Теләче Казаннан нибары 70 чакрым ераклыкта урнашкан. Район үзәге авыл булып санала, шуңа күрә аңа зур өметләр багламаган идем. Шулай да, ул фикеремне уңай якка үзгәртә алды.
Үзем бу яклардан еш йөргәч, аның ничек яшәве, кая баруы, тормыш өчен яраклымы, юкмы икәнлеге бик кызыклы.
Сүзне район үзәгенә керә торган юлдан башлыйк. Аны ремонтлыйлар ремонтлавын, әмма бу гына җитми, яңасын салырга вакыт җиткәндер кебек күренә. Хәер, соңрак район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән сөйләшкәндә киләсе елга эшкә керешәчәкләре аңлашылды. Димәк, Казан ягыннан килгәндә тиздән Теләчегә яңа асфальт юлдан керәчәкбез.
Авыл башында кунакларны төрле гаскәрләргә багышланган монументлар белән баетылган мәйданчык каршы ала. Һава десанты, чик сакчылары һәм диңгезчеләр янына озакламый авиация элементлары да өстәләчәк.
Миңа Теләченең бер нәрсәсе бик ошый, ул да булса үзәк урамының шулкадәр киң булуы, мондый манзара бөтен җирдә дә ачылмый.
Район хакимияте бинасына ук үзәк парк терәлеп тора. Анда төзекләндерү эшләре бара икән, тиздән ул тагын да матуррак кыяфәткә керергә тиеш. Бөтен бәйрәмнәр нәкъ менә шунда уза, сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл дә биредә урнашкан. Якында гына район мәдәният йорты балкый, күренеп тора, анда яхшы ремонт ясалган.
Теләчегә килгәч, 18нче гасыр уртасына караган Покров чиркәвен искә алмыйча булмый, чөнки ул үзәктә салынган, бөтен яктан да күренә. Уйлый күрмәгез, мәчете дә бар аның, анысы бераз читтәрәк, аңа хәзерге вакытта ремонт ясала.
Теләчегә кайчан нигез салынуын белү өчен крайны өйрәнү музеена кереп чыктым. Музей бурадан борынгыча итеп эшләнгән. Директоры Фаягөл Имамиева әйтүенчә, Теләче 1935 елдан район үзәге булып санала. Дөрес, 1959 елда аны Саба районына кушалар һәм 1991 елда гына ул аерым район булып кабат оешкан. Аңлашылганча, рәсми документлар нигезендә район әле яшь санала, аңа нибары 32 ел. Шулай да, бу монда 20 гасырга кадәр берәү дә яшәмәгән дигәнне аңлатмый, аңарчы да кешеләр булган.
Музей янында гына Теләче елгасы буенча парк төзегәннәр. Ул ике урамны тоташтыра. Шуннан ук районның үзәк хастаханәсе дә күренеп тора. Ремонт ясалган, табиблары җитәрлек дип, белдерделәр. Авыл буйлап киттек, шунда бер микрорайонга кердек, гел матур йортлар тезелеп киткән, баксаң, яшьләр тормыш итәргә Теләчене сайлый икән. Яңа йортлар барлыкка килә, урамнар арта, район үзәге киңәя. Шунда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллиннан сорап куйдым:
– Яшьләр калуын каладыр да, йортлар да саладыр, ә эш бармы соң?
– Эше бар, эшләргә кешесе юк әле аның. Әнә “Теләче” сәнагать паркы, май җитештерү заводы хезмәткәрләр таба алмый интегә. Яшим дигән кешегә барысы да бар, – дип, җаваплады түрә.
Шул микрорйоннан ерак түгел генә яңа яшьләр үзәге төзелә. Анда кереп чыгарга булдык. Монда дүрт төрле оешма урнашачак икән, шул исәптән сәнгать мәктәбе дә. Теләчедә әлеге объект төзелүе үзенә күрә бер тарту көче инде. Аннан соң әле “Шатлык” исемле балалар бакчасына да сугылдык. Мондый учреждение район үзәгендә өчәү, аларда да, мәктәпләрдә дә чиратлар юк.
Теләче дигәндә “Туган авыл” компексын әйтмичә булдыра алмыйбыз. Әлеге мәйданда татар мохитен, мәдәниятен һәм тарихын саклыйлар. Үзе утар формасында ясалган, әле аны киңәйтеп маташалар, тагын берничә “урамы” барлыкка киләчәк икән. Гаражда 20нче гасыр уртасында чыгарылган машина да бар, бер яктан Ленин бабай “сөйли”, патефоннан элеккеге татар җыры яңгырый. Ясалма күле генә ниора! Анда аккошлар, кыр үрдәкләре үзләрен өйләрендә кебек хис итә. Нинди генә борынгы артефакт, эш коралы юк монда!
Комплексны сафка бастыручы Рифкать абый Шәфыйков үзе элеккегечә бәйләп тә күрсәтте.
Теләчедә татар атлары үрчетәләр. Аларны да карап килдек. Болында 300ләп ат чабышып, уйнаклап йөри.
Аннан ерак түгел бик шәп җиргә тап булдым – спорт кластеры дип атарга була аны. Бер урында бассейн, боз сарае, спорт комплексы урнашкан, ә аларның янында мәктәп балкый. Сүз уңаеннан, аңа ремонт эшләп яталар. Шушында ук спорт паркы дигән җәмәгать киңлеге ясамакчылар. Менә бит, балалар өчен нинди уңайлы урын. Иртән укырга киләсең дә, кичкә кадәр биредә вакытыңны файдага уздырасың. Теләче балалары беркайчан да авырмыйдыр инде, чөнки спорт, сәламәт яшәү рәвеше аларның канына сеңгән бит.
Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән проблемалар һәм аның чишелешләре, алга таба планнар турында сөйләшеп алдык. Аның әйтүенчә, халык балалар бакчасы, мәктәпне киңәйтү, яшьләр үзәген төзү буенча күп мөрәҗәгать иткән, бүген алар хәл ителеп килә. Алга таба парклар һәм скверлар республика программасы буенча эшләр көтелә. Хәзер дә күп нәрсә эшләнгән, әмма Теләче елгасы ярын тагын да матурларга исәпләре.
– Шулай да менә бер проблема борчып тора әле – ул да булса Арча ягыннан килгәндә район үзәген уратып уза торган юл төзисе иде. Республика хакимияте, үзебезнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ярдәм зур, быел аның проектын эшләп бетерә алсак, киләсе елга төзелешкә тотынырга дип торабыз. Икенче сорау – районга туристлар җәлеп итү. Бүген алдыбызда өч проект тора, аларга тумышы белән безнең яклардан булган кешеләрнең тотынуы тагын да куандыра, – диде Нәҗип Хаҗипов.
– Менә сез туристлар җәлеп итү турында әйтәсез, ә Теләче нәрсәсе белән кызыклы булырга мөмкин соң?
– Кайчандыр башка вазифада эшләгәндә (Нәҗип Хаҗипов районга кайтканчы Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары иде – Авт.) без республикада үсемлек үстерү буенча иң кулай җирлекләрне өйрәнгән идек. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Теләче экологик яктан иң чиста районнарның берсе булып танылды. Әле шунысын да әйтергә кирәк, табигать үзе туризм белән шөгыльләнүгә этәрә. 300 татар токымлы ат кайда бар? Ул безнең районда гына. Музейларыбыз бай, ике Мишә кушыла торган җир бездә, кечкенә булса да, таулар да җитәрлек, Теләчедәге балыклар иң тәмлесе булып санала. Җәен велосипедта, кышын чаңгы һәм чанада шуу өчен менә дигән урыннар ясарга була. Ләме файдалы булган күлләребез, составында көмеш булган чишмәләребез байтак. Табигать үзе чакырып тора, өстәвенә инфраструктура бар, Казаннан без нибары 70 чакрым ераклыкта урнашканбыз.
Яңадан Нәҗип Хаҗипов районда зур мегафермалар төзелүе, сәнәгать паркын киңәйтү, яңа җитештерү предприятиеләре ачу турында да сөйләде. Кыскасы, Теләчедә кул кушырып утырырга җыенмыйлар, җиң сызганып эшлиселәре алда әле.
Комментарийлар