16+

Тәртипсез баланың да күңелендә “фәрештә” бар

30 мая 2025, 13:34
129
0
1
Уку өчен 3 минут

Республикада җәмәгать тәрбиячеләре саны артканнан-арта.

Тәртипсез баланың да күңелендә “фәрештә” бар

Республикада җәмәгать тәрбиячеләре саны артканнан-арта.

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә ел саен “Балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсы үткәрелә.

Республикада 2025 елның 1 гыйнварына хокук бозган балигъ булмаганнар, шулай ук социаль яктан хәвефле хәлдәге балалар белән эшләүгә 1964 кеше җәмәгать тәрбиячесе сыйфатында билгеләнгән. Алар бу гамәлләрен күңел хакына башкара, акчалата бернинди түләү алмый. 2024 елда хокук саклау органнарында теркәлгән балаларның 77 проценты “кара исемлек”тән сызылган. Бу җәмәгать тәрбиячеләренең дә тырышлыгы нәтиҗәсе.

 Башкаланың җәмәгать тәрбиячеләре республика этабына узу өчен үзләренең осталыкларын Короленко урамындагы “Яратам” яшьләр үсмерләр клубында күрсәтте.

– Казанда 119 кеше җәмәгать тәрбиячесе булып тора. Алар төрле һөнәр ияләре, депутатлар да бар. Яшь буынны тәртипле, җәмгыятькә лаеклы кеше итеп тәрбияләп үстерү бик мөһим. Төрле язмышлы балалар очрый. Сез чит кеше балаларын үз балаларыгыздай якын күреп тәрбиялисез. Күңелегез ялкынын башкаларга да күчерәсез, күңелегез ялкыны кимемәсен, эшләрегез уңышлы булсын! – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул аеруча актив җәмәгать тәрбиячеләренә Мактау грамоталары тапшырды.

Конкурс җәмәгать тәрбиячеләренең тәҗрибә уртаклашу “мәктәбе” ролен дә үти. Алар эшчәнлек алымнарын бер-берсеннән яшерми, чөнки максатлары һәм күңел кушулары бер – яшь буынны ватанпәрвәрләр, хезмәт сөючән һәм тәртипле кешеләр итеп үстерү.

– Чит баланы тәрбияләүгә алынганда, иң башта аның әти-әнисе күңеленә дә юл табарга кирәк әле. Хокук саклау органнарында исәптә торган бер үсмер кыз янына тәүге мәртәбә килгәндә, аның әнисе миңа “кысылып йөрмә” дип бик салкын мөнәсәбәт күрсәткән иде. Мин булышам гына, дип, сабырлык белән мәсьәләне аңлаттым. Тырышканда тәртипсез баланы да дөрес юлга бастырырга була. Балада аның сәләтенә ышаныч уяту, күңелен күрә белү зарур. Кызында тормышка, белем алуга карата уңай үзгәрешләрен күреп, әнисе миңа рәхмәтләр әйтә башлады соңыннан. Җәмәгать тәрбиячесе эшчәнлегемдә үземне укыткан укытучыларымның сүзләренә таянам, – ди Казанның Яңа Савин районы укытучысы Лилия Хөснетдинова.

Май-июнь айларында конкурсның зона этаплары уза, йомгак октябрь аенда ясалачак.

“Яшь буынны, безнең бөек җиңүләребезгә, өлкән буыннарның казанышларына таянып, ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү – төп бурычларыбызның берсе”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading