16+

Диабетиклар өчен иң куркыныч продукт

Гастроэнтеролог, диетолог Нурия Дианова кызыл итне диабетиклар өчен иң куркыныч продукт дип атаган.

Гастроэнтеролог, диетолог Нурия Дианова кызыл итне диабетиклар өчен иң куркыныч продукт дип атаган.

Мондый фикерне ул РИА Новости белән сөйләшүдә белдергән. Дианова сүзләренчә, 2023 елда АКШта тәмамланган тикшеренү нәтиҗәләре буенча кызыл итне рационда еш куллану шикәр диабеты үсеше куркынычын 62 процентка арттыра. Шул ук вакытта итнең бер порциясен генә чикләвек яки кузаклыларга алмаштыру бу авыру үсеш ихтималын 30 процентка киметә.

Сүз уңаеннан, Британия диетологы Тим Спектор диабеттан, эчәклек яман шешеннән һәм кайбер башка авырулардан саклану өчен көн саен кара шоколад ашарга киңәш иткән иде. Аның сүзләренчә, какао күләме 70 проценттан да ким булмаган 20 граммлы шоколадта тулы бөртекле ипи телемендәге кебек үк клетчатка күләме бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading