, республика язгы ташуга әзерләнә. Бу көннәрдә  Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында билгеле булганча, язгы ташуның начар сценарие вакытында су басу мөмкин булган зонага 218 торак пункт, 13,4 мең халкы булган 5700 торак йорт, 55 автомобиль юлы участогы, 28 транспорт күпере һәм 9 социаль әһәмиятле объект эләгергә мөмкин. Өстәвенә, 8 торак пункт ташу нәтиҗәсендә су эчендә мөмкин.

Утырышта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, әгәр югарыда күрсәтелгән фаразлар чынга ашса, ә ул инде күзәтелә (Буа районында ике суга якын урнашкан түбән күперне су баскан), без муниципаль районнарга югары әзерлек, ә кирәк була калса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчәргә тәкъдим итәбез, дип белдерде.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, Татарстанда кар аз яву сәбәпле һәм уртача язгы температура аркасында язгы ташу тыныч булыр дип көтелә.  «Якын көннәрдә Татарстанны аз гына явым-төшемнәр көтә. Гомумән алганда, без уңай ситуация көтәбез. Әйтергә кирәк, күперләр һәм юлларны су басуда, мөгаен, кеше факторы роль уйнагандыр һәм төзегәндә хокук бозулар булгандыр. Республика елгаларында гадәттән тыш хәлләр фаразланмый», – дигән Сергей Захаров.

Майда нинди һава торышы көтелә?
Май аенда ук Казанда җәйге һава торышы урнашачак, дип хәбәр иткән мэриядә узган “эшлекле дүшәмбе”дә башкарма комитетның Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин.

– Казанда 20 марттан соң гына җылытачак. Ул вакытта көндезге температура 7 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә кайбер районнарда термометр баганалары 10 градуска җитәргә мөмкин. Апрель аенда ук 10- 15 градуслы чын язгы һава торышы көтелә. Кояшлы көннәр өстенлек итәчәк. Май аенда һава җәйге күрсәткечләргә кадәр җылыначак: 20- 25 градус җылы һава торышы, кыска вакытлы салкыннар булуы ихтимал, – дигән ул.
Тимур Әүхәдиев белдергәнчә, озак вакытка исәпләнгән фаразлар, традиция буенча, 23 мартта – Метеорологлар көнендә генә басылып чыгачак. 

– Димәк, җәйгә нинди һава торышы көтелгәнен шул көннән соң гына әйтә алачакбыз, – ди ул. – Әйдәп баручы Европа һава торышын фаразлау үзәкләре мәгълүматларына караганда, Россия территориясендә җылы айларның чиратлашып килүе дәвам итәчәк. Апрель белән май да нормадан җылырак булачак дип фаразлый алар.        

Салкыннар кире кайтырга мөмкин
Буа районының танылган бакчачысы Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов салкыннарның кире кайтуына һәм кызу җәйгә әзерләнергә кирәк дигән фикердә. 
– Мөмкин булган кадәр культураларны бигрәк тә яз көннәрендә томалап үстерергә тырышырга кирәк булыр. Рассадаларны ике срокта үстерсәң яхшы. Ел саен бу кагыйдәне тотсам да, быел ул аеруча мөһим. Беренче сроклары юкка чыкса, ике атна аша утыртканнар запаста торсын. Эше күп булса да, үзен аклый, – ди ул.

Арча районының Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүровның фаразлары буенча, апрель җылырак булачак, ә менә майда кыраулар төшүе бар. 

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев быелгы яз сузылып килер дип уйлый.

– Апрельдә бер җылытып, бер суытып торыр кебек. Май корырак киләчәк. Минем сынамышларга караганда, июнь салкынчарак һәм явым-төшемле булачак. Июльнең ахыргы бер атнасы салкынча һәм болытлы булырга тиеш. Август матур килә, – ди ул.
Безгә исә матур язларга һәм җәйләргә өметләнергә кала. Бәндә сагышлый, Аллаһ багышлый, диләр бит. Барысы да Аллаһ кулында. 

Казанда су басуны булдырмау чараларына 6,5 миллион сум акча бүленгән. 2024 елның көзендә подрядчылар 4,3 чакрым суүткәргеч канау казыганнар, 13,5 чакрым яңгыр канализациясен чистартканнар. Район администрацияләре су үткәрү торбаларын, дренаж канауларын, елга юлларын чүп-чардан һәм агачлардан чистарту белән шөгыльләнүче подрядчы оешмалар белән контрактлар төзегән. «Шәһәр күперләре» предприятиесе тоткарлыклар куркынычы туарга мөмкин булган 21 участокны контрольдә тота. 
Су басу мөмкин булган зоналарда яшәүчеләрне эвакуацияләү өчен башкалада 5 мең кешегә 22 вакытлы урнаштыру пункты әзерләнгән. Шулай ук зыян күрүчеләрне кабул итә ала торган медицина оешмалары билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading