16+

“43 ел шофер булып эшләдем, ике елым төрле эштә үтте”

Минем әти Мунчәлинең икенче шоферы, дип горурлана Фатыйх ага.

“43 ел шофер булып эшләдем, ике елым төрле эштә үтте”

Минем әти Мунчәлинең икенче шоферы, дип горурлана Фатыйх ага.

Бөтен нәселләре белән шофер алар. Чүпрәле районы Мунчәли авылында гомер итүче Фатыйх ага Камалетдинов нәселнең гомуми стажын сайлаган юк, санарга утырсак та, очына-кырыена чыга торган түгелдер, ди. 

1910 елда Мунчәли авылында туган әтисе Фаткулкәбир 1935 елда Лаешта шоферлыкка укып, туган авылына кайта. “Минем әти Мунчәлинең икенче шоферы”, - дип горурлана Фатыйх ага. Өч сугышта - Мангол, Фин, Бөек Ватан сугышларында катнашып, шофер булып хезмәт иткән Фаткулкәбир ага авылына кайтканнан соң да Мунчәлинең май заводында шофер булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң да эшен ташламый, тагын өч эшләгәннән соң гына ял итәргә була.  

Әтиләреннән күреп, гаиләдәге дүрт ир бала да шофер һөнәрен үзләштерә. Дүрт ир туган башта авылда эшли, гаилә корганнан соң, өчесе Ульяновск шәһәренә күченеп китә, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, лаеклы ялга чыкканчы шофер булып эшлиләр. Ә Фатыйх абый авылда төпләнеп кала. “Кызыл партизан” колхозында эшли башлаган идем, Матак авылына кушып куйдылар да, “Авангард” исеме бирделәр, гомер буе шунда эшләдем”, - ди ветеран. Берничә ел колхоз рәисен дә йөртергә туры килә. Кемне диген? Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Россиянең Дәүләт бүләге лауреанты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреанты Алсу Гайнуллинаның әтисенең шоферы була. “Әскәр абый безнең авылга килгәндә Алсулар кечкенә иде әле. Безнең авыл мәктәбендә укыдылар. Алсу минем күзалдымда үсте. Әтиләре бик көчле колхоз рәисе булды. Ул эшләгән чорларда Мунчәли гөрләп торды”, - дип үткәннәрне искә ала ветеран.  

Хезмәт кенәгәсендә бер генә язу аның. 45 ел колхозда шофер булып эшләде, дип язылган. Тик Фатыйх абый бу хакта башкачарак фикердә. “Мин 43 ел шофер булып эшләдем, ике елым төрле эштә үтте, ат иярләгән елларым ул минем”, - дип төзәтмә кертә.  

Эшләгән чорында хөрмәтен дә күргән. Бүген аның костюм түшендә эшләгән елларының чагылышы булып орден-медальләре балкый. “Кызыл Байрак” ордены, ВДНХ медальләре, һәр биш ел саен хезмәт ударнигы булган Фатыйх абый бүген шуларга карап юана, исәбе-хисабы булмаган Рәхмәт хатлары, мактау таныклыкларын карый.  

Тормыш иптәше белән алты балага гомер бүләк итә алар. 60 ел гомер иткән хатыны узган ел бакыйлыкка күчкән. Әле ярый балалары бар, алар кайтып, хәлләрен белеп, эшләрен эшләп китә. Фатыйх абыйның өч малае да бабайлары, әтиләре кебек шоферлар. Нефтеюганск шәһәренә китеп урнашып, икесе автобус йөртә, берсе зур йөк машинасы фуроны иярли. Өч кызы Ульян шәһәрендә. “Өч кызымның ирләре дә шофер. Бер кызымның малае шофер, оныгым Руслан да безнең юлдан китте”, - дип сөенә ул. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading