16+

Мәчене урап узарга тырышкан: Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек кыз һәлак үлгән

Төрле җәрәхәтләр белән өч зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр.

Төрле җәрәхәтләр белән өч зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр.

24 ноябрь көнне республиканың Тәтеш районында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте урыныннан Татарстан Прокуратурасы фотолар белән уртаклашты. Кадрларда машинадан бары тимер өеме генә калганлыгы күренә. 
Ведомство мәгълүматлары буенча, җиңел машина руле артындагы кыз юлдагы киртәне урап узарга тырышкан. Юлга мәче килеп чыккан, кыз аның өстенә менмәскә тырышып, машинасын кырыйга алган да, идарәне югалтып юл читенә төшеп әйләнеп капланган. Һәлакәт аркасында 19 яшьлек пассажир урында ук үлә. Тагын өч кыз хастаханәгә китерелгән. Машинада барлыгы биш кеше булган.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading