16+

5 миллион тонна бар!

Бөртеккә дигән 79 мең гектар кукурузны санамаганда, Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу эше тәмамланган.

5 миллион тонна бар!

Бөртеккә дигән 79 мең гектар кукурузны санамаганда, Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу эше тәмамланган.

Быел 5,01 млн тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан 34 центнер чыккан. Бу хакта кичә журналистларга Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Министр уңыш җыеп алуда алдынгы һәм артта калган районнарны да атады. Иң зур уңыш - буалыларда - 200 мең тонна икмәк. Зәй районы азга гына калыша, алар исәбендә - 190 мең тонна. Сарманлылар - 189 мең тонна, Арча районында - 175 мең тонна, Тәтеш районында - 172 мең тонна, Актанышта 170 мең тонна икмәк җыеп алынган. Уңышның нәтиҗәлелеге ягыннан Зәй районына тиңнәр юк - аларда гектарыннан - 49,9 центнер. Нурлат районында бу күрсәткеч гектарыннан - 46,1 центнер, Сарманда - 44 центнер, Кукмара һәм Тәтештә 40ар центнерга тәңгәл.

Марат Әхмәтов быелгы уңышка нәтиҗә ясаганда, сөрүлек җирләренең продуктивлыгы ягыннан районнар арасында зур аерма булуына игътибар иттерде.

- Гектарыннан 50 центнерга якын уңыш алган районнар - Зәй, Нурлат, Сарман, Кукмара, Тәтеш. Түбән уңыш буенча «рекордсмен»нар да бар. Үсемлекчелек өчен мондый уңышлы елда гектарыннан 23 центнер уңыш белән чикләнү (Югары Ослан) - «тыйнаклыкның» соңгы чиге инде. Кама Тамагында да ул 25 центнердан аз гына артык, Менделеевск, Яшел Үзән, Әгерҗе, Бөгелмәдә ул 26 центнердан бераз гына күбрәк. Икенче яктан, мин иртә җыеп алына торган бөртекле культуралар уңышы буенча бу елның нәтиҗәләрен 2008 ел белән чагыштырам. Ул вакытта да уңышлы ел иде, республикада тулаем ашлык җыемы 6 млн тоннадан арткан иде. Әйе, ул вакытта техник культура буларак соя юк иде, көнбагыш, шикәр чөгендере дә ул кадәр түгел иде, - диде министр.
Шунысы бар: министр әйтүенчә, хәзерге вакытта ашлыкка базар бәяләре үзкыйммәт дәрәҗәсендә тирбәлә. Федераль сатып алулар да булмаган. Шулай да министр ашлыкны саклауда зур проблемалар күрми.

- Сату бәяләре түбән булса да, мин шәхсән моннан фаҗига ясамыйм. Киләсе елга ничек буласын белеп булмый. Мин 1997 елны хәтерлим. Ул елны икмәк уңган иде, ә 1998 елда корылык булды. Күп кенә хуҗалыклар 1997 елның запас ашлыгы белән чыкты. 2008 елда уңыш яхшы булган иде, 2009 ел күрсәткечләре аннан бераз гына калышты. Аның каравы, 2010 елны бер дә онытмыйм. Ул елны без 5 млн урынына 750 мең тонна икмәк җыеп алдык. Шуңа күрә икмәк запасын саклар урыннарыбыз бар, эре инвесторлар икмәк кабул итү предприятиеләрендә саклый, - диде Марат Әхмәтов.

Шушы көннәрдә бәрәңге алу да төгәлләнәчәк. Министр әйтүенчә, бәрәңге уңышы күп булса да, алдагы еллар белән чагыштырганда, ул ваграк булды.
- Моңа, бәлки, туфрактагы җылылык җитмәү сәбәпче булгандыр. Уңышы бик күп, әмма бәрәңге ваграк. Сортына карап та үзенчәлеге бар. Шулай да халыкны икенче икмәк белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак. Моннан тыш, шәхси хуҗалыкларның бәрәңге бакчаларында үстерелгән бәрәңге 60 мең гектарны тәшкил итә. Дөрес, күпләр бакчаларының мәйданнарын киметтеләр, ләкин аңа бәрәңгенең еллык җитештерү балансы Россиядә 500-700 тоннага кимрәк булыр, диләр. Шуңа күрә быел бәрәңгегә ихтыяҗ күбрәк күренә. Бәрәңге урнаштыру буенча җитди проблемалар булмас дип саныйм, - дип белдерде министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading